diff --git "a/ILLA/Хувайда-2017.txt" "b/ILLA/Хувайда-2017.txt" --- "a/ILLA/Хувайда-2017.txt" +++ "b/ILLA/Хувайда-2017.txt" @@ -142,7 +142,7 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Хикәяте елан бинамаз хакында Иштеңнәр, ших Хәсән Басри заманы Төшепдер Басрә эчрә бер еланы. Куеп иртә, күрер пирү җәвани, Ятыр базарда бер мар кәлани. Гаҗәп мар газыймдыр ул - бәһәйбәт, Аның астыда калмыш рәхтү нигъмәт. Ки йитмеш мең дөкәни басмыш ул мар, Тәмам астыда калмыш рәхте базар. Булып фөрйады гауга сәви базар , Тамашага йийгылып халык бисйар, Һәммә куркып, ки безне ул йотар дип, Бу Басра шәһрене вәйран итәр дип. Диделәр бәгъзегә, сабыр итәли, Зарар тигмәй нәчек ташлап китәли. Баралың имде егълап шәйхемезга, Алар бер рәхим кылгай хәлемезга. Ки йигълап кәлде, егълап гаму-хассы, Кылып шихы Хәсәнга илтимасы. Диделәр: - И халаикъ пишәвасе, Ирерсән җөмләмезнең раһнамәсе. Керепдер шәһәремезгә кичә бер мар, Җиһанда булмагай андаг олуг мар. Ки йитмеш мең дөкән астыда калмыш, Тәмам рәхәт базарымыз бозылмыш. Бу мар йир өстедин килмәде булгай, Мәгәр күкдин йибәрмеш Халикы Хәй. Белепмез, ул имәсдер аждаһаи, Хода безгә йибәргән бер бәлаи. Бу сүзне ишетеп шихе замана, Сәр базарга булды һәп рәванә. Килүбән күрделәр мар кәлани , Чыкарыр һәр тарафка ул зөбани. Диде: - И җанвар, кем, бизаман сән, Сәбәп нидер бу шәһәр эчрә кереп сән? Телен һәр ян чыкарып сүзләй алмас, Аның айган сүзен ших белә алмас. Ушал дәм илкедин куйды гасаны, Мөбарәк буйныга салды риданы. Догага ших торды илекен ачып, Һәммә: - Амин,- диделәр, ишге ачып. Диде: - И падишаһ, Хәййе Әкбәр, Сәнең хөкмеңдә ирер хошек һәм тәр. Фәсыйх тел берлә еланга сүзләшәин - Ни сәбәпдин кәлеп икән, беләин. Еланга бирде Хак ул дәм фасыйх тел, Диде: - И ших, мән әйтәен, ишеткел. Мәне белгел - фәрештәи Газапмын, Екылдым ошбу йиргә, бул сәбәпмен. Бар ирмеш көн чыкарда бер вилаять, Аларга сал, диде Тәңре, һәлакәт. Һәлак итмәккә анда барыр ирдем, Бу йиргә нагәһан төште гизәрем. Чыкып торган икән бер бинамази, Ходанә тәрәс бәдү җорме сази. Миңа тикте аның шомы булып тир, Канатым сынды, монда төштем, и пир. Дога әйләң, канат булсын абадан, Китәр ирдем бу йирдән базы тәйран. Догага кул күтәрде шихе гали, Булып су күз яше берлән сакали. Диде: - И падишаһ, пакы бәздан, Бу җанвар канатын әйлә абадан. Төзәтте Хак канатыны ушал хәл, Очып китте елан андин орып бал. Тәгаҗептә калып ил, булды хәйран, Ушал дәм ил күзедин булды пәнһан. Белеңнәр бинамаз әһлене афәт, Мәләккә тиксә кем, андин кәсафәт. Якын барма аның алдыга, зинһар, Кәсафәт тигмәй андин бикәбәр. Пәйгамбәрдин кылыпдырлар риваять, Бу сүзләрне һәммә сәхиб сәгадәт. Булып өч ун , диделәр, руза ае, Ул айдыр барчага дәүләт һомае. Ирер әүвәлге уны - рәхмәт, и мәрд, Икенчесе - мәгърифәт, и сәхиб дәрт. Өченчесе ирер гатикъ минән-нар. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Кеше кем, руза ае руза тотса, Үзен бишвакыт намаз эчрә яд итсә, Ни кылган җормыны Тәңре кичергәй, Аңа кәүсәр шәрабедин ичергәй. Ходаем, вәгъдә кылды рузы Мәхшәр Һәммә мөэмин колыга, и бөрадәр. Намазу-руза әҗрегә таң ла, Ирер кем, дидарым фирдүсе әгъла. Сийам аенда өч көн руза тотса, Булып хуш хәл, хәрәм - әүвәл кәм ирсә. Ки өч мең ачка аш биргән савабы Булыр ул бәндәгә йәүмел-Хисабы. Йитмеш мең ирне бер нигүгәр Тәмамын рузаны кылдырса ифтар, Ки маһы руза тәмамын руза тотан Табар аның савабын, и нәгүҗан. Ки руза рәхмәтедин түрт гөруһ ул, Булырлар бинасыйп, сән белгел, и дил. Аларның әүвәле ирер чагыр хар, Икенче, вәлидинне кылган азар. Өченче, ирер аның зинакәр, Янә дүртенче ирер диле азар. Кыямәт көн Рәсүле һәр ду галәм Җыелганда, диделәр, җенү-адәм, Булыбән руза даран бер бүлек саф, Бары булгучы җәннәт лә мөшәррәф. Зәмрәддин бирер бәгъзега чатыр, Бирер бәгъзега дөрре-якут әхмәр. Аның зөбанлыгына гакыл йитмәс, Олуглыгын Ходадин үзгә белмәс. Бирер хурдин янә йитмеш мең, Булыңлар руза даран хасыйлә гамь. Тәравих укыса һәр кем руза ае, Бирер һәрбер рәкугъга бер сарае. Олуглыгы ирер мең елчалык юл, Тәравих укыңыз, и халык, бел. Аларның ойкусыдыр- тагать, и яр, Аларның хамушы- тәсбихдер, и яр. Теләсә руза даран вакты ифтар, Иҗабәт булгучы һәр максуды бар. Кеше аййамы бәйзи руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тәмам гомрен кичергән дик чу руза, Улыр, зинһары, шик кылма бу сүзә. Пәйгамбәр әйделәр: - Зинһар өч эшне Кылып заигъ йибармәң язу-кышны. Үзеңез лә белән, и бәндәи раһ, Алып баргайсыз аны гүргә һәмраһ. Бере ул - битаһарәт ятмаңызлар, Бере - аййамы бәйз руза тотыңнар. Намаз нәфел укың зинһару-зинһар! Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Һәр айның өч көнедә руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тотып руза тәмам гомрене ул мәрд Кичергән дик булыр, и сәхибе дәрт. Рәсүлуллаһ диде: - Айның уныда Вә йа утыз көненең бер көнедә, Тотарлар руза, кем, әйләп шәттаби , Татар йитмеш пәйгамбәрнең саваби. Янә табгучы йитмеш ел гыйбәдәт Савабыны ушал сәхиб сәгадәт. Бәраәт кичә йөз рәкәгать намазы Укыса, ун рәкагать ошбу хәле, Ки бер юл "Фатиха", ун "Сурәи-Ихлас", Шуның дик укыса һиммәт кылып нас, Хода сады сал җормыны кичергәй, Аңа җәннәт шәрабедин ичергәй. Маһ Зөлхиҗәдә та ун көн, и кавем, Тотың ихлас илә бирийа сәвем. Йәбәр ун мең мәләикнең савабы Ходавәндем аңа йәүмел-Хисабы. Ятимнәр бышыны маһ Гашурада Сылап хуш хәл кылса ул ирадә, Аның җисмендә та анча мүй улгай, Савап әгъмалыга шунча бетелгәй. Мөхәррәм айда кем руза тотса, Аны ифтар кылдырса кем ирсә, Ки гүя өммәте Әхмәдне , и яр, Тәмамыны җыеп кылдырды ифтар. Янә булгай аңа мондаг савабы, Кыямәт көн кичәр ул бихисабы. Ходайа, рузы кыл яхшы гамәлдин, Намазу-руза, ки җәддү-җәһәддин. Мәнем дик һичкем ирсә булмасын сост, Һәммә бәндәгә биргел һиммәте гост. Мөхәммәд Мостафага кемдер өммәт, Аларга әйлә тәүфыйкың кирамәт. Ганимәт, бел, хаятеңне, ҺӨВӘЙДА, Сәңа дубара булмас гомер пәида. Җиһанга килмәкеңдер бер мөрәттип, Китәрсен, килмәгәйсен кире кайтып. Ки гыйбрәт ал барып сәви гуристан, Ни яхшылар-яманнар булды йексан. Ятыпдыр кочубән хәкке мәзәлләт, Алардин булс�� гакылың, ал нәсыйхәт. Хаяте адәми бер дәмле сәгать, Алыр улың бу сәгать ичрә тагать, Кадәм илгәри куйган ул чә алды, Кине кылган үзен - хәсрәттә калды. Гаҗәп дөнья - хәсрәтханәдер, бел, Тәмам хәсрәт белән үтте тәмам ил. Ки бихәсрәт кеше дөньяда булмас, Кыямәт кайгысыдин кемсә белмәс. Кыямәт түшәседин кылган адәм, Аларда булмагай һич хәсрәтү-гамь. Кичерсә кем ки гомрене ба гафләт, Ни булгай мондин артык дагу-хәсрәт. Коръәне-Шәриф укымакның әҗерләре бәянендә Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле галәминдин бәһтари тас. Ачып Мөсхафне һәр никү-сәгадәт, Ки кылса йөз аять Коръән тәлавәт,Диде: - Дөньяда бардыр канча ашйа, Һәммә анлар санынча Хак тәгалә Бирер ул бәндәгә шунча савабы - Ачык булгай аңа җәннәтне бабы. Тәлавәт әйләсә һәркайсы инсан , Возу әйләп, алып илкегә Коръән, Савап һәр хәрфегә бөнйад булгай, Кыямәт көн ушал кәс шат булгай. Догасы булгай әлбәттә иҗабәт, Кылың, и бәндәләр, Коръән тәлават. Ушал Коръән аны рузы Кыямәт Һәммә илдин борын әйләр шәфагать. Кылыр ул бәндәне дузахдин азат, Ходаем, җөмлә колны әйләгел шат! Зә бәгъдә ба мәдад һәркайсы инсан Укыса сүрәи "Йә-син" ушал ан, Таба ун мең савабы хәтме Коръән, Шәһит улгай ушал көн, бирсә ул җан. Кеше "Йә-син" укуны вирд кылса, Үлер вактына якын ул кем ирсә, Аның ун мең мәләк алдыга килгәй, Гөнаһын Хак тәгаләдин үтенгәй. Алыр җаныны һәм ул колның асан, Кылыңнар, и бөрадәр, вирде Коръән. Хода кылгай нида рузы Кыямәт: - Кылып сән, и колым, Коръән тәлавәт,Дигәй: - Ачтым даре җәннәт, күреңнәр, Каю җәннәтне хаһларсыз, кереңнәр. Моның дик Хак тәгалә әмер кылгай, Алар һәм хуҗасыдин разый булгай. Тәһарәт иткәне һәр бәндәи раһ, Укыса "Фатиха" у кол: "Һуаллаһ!" Ки туксан мең савап аңа йиткәй, Янә хәрфегә йөз мең җормы киткәй. Биһиштедә йөз сарай бөнйад кылгай, Ушал колыны Ходаем шат кылгай. Унике мәртәбә һәр бәндәи-хас Ятарда укыса "Сурәи-Ихлас", Качан үлсә, үзен җәннәттә күргәй, Һәмишә гыйшрәт вә рәхәттә булгай. Ки һәрвакыт уйганып, әйләп тәһарәт, Кубыбән урныдин, тартып рийазат, Идәр ки, йә суык судин кылып бим, Ушал дәм ултырып кылса тәйәммим, Укыса ун мөрәттип "Сурәи-Ихлас", Савабы хәтме Коръән тапкай ул нас. Тәнедә калмагай зәррә гөнаһы, Укың "Ихлас" пәгәһ һәм бигәһи. Каю мәрд углыны мәктәпкә бирсә, Барып, бер мәртәбә "Бисмиллаһ!" дисә, Ушал дәмдә ата берлә анасын Ходаем рәхмәт иткәй икеләсен. Алар булгай тәмуг утыдин азат, Кылың инсаф, сез, и адәми зат. Укыса һәр кешенең углы Коръән, Табар ун мең савабы хәтме Коръән. Кеше, кем, мең мөрәттип хаҗга барса, Янә өч мең кешене сире кылса, Вә һәм бирсә мең ялангача тун, Янә мең мәдрәсә салмакдин әфзун, Тәкый йөз мең дирәхте зәбзе кылса, Боларның барчасын ләли кылса, Укыса һәр кешенең углы Коръән - Савабыдыр болардин артык, и җан. Бирепдерсән һәммә мөэмингә фәрзәнд, Аларга биргел инсаф, и Ходавәнд. Алар фәрзәндәсен Коръән укытсын, Моның дик күп саваплары да тапсын. Ата-анасыга тәүфыйк гата кыл, Аларга һәм даре җәннәтне ва кыл. -Хикәяте Гайсә галәйһис-сәлам Ки бер көн ирде Гайсә ибне Мәрьям Гүристанига бардылар ушал дәм. Гүристанны күребән сәяр кылды, Үлекләргә догаи хәер кылды. Барып бер көнҗидә торды Мәсихә, Тәфәккүс кылды һәр кабергә ул ша. Чыка бер кабердин йите төрле аваз, Гаҗәп мәрде мөгаззәптер, гөнаһсаз.8 Кәһа ит дик улар, кәһа харь дик, Кәһа фөрйад итәр, кәү вә шотур дик. Гәһ айгыр дик кычкырыр, гәһ мисле хынзир, Газабыдин аның тетрәр кара йир. Һәммә әһле каберләр дил пәришан, Аның нәлашидин җөмлә хәзинан. Күреп Гайсә аны, хәйрана калды, Ки бер сәгать торып, ивигә янды. Ушал көн үтеп ирде баз таң ла, Зыяратә кәлеп ирде Мәсихә. Ушал гүргә бакып кылды тамаша, Булыпдыр асмандин нур пәйда. Тотык әйләп сәмадин йиргә ул нур, Ягар ул кабергә манендә ягьмур. Килә торган мәләикләргә сан юк, Аңа хезмәткә килерләргә чук-чук. Күреп бул вакыйгаларны сәрапа, Бәян итте барын каумега Гайсә. Диде кауме: - Дога әйләң, терелсен, Соралык хәлене, ул безгә әйтсен. Догага кул күтәрделәр Мәсихә, Диде: - И Кадира, Пәрвардигәрә, Газабы ошбу гүрнең иде бисйар, Төнә-көн әйләр ирде налә вә зар. Күрәрмен ошбу көнне нә фәләккә - Хисабы юк торыр килгән мәләккә? Кылыптыр сән бу көн гүрене пор нур, Төнә-көнге газабын әйләюптер. Моның дик әйде һәм кылды мөнәҗәт: - Сәбәп нидер, айа и Казыел-Хаҗәт. Заман үтмәй ушал гүр, кем, ярылды, Аның ичендәге үлек терелде. Кубып гүрдин, сәлам әйде ушал мәрд, "Галәйкем!"- диде аңа Гайсә мөҗәррәд. Диде Гайсә: - Ирерсән кемгә өммәт, Күрәр ирдең төнә-көн сәхте-михнәт? Бу көн нидән газабың китте, и яр, Сәбәп нидер, бу сүзне әйлә изһар? Ушал мәрд әйде ул дәм: - И Мәсихә, Бәян әйләй, ишет хәлем сәрапа. Мән ирдем фасыйкы бисйаре-җаһил, Кылыр ирдем гөнаһларыны хасил. Гөнаһымдин чикеп катигъ газаби, Кичә-көндез иде хәлем хараби. Булыптыр һәфте-сал үлгәнгә, и яр, Калып ирде тугып угыл бәңа яр. Йитеп йитегә яше ул җәкәрбәнд, Күреп аны анасы булды хөршәнд. Аны мәктәпкә илтептер анасы, Мөгаллим алдыдадыр икеләсе. Ки "Бисмиллаһ" дигәч ул никү-фәрзәнд, Бу дәүләтне мәңа бирде Ходавәнд. Дога әйләң улай булмай гасыйдан, Янә җан ачыгыны күрмәй, и җан. Дога кылды ки Гайсә ибне Мәрьям, Ки ул бичара кайтып үлде ул дәм. Укымактыр - ду галәм абыруе, Димәдеме сәңа кыл җөстү-җуе. Хәдисү-мәсьәлә һәм гыльме Коръән - Болардыр гыйлемдин, бел, и мөселман. Намаз-руза кылмак - гыйлеме диндер, Моны белмәс кеше Таң ла хәзиндер. Кылып китте олуглар күп нәсыйхәт, Дәригасында юк фәһмү-фәрәсат. Нәсыйхәтне ишетеп чүшә алмай, Йөрепдер сән китәргә түшә алмай. Бу көн бу эш булыр, Таң ла фәлән эш, Бу ал берлән үтәдер язу һәм кыш. Йөрепсән нәфсе илә әүварә зар, Хәятеңнең тәмамы үтте бикәр. +Хикәяте Гайсә галәйһис-сәлам Ки бер көн ирде Гайсә ибне Мәрьям Гүристанига бардылар ушал дәм. Гүристанны күребән сәяр кылды, Үлекләргә догаи хәер кылды. Барып бер көнҗидә торды Мәсихә, Тәфәккүс кылды һәр кабергә ул ша. Чыка бер кабердин йите төрле аваз, Гаҗәп мәрде мөгаззәптер, гөнаһсаз. Кәһа ит дик улар, кәһа харь дик, Кәһа фөрйад итәр, кәү вә шотур дик. Гәһ айгыр дик кычкырыр, гәһ мисле хынзир, Газабыдин аның тетрәр кара йир. Һәммә әһле каберләр дил пәришан, Аның нәлашидин җөмлә хәзинан. Күреп Гайсә аны, хәйрана калды, Ки бер сәгать торып, ивигә янды. Ушал көн үтеп ирде баз таң ла, Зыяратә кәлеп ирде Мәсихә. Ушал гүргә бакып кылды тамаша, Булыпдыр асмандин нур пәйда. Тотык әйләп сәмадин йиргә ул нур, Ягар ул кабергә манендә ягьмур. Килә торган мәләикләргә сан юк, Аңа хезмәткә килерләргә чук-чук. Күреп бул вакыйгаларны сәрапа, Бәян итте барын каумега Гайсә. Диде кауме: - Дога әйләң, терелсен, Соралык хәлене, ул безгә әйтсен. Догага кул күтәрделәр Мәсихә, Диде: - И Кадира, Пәрвардигәрә, Газабы ошбу гүрнең иде бисйар, Төнә-көн әйләр ирде налә вә зар. Күрәрмен ошбу көнне нә фәләккә - Хисабы юк торыр килгән мәләккә? Кылыптыр сән бу көн гүрене пор нур, Төнә-көнге газабын әйләюптер. Моның дик әйде һәм кылды мөнәҗәт: - Сәбәп нидер, айа и Казыел-Хаҗәт. Заман үтмәй ушал гүр, кем, ярылды, Аның ичендәге үлек терелде. Кубып гүрдин, сәлам әйде ушал мәрд, "Галәйкем!"- диде аңа Гайсә мөҗәррәд. Диде Гайсә: - Ирерсән кемгә өммәт, Күрәр ирдең төнә-көн сәхте-михнәт? Бу көн нидән газабың китте, и яр, Сәбәп нидер, бу сүзне әйлә изһар? Ушал мәрд әйде ул дәм: - И Мәсихә, Бәян әйләй, ишет хәлем сәрапа. Мән ирдем фасыйкы бисйаре-җаһил, Кылыр ирдем гөнаһларыны хасил. Гөнаһымдин чикеп катигъ газаби, Кичә-көндез иде хәлем хараби. Булыптыр һәфте-сал үлгәнгә, и яр, Калып ирде тугып угыл бәңа яр. Йитеп йитегә яше ул җәкәрбәнд, Күреп аны анасы булды хөршәнд. Аны мәктәпкә илтептер анасы, Мөгаллим алдыдадыр икеләсе. Ки "Бисмиллаһ" дигәч ул никү-фәрзәнд, Бу дәүләтне мәңа бирде Ходавәнд. Дога әйләң улай булмай гасыйдан, Янә җан ачыгыны күрмәй, и җан. Дога кылды ки Гайсә ибне Мәрьям, Ки ул бичара кайтып үлде ул дәм. Укымактыр - ду галәм абыруе, Димәдеме сәңа кыл җөстү-җуе. Хәдисү-мәсьәлә һәм гыльме Коръән - Болардыр гыйлемдин, бел, и мөселман. Намаз-руза кылмак - гыйлеме диндер, Моны белмәс кеше Таң ла хәзиндер. Кылып китте олуглар күп нәсыйхәт, Дәригасында юк фәһмү-фәрәсат. Нәсыйхәтне ишетеп чүшә алмай, Йөрепдер сән китәргә түшә алмай. Бу көн бу эш булыр, Таң ла фәлән эш, Бу ал берлән үтәдер язу һәм кыш. Йөрепсән нәфсе илә әүварә зар, Хәятеңнең тәмамы үтте бикәр. Кыйссаи кари вә гани вә газый вә хаҗи Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Разаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Ишеттем бән Мөхәммәд Мостафадин Бу сүзене пишваи әнбиядин. Кыямәт булса ул көн карилардин : - Кылып сез ни гамәл?- дип соргай алардин. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигәрә, Ниһан серләр сәңадыр әшкәра. Сәнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт Кылыпмыз төнү-көн Коръән тәлавәт. Хода әйгай аларга: - И даруггүй, Сүзеңезнең чыны юк йәксәре мүй. Мәнемчөн кылдыңыз качан тәлавәт? Укыдыңлар табай дип илдә гыйззәт! Ки андин соң ганиләрне кәтергәй, Алардин һәм савап хәйре сорагай. - Кылып сезләр,- дигәй,- кайсы гамәлдин, Төнү-көн әйләеп җәһдү-җәддин? Алар әйгай ушал дәм: - И Илаһи, Ирерсән җөмләнең пәштү-пәнаһы, Кылыпмыз халисаллаһы сәхавәт, Сәнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт. Аңа әйгай Хода: - Сүз әймә ялган, Качан кылдың мәнем юлымда ихсан? Табай дип халкы-илдин исмү-ат , Бу яңлыг кылмадыңмы илгә хәйран? Ки андин соң китергәй газыйларны: - Кылып сезләр, дигәй, кайсы гамәлне? Алар әйгай: - Кәримә, Падишаһа, Ирерсән Халику-Хәййү-Тәваба, Сәнең хөшнүдлыгың өчен кылып харб, Йөредек кәфер илегә тигереп зарб. Ходаем әйгай: - И ялганчы адәм, Бу әйгай сүзләреңнең сыйдкыдыр кәм. Качан халис кылыптыр сән газаи, Табай, дидең, качан мәндин ризаи? Мәне итсен, дидең, ил хуб баһадур, Атым булсын, дидең, ил ичрә мәшһүр. Ки андин соң китергәй хаҗиларны, Алардин һәм сорар яхшы гамәлне. Дигәй: - Чәндан ушал дөньяда йөрдең, Ни эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Алар әйгай: - Айа Халлакы-галәм, Сәнең хөкемеңдәдер гәр ду галәм, Тәвафы Кәгъбәтуллаһ кылдык, Суык-әсигъ җәфаи раһы күрдек. Хода әйгай: - Димә ялган бу эшне, Йөредеңнәр кичереп язу-кышны. Мәне әйтсен, дидеңнәр, халык - хаҗи, Ки тапсын гыйззәтем, дидең, рәваҗи. Булың, и бәндәләр, имде Ходатәрс, Кылып булмас ушал көндә Ходабәхс. Булыр һәр кәредә колның хатасы, Ходаның күп торыр лотфу-гатасы. Гамәлләрне кылыңнар яхшы ихлас,Дигәй: - Шайәд Ходаем бәндәи-хас. Ходавәндә тәмам гасый колыга Биреп тәүфыйк, ки салгыл яхшы юлга. Риваять кылды бу сүзне Җабир - Пәйгамбәрдин, ул - хәйрел-кәбир. Диде: - Сордым бу сүзне Рәсүлдин, Ду галәм сәиде пакизә диндин. Дидем мән, йа Рәсүлуллаһ, кайсы әгъмал Җиһанда яхшыдыр, кылсам ушал хәл? Алар әйде: - Гамәлнең яхшысы ул - Намазын үтәсә вактында һәр кол. Янә әйде: - Ата берлә анасын Кылып хөшнүд, даим тапса ризасын. Моның дик яхшы әгъмал булмагай һич, Риза кыл вәлидинне иртә вә кич. Тәкый әйде: - Кеше кем, иртә купса, Ата берлә ана күңлене алса, Хода һәркөндә йитмеш нәзре рәхмәт Салыр аңа,- диде,- Бәхре-шәфагать. Кеше һәмсайесене хөшнүд кылмас, Ата-ана хезмәтене зуд кылмас. Алар йөз мең гокубәткә гирифтар Булыр,- дип әйделәр Солтаны-Әбрар. Янә булгучыдыр дузах мәкәне, Котылмыш һәр гиз андин җисмү-җаны. Айа, и адәм углы-кызлары сез, Ата-ана разый әйләгәйсез. Белең һәр бәндә, мөэмин кылса тагать, Бу дөнья малыга кылса сәхавәт, Ата берлә анасы разый булмас - Ходавәндем аны макбулы кылмас. Ки бер көн бер кем ирсә Мостафадин Сөаль итде, килеп ул ба сафадин: - Булыптыр вәлидем һәм сәхте на хуш, Аларның башларын алып бәһ агуш, Аларга дәмдәм һәм мән су бирермен, Ничә көннәр бу хезмәтне кылырмын. Хакы миндә аларның калмагай дип, Мөбадә разый мәндин булгай дип. Диде пәйгамбәр - Бәхре-шәфагать: - Моның дик әйләсәң сады сал хезмәт, Әда булмас торыр ундин бересе, Аларның ризасы - Тәңре ризасы. Күрәр һәр кем ата берлә анасын, Табар ул көн савап Мәккә тавафын. Ата берлә ананың ун хакы бар,Диде фәрзандыга Солтаны-Әбрар.Тәгамь биргәй алар кем, калсалар ач, Ләбас биргәй алар - булса ялангач. Аларга кичә-көндез хедмәт иткәй, Әгәр кычкырсалар, алдыга йиткәй. Намазда булсалар - һәм тиз баргай, Кая барса, алар лә бергә баргай. Ата-анасыны дилшад кылгай, Догаи-хәер берлә яд кылгай. Пәйгамбәр кылдылар мондаг нәсыйхәт, Кабул идең моны, и әһле-өммәт. Янә фәрзәндеңез булса рәсидә, Салып, зинһар, ятмаң бер урыныда. - Ата берлә анада өч хакы бар,Диде,- фәрзәнденең,- Солтаны-Әбрар.Бере улдыр ки, яхшы исем куйгай, Бере улдыр - сабак укырга биргәй. Бере улдыр - качан ки балигъ улса, Аны өйләндерә, гәр кадир улса. Хикәяте Галкумә Әнәс бине Малик әйләп риваять, Кылыпдыр һәм алар мондаг хикәят: - Ишетеңнәр, Рәсүлуллаһ заманы Бар ирде бер егет, кем, нүв бәһари. Кылыр ирде намазы биниһаять, Ходаның каһредин куркып бигаять. Гаҗәеп нүв җәвани парсайи, Аты Галкумә ирде, хуш рәсаи. Ки бер көн ул җәван мәрд булды наһуш, Гәһи һушыда булды, гәһ биһуш. Хатыны кәлде пәйгамбәр кашыга, Булып һул пәйе та сәр күз яшега. Диде егълап: - Айа Солтаны-Әбрар, Булыптыр Галкумә күп сәхте бимар. Йитептер һәм янә хәле вирер җан, Йибарең бер кеше та әйтсен иман. Пәйгамбәр әйде: - Йа Гомәр вә Солтан, Икәү барып укыңнар аңа иман. Ул икесе барып әйтделәр иман, Аңа үгрәтделәр чәндин вә чәндан. Янып хәзрәт кашыга кәлде бунлар: - Теле иманга килмәйдер,- диделәр. Рәсүлулаһ диде: - Имде барыңнар, Ата-анасыны чарлап килеңнәр! Барып, ата-анасын чарладылар, Рәсүлуллаһ кашыга килде анлар. Анасыга диделәр: - И зәгыйфә, Сәңа биргәй Хода җәннәт вазыйфа. Кил, имде сән бу углыңдин риза бул, Гөнаһындин кичебән, ашена бул. Алар еглап диде: - Солтаны-Әбрар, Бирептер углымыз күп безгә азар, Хода бизаренә без бизар андин, Кичеп ике җиһанда углымыздин. Диделәр: - Безнең мондаг углымыз юк, Моның дик һич угыл тотканымыз юк! - Риза бул, - диделәр та иртәдин кич, Риза булмай углыдин алар һич. Рәсүлуллаһ диделәр: - Йа Билали, Утын җәмгыйт,- диделәр,- ошбу хәли. Тотып Галкумәне - утка салалың, Җәзасын ошбу дөньяда бирәлең! Анасы әйде, кем: - Утка салырга Риза ирмәсмез - аны яндырырга! Диделәр әнбияләрнең хатиме, Сачибан агзыдин дөррейәтиме: - Җәзасыдыр аның, кем, утка салмак, Газабы Ахирәт мондин катигърак. Ата-анасыны кем разый кылмас, Ходаем ул колыдин разый ирмәс. Вә һәм үз хәленә куймай анасын, Кәтерде углының кылган җәзасын. Анасы әйде: - Булыңнар гүаһи, Ризамын, кылса углым һәр гөнаһи. Ходаның хакы - пәйгамбәр хакыда, Һәммә торган сәхабәләр хакыда. Кылыптыр һәр гөнаһ углым - кичердем, Күңелдин кинәсене бән очырдым. Рәсүлуллаһның күңеле шат булды, Билалны ул заманы фөрйад кылды. Диделәр: - Имде баргыл, әйгыл иман Дигел, булсын гөнаһындин пошиман. Бәсөргать бардылар ул дәм Билали, Йитәр-йитмәсдә сәхабәләр һилалы, Җавап үзегә-үзе әйде иман, Кылубән хәтме "Йә-син", бирде ул җан. Сәхабәләр җыелып килде дәр хәл, Йуып, үтәп намазын, күмде фил-хәл. Янә әйде Рәсүлуллаһы ник мәнзар, Сачып ширин ләбедин дөррү-гәүһ��р: - Ата-анасыга кем кылса хезмәт, Аны илтәр,- диде,- иман сәламәт! @@ -168,14 +168,14 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Аларга әйде ул шихе замана: - Ишетеңнәр сүземе янә-янә. Бу башларны колагыга ших үткән, -Нәсыйхәтне колагы үзрә тоткан. Болар мәңа якын - Хакга якындыр, Бары рузы Кыямәт бихәзиндер. Хәтәрләрдин үтәр булгай сәламәт, Хода биргәй барыга хуру-җәннәт. Ушал башларга ки ших үтмәгәндер, Нәсыйхәтне колакга тотмагандыр. Алар мәндин ерак һәм Хакга айраг, Кыямәт көн булырлар хәсрәтү-даг. Алар булгай сәзаваре җәһәннәм, Җәһәннәмдә күрәрләр йөз төмән гамь. Нәсыйхәт фил-мәсәл чөн аһәниндыр, Колакга алмаган Таң ла хәзиндер. Нәсыйхәт мәрдәләрне мәрд әйләр Вә ли намәрдәләрне мордә әйләр. Аларга кыл, нәсыйхәт булса андәк, Белер аны надан кәтәх зарбе кәлтәк. Алыр дана нәсыйхәтне бәһре кәйф, Корыг тамга нәсыйхәт әйләмәк хәйф. Әзәлдә булса кем бигакыл вә надан, Нәсыйхәт әйләсәң, булыр гөризан. Нәсыйхәтне ишетмәс мәрде җәһил - Кара ташка нәсыйхәтдин нә хасил. Нәсыйхәт кылды мең ел каумега Нух, Аларга бабы дин булмады мәфтүх. Рәсүлүллаһ ирер кем - һадие халкъ, Алар кылган ирер көфр ишеген галкъ. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд, Зәминү-асманыны кылды мәүҗүд. Зәваль таба харе җөмлә җаны бар, Яратылды тофиле Шаһы Әбрар. Ләһәб берлә Әбу-Талип ике пир - Ушандак ир сүзе итмәде тәэсир. Әзәлдә кемне кылса Тәңре гөмраһ, Барының сүзләредер һич юк әшбаһ. Ки йөз мең тәрбияләрне кылырсыз, Дирхәде бид бирмәс мәйвә һәр гиз. Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Ризаллаһ ганһе, коддәссәриррә. Килеп беркөн Рәсүле-галәминдин, Ушал дәм сәиде Мәүләе диндин. Мәдинә халкының җөмлә зәнани, Сорадылар Рәсүлдин ул замани. Диделәр: - Ир хакы бездә ни микъдар? Бәян әйләң, айа Солтаны-Әбрар! Аларга әйде ул Шаһы шөҗагать, Сачепдер агзыдин дәрьяи-рәхмәт. - Ирене риза кылмаса каю зән, Керер,- дип әйделәр,- дузахга ул зән. Әгәр акса иренең борныдин кан, Теле берлән яласа зән ушал ан, Әда булмас моның дик кылса хезмәт, Белен, ундин бере, и әһле-өммәт. Диделәр кем, каю хатын саба-йүм, Ирендин бииҗазәт тотсалар сәвм. Иренең булмаса аңа ризасы, Кабул булмас аның тоткан рузасы. Каю хатын ирене разый кылса, Аның алдыда дадәк дик йөгерсә, Булыр андаг хатынның урны җәннәт, Күрәр җәннәт эчендә анча рәхәт. Хатыныга куеп гаеп ире орса, Арага кермәңез, үлгәнчә орса. Әгәр хатын иредин һәр нәмәрсә Иҗазәтсез гидага хәер кылса, Савабы иргә булгай мәръәбикәр, Булыр биргәнедин артык гөнаһкәр. Сорагсыз иредин һәр йиргә барса, Ата-анасының өегә барса, Чыгып барса иредин бииҗазәт, Мәләикләр итәрләр аңа ләгънәт. Ки сездәен хатыннар рузы-Мәхшәр Намаздин соргай әүвәл,- дип пәйгамбәр,Ки андин соң сорар ирде хакыдин, Чу һәргиз кылмаңыз кәре шәкыйдин. Намаз әйләп кылың ихласы тагать, Тотып руза, кылың Хакга гыйбадәт. Зина әйләп кешегә бакмаңызлар, Үзеңезне тәмугга якмаңызлар. Ходаның рәхмәтендин әйләң өмид, Шайәд иткәй Ходаем сезне җаумид. Бу дөньяда к��м, зинһару-зинһар, Риза кылсын ирене һәр хатыннар. Замана хатыны, сезгә нәсыйхәт: Иреңезне кылыңлар яхшы гыйззәт. Кылып разый, ирегездин кичеп хак, Йөзеңез булгучы Мәхшәрдә рәүнак. Пимбәр дәүредә бар ирде бер зән, Нәчә көндин кинә улды ушал зән. Анасы ул хатынның төш күрепдер, Кызының башыда утлар яныпдыр. Булыпдыр һәм аның агзы тулы кан, Кулы зынҗыры атәш илә пәйман. Еланнар имчәгегә чормашыпдыр, Ана күреп кызы хәлен сорапдыр. Кызы әйде: - И гамьхарә анам сән, Ишеткел хәлү-дәртем әйтәим мән. Бу ут үзрә көядер, и ана, баш, Кылыр ирдем иремнең серене фаш. Аның өчен башыма ут якарлар, Салып утка, башымны яндырарлар. Салыптыр илкемә утлыг сәласел, Моның серене әйтәем, анам, бел. Айа ана, иремдин мән бирөхсә Бирер ирдем кешегә һәр нәмәрсә. Кулым зынҗыры утлыг берлә баглыг, Аның өчен газабымдыр нә чаклыг? Аякымда нитәй утлыг кәшан бар, Ишет, әйтәй, ана,- дип егълады зар. Иремдин бииҗазә кичә вә күй Барыр ирдем газага булса йә туй. Еланнар чормашыпдыр имчәкемгә, Чакып, зәһрен салыпдыр күкрәгемгә. Иремдин бииҗазә барыр ирдем, Алып һәркем баласын имзер ирдем. Аның өчен чагадыр синеме мар, Газабы марыдин йиңел ирер нар. Айа, мадәр, ирер агзым тула кан, Сүгеп сүзләп идем иремне фәрман. Шуның өчен агзымдыр тулы хун, Газабым бу тарика булды әфзун. Җәкәрбәндем, анам, ултырма, баргыл, Пәйгамбәргә бәнем хәлемне әйгыл. Алар ирер шәфагать хаһе өммәт, Гөнаһымны тәлап кылгай шәфагать. Диде ирсә, анасы булды бидар , Башын йиргә орып күп егълады зар. Йөгреп килде Хәзрәтенең кашыга, Булып һүвел пай та сәр күз йәшыга. Ушал дәм диде: - И Шаһы-җиһаным, Фида булсын сәңа бу малу-җаным. Кызын төштә күргәнне кылды тәкърир, Бәян әйләп у тәэзйе, бирде тәхрир. Ушалы дәмдә Рәсүл ба мәлахәт Йибәрделәр ирегә кәсе-бәсөргать. Барып, чарлап ирен килтерделәр тиз, Рәсүлуллаһ аңа кылды шөкре риз. Ирегә кылдылар чәндан нәсыйхәт, Тәмәллук әйләбән Дәрьяи-рәхмәт. Диделәр: - Хатыныңдин разый булгыл, Безнең өчен годавәнен кичергел. Ире әйде: - Айа Солтаны-Галәм, Ирерсез сәрвәре әүлады адәм. Башыңыздин булаен мәне тәсдикъ, Мәңа күп кылмаңыз имде тәмәллук. Мәнем хәлем харап иткәй ушал зән, Хода бизәр вә сез бизәре аннан. Мәнем һәргиз аның дик хатыным юк, Аның дик хатын аслан күргәнем юк. Янә кылды тәмәллук аңа бисйар: - Гөнаһыны кичер,- дип Шаһи-Әбрар.Ходаның берлегенең хөрмәтедин, Җәмигы әнбияләр хөрмәтедин. Кил имде, сән хатыныңдин риза бул, Мәнем өчен годавәндин җөда бул. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар, Ире бичара булып кичте начар. Икәвене Ходаем рәхмәт әйтте, Ушал дәмдә карибе җәннәт итте. Янә кичәсе төш күрде анасы, Кызын җәннәттә күрде чөн анасы. Янә хурлар белән әйләп фәрагать, Булып аңа мөйәссәр бәхтү-дәүләт. Анасыга диде: - Зинһару-зинһар, Мәнем хәлемне айгыл һәр хатын бар. Алар мәндин ишетеп гыйбрәт алсын, Бәсәд, зинһар, ирене разый кылсын. Анасы ул дәм ойкыдин уянды, Кызының хәлене күреп куанды. Янә әйде ушал Солтаны-Әбрар, Х��тыннарның иредә биш хакы бар. Бере улдыр - аңа иману-сәлам Ки үгрәткәй, диделәр, и никү-нам. Янә икенче - тәртибе тәһарәт Һәм үгрәткәй аңа гослү-җәнабәт. Намаз үгрәткәй, ул зән булса гамми, Табып биргәй хәләлү пакъ тәгами. Аның гайбене белмәй, и никү-нам, Янә кылмаң ки на мәшругы дөшнам.5 Хәләллек берлә булса ир вә хатын, Савабыдыр аның ун меңдин әфзун. Ходаем, рәхмәт әйләп икесене, Бирер Мәхшәрдә уңдин намәсене. Хыянәтсез кае ихлас булан зән - Йөрсә даимән ир әмере белән. Бу хатыннарга һич сүз килмәгәй раст, Кылыр һәркөндә шүвһәрне дәрхаст. Замана хатынының яхшысы аз, Җиһан хали имәсдер булса һәм шаз. Илаһи, җөмлә колга биргел инсаф, Яман эшдин аларны әйләгел саф. -Хикәят. Чагыр эчмәкнең зарарлары бәянендә Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал - Кәне-мәлахәт. Ки беркөн хәзрәте Сәлман риваять, Сачеп ширин ләбедин гәүһәри пакь, Диделәр: - Бер гөруһ җәннәткә кермәс, Аларга нигъмәте-җәннәт бирелмәс. Алар дик адәмидин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Чагыр эчмәклекдин һәм сатардин, Ата берлә ананы агр-итәрдин. Дилү-җаның белән гәр тәүбә кылсаң, Бу гәрдар бәндеңдин имде янсаң, Ки шаять рәхмәт әйләп Хак тәгалә, Гата кылгай сәңа фирдүсе-әгъла. Янә әйде Рәсүл ба шәрафәт Сәхабәләрга ул - Бәхре шәфагать. Кешене һәр нәмәрсә мәсте кылса, Хәрам ирмеш аны һәркайсы белсә. Пәшигмәст дөкәнендә булса һәм хам, Хәрам белгел аны и хас, и гамь. Сәхабәләр диде: - И Шаһи-Галәм, Бәян әйләң, алардыр кайсы адәм? Рәсүле-галәмин әйде ушал хәл, Мөбарәк ләбләредин түктеләр бал. - Чагыр эчеп янә саткучыларны, Ата-анасын агырткучыларны. Болар күрмәс,- диделәр,- рәва җәннәт, Рәсүле Хак шәфагать, Хаһе-өммәт. Нәчә көнлек үтәр дөньяда, и яр, Чагыр эчеп вәлидине кылмаң азар. Ата-анасыны кем агыртыпдыр, Ходаның рәхмәтендин бинасыйптыр. Аларның атыны бел, и бөрадәр, Йийгәй мару-чаяннар рузы-Мәхшәр. Аның сасылыгындин халкы Мәхшәр Чыдай алмае аһу-аһ итәрләр. Кешенең эше булса чагыр хар, Ата-анасыны һәм кылса азар. Аңа кыз бирмәңез, зинһару-зинһар, Аның дик адәмидин Тәңре бизәр. Янә әйде ушал Һәмразы мәхбүб: - Зәбур, Форканда күрдем,- диде,- мәктүп, Янә Инҗил вә Тәүрат эчрә, и яр, Бетеклек,- диделәр Солтаны-Әбрар. - Форушында-хорушында,- диде Хәзрәт,Ата-анасыны агыриткән өммәт, Алар һәргиз биһишт дидары күрмәс, Аларга нигъмәте җәннәт бирелмәс. Хәрамлыгыга һич юктыр гөманы, Хәләл дигән кешенең юк иманы. Мәңа әйде,- диде,- Җәбраил раһбәр, Бетеклек ләүхедә күрдем, диделәр. Чагыр эчир Фиргавен вә Нәмруд, Янә Шедад илә Шәйтаны-Мәрбуд. Гөнаһыдыр болар берлә бәрабәр, Болар Таң ла бары дузахга керәр. Тәкый әйде Рәсүле сәрвәре дин: - Ишеттем,- диделәр,- мән Җәбраилдән. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөмани, Алар китте җиһандин биимани. Ходадин булмаса һәркемне биме, Ичәр Таң ла алар хун илә риме. Тәгамедер аларның зәһре-Заккум, Кылыр атәш дузахыны мөттәгум. Чагыр эчеп гыйбадәт кылса мәрдүм, Савабыдин булыр әлбәттә мәхрүм. Хо��айа, җөмләгә тәүбә насыйп ит, Биреп инсаф, тагатькә карип ит. Хәбәрдә әйделәр ошбу сөхнедин , Ишетеп мән бер пире көһнедин. Барырда хәзрәте Гайсә, бинагәһ Юлыкты бер гүристанига ул шаһ. Доганы кылдылар Гайсә мөҗәррәд, Гүристан әһлега ул мәрде ба дәрд. Күрәр бер кабердин, кем чыкар дуд, Ушал гүрнең кашыга бардылар зуд. Эчедер туп-тулыг аның доханга, Чыкар дуды дәмадәме асманга. Кылыр ул кабер иясе налә вә зур, Булыпдыр ике кулы гаркаи нар. Бу серне күрде Гайсә ибне Мәрьям, Илик ачып дога кылдылар ул дәм. Диде: - И Халикы хәййе тәванә, Беләй бу серне кылгып мәңа әфша. Ушал дәмдә һатифдин кәлде бер сәвт: - Моңа әйтсен бу серне, сорагыл, мит. Янә кылды дога Гайсә ибне Мәрьям, Диде: - И падишаһы җөмләи галәм. Бу хаҗәтемне имде сән рәва кыл , Яңадин бу үлеккә җан гата кыл. Аның берлә терелсен, сүзләшәин, Нәчек сердер, мәңа әйтсен, беләин. Янә кодрәт белән Тәңре тәгалә, Заман үтмәй үлекне кылды әхйа. Ярылды гүр, күтәрде бул үлек баш, Сәлам бирде Мәсихайә түгеп яшь. Сәлам әйтеп, сәламенә ушал шаһ, Ки андин сордылар ул Һадийе-раһ: - Ничек адәм булырсән?- диде ул дәм,Бу яңлыг тартадырсән михнәтү-гамь. Әйтер идең,- диде,- халкы җиһанга, Гүрең нидин тулыпдыр бу доханга? Көяр ике кулың нары-харикъга, Кылып сән хедмәт бәдәнән-фәрикъга. Бу сүздин яшь акызып егълады зар, Диде ул: - И айа, Солтаны-Әбрар. Мән ирдем халкы ара мәшһүр заһид, Мөрәттип җан идем лалаи габид. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем нәсыйхәт илгә даим. Бар ирде бер егет һәмсайе булган, Моңа хедмәт кылып булгандыр, и җан! Өемдин өегә рузынча куйдым, Тәгамьгә аңа андин бирер идем. Бирер ирдем ушал рузанәдин аш, Тәмәке тартыр ирде мәрдедүн кәс. Газап әйләп мәңа Тәңре тәгалә, Ушал атәш төтене кылды һәмра. Яман искә бөрадәр бирмә яры, Әгәр чәндигә булса сәһле кәре. Дәвамәт әйләсәң бу эшкә вафир, Булыр җормы кәбирә, и мөсафир. Газизләрдин ишеттем, "Кәнзел-Әбрар" Китабында, диделәр, ошбу сүз бар. Ушал көн булса, диделәр, Кыямәт, Мөселманнар күрәрләр руи-җәннәт. "Сөббухел-Коддүс" атлыг бер мәкән бар, Кунак иве Ходаемның ушал дар. Һәммә мөэмин колыны анда чарлап , Бирер әнгамьнәре йөз мең агырап. Күтәреп пәрдәне Тәңре тәгалә, Җамалын күрсәтер анда бер әгъла. Тәмам күшке арага дүде-пәйда Булып, күрмәс җамалы Хак тәгалә. Җамалы Алаһдин мәхрүм булмаг - Булырмы мондин артык хәсрәте-даг. Кылырыда барчаи максуд, и шам, Нә хәсрәттер илкедин төшсә ашам, Моның дик әйделәр мәрде хирәдмәнд, Кылып чындин дәлилләр әйләде пәнд. Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле-галәминдин беһтари нас.12 Рәсүлуллаһ ирер галәмга һади, Кылыр өммәтләрен Мәхшәрдә шади. Диде: - Егъласа һәр гөмраһы өммәт, Күңелгә килтереп вә һәм Кыямәт, Аның җае,- диде,- җәннәттә булгай, Һәмишә гыйшрәтү-рәхәттә булгай. Янә әйде ушал Солтаны-гадил : - Барыр,- диде,- тәмугга бер гөруһ ил. Бересе - падишаһы залим улгай, Икенчесе - тәкәббер галим улгай. Ике мөэмин орышып бер-беренә, Гадавәтлек кылубән тотс�� кинә, Булыр хаҗи тәмугга,- диде Әхмәт, Моның дик диделәр Солтаны-сәрмәнд. Янә әйде ду галәм пишәвасе, Тәмаме халкы-галәмнең сәрасе. Диде: - Өч таифәнең урыны - җәннәт, Ки анларга йагар бараны рәхмәт. Бересе - ба гамәл мөллайе дана, Береседер - шәһидләр булса әгъла. Бересе заһиди кем, бирибадыр, Аның туфрагы күзгә тутыядыр. Барыр җәннәткә бер бүлек халаикъ,Бәшарәт бирделәр Солтаны-Садыйк.Кешенең заһирыда гаеп булса, Вәләкин батыйныда раст булса. Туны ертык булыр, кәфше - ямаглыг, Янә ачлыкны тартыр ул ни чаклыг. Фәкыйрь мескен белә булгучы һәмдәм, Үзен чубид тоткае ул кеше кем. Бу таифә халаикъларны Таң ла Булыр мәртәбәсе барыдин әгъла. Аларның җаены, белгел, биһиштә, Тамашагәһ булгай фәүкы-гарешдә. Ходага кол Мөхәммәд өммәте сән, Кыямәт көн өмиде шәфкате сән. Үзе гайбеңне бу көн сән үзең бел, Сәнең булгай морадың Таң ла хасил. Диделәр: - Һәр кешедә булса идрәк, Дәвамат холкыны тотса кирәк пакь. Нәсыйхәт ишетеп, и гафил адәм, Үзеңне әйләгел һәр шәйедин кәм. Кешенең гайбе булса, көлмә, зинһар, Сәнең гайбеңә һәм көлгүчеләр бар. Хода бигайп ирер, бел, и мөселман, Булыр мәхлукында күп гаебү-ноксан. Тәкәббер әйләмәк кәрдаре бәдшом , Тәкәббердин Газазил булды мәрҗум. Калил тотты үзене җөмләдин Хакь. Ки андин булды пәйда нигъмәте пакь. Бөләнди тотты үзен тирәк һәмишә, Башыдин китмәй аның аләт тишә. ҺӨВӘЙДА, чөн дирәхте ба сәмәр бул, Һәмишә сәрнигүн дүр аз кәбәр бул. Дирәхте кәч булыр булса, йабе бар, Җәзасын тәбәр берлә бирер нар. Шаҗар шахы булыр хам, булса пәр юк - Булыр ул багбанга күп сөенчек. Җөда булгай ушал дәм нәзде сарраф Сәрә берлә бәҗек, и мәрде дил саф. Имәс мәгълүм каю зәрдер, каю кум, Булыр сәнең мәхәк алдыга мәгълүм. +Нәсыйхәтне колагы үзрә тоткан. Болар мәңа якын - Хакга якындыр, Бары рузы Кыямәт бихәзиндер. Хәтәрләрдин үтәр булгай сәламәт, Хода биргәй барыга хуру-җәннәт. Ушал башларга ки ших үтмәгәндер, Нәсыйхәтне колакга тотмагандыр. Алар мәндин ерак һәм Хакга айраг, Кыямәт көн булырлар хәсрәтү-даг. Алар булгай сәзаваре җәһәннәм, Җәһәннәмдә күрәрләр йөз төмән гамь. Нәсыйхәт фил-мәсәл чөн аһәниндыр, Колакга алмаган Таң ла хәзиндер. Нәсыйхәт мәрдәләрне мәрд әйләр Вә ли намәрдәләрне мордә әйләр. Аларга кыл, нәсыйхәт булса андәк, Белер аны надан кәтәх зарбе кәлтәк. Алыр дана нәсыйхәтне бәһре кәйф, Корыг тамга нәсыйхәт әйләмәк хәйф. Әзәлдә булса кем бигакыл вә надан, Нәсыйхәт әйләсәң, булыр гөризан. Нәсыйхәтне ишетмәс мәрде җәһил - Кара ташка нәсыйхәтдин нә хасил. Нәсыйхәт кылды мең ел каумега Нух, Аларга бабы дин булмады мәфтүх. Рәсүлүллаһ ирер кем - һадие халкъ, Алар кылган ирер көфр ишеген галкъ. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд, Зәминү-асманыны кылды мәүҗүд. Зәваль таба харе җөмлә җаны бар, Яратылды тофиле Шаһы Әбрар. Ләһәб берлә Әбу-Талип ике пир - Ушандак ир сүзе итмәде тәэсир. Әзәлдә кемне кылса Тәңре гөмраһ, Барының сүзләредер һич юк әшбаһ. Ки йөз мең тәрбияләрне кылырсыз, ��ирхәде бид бирмәс мәйвә һәр гиз. Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Ризаллаһ ганһе, коддәссәриррә. Килеп беркөн Рәсүле-галәминдин, Ушал дәм сәиде Мәүләе диндин. Мәдинә халкының җөмлә зәнани, Сорадылар Рәсүлдин ул замани. Диделәр: - Ир хакы бездә ни микъдар? Бәян әйләң, айа Солтаны-Әбрар! Аларга әйде ул Шаһы шөҗагать, Сачепдер агзыдин дәрьяи-рәхмәт. - Ирене риза кылмаса каю зән, Керер,- дип әйделәр,- дузахга ул зән. Әгәр акса иренең борныдин кан, Теле берлән яласа зән ушал ан, Әда булмас моның дик кылса хезмәт, Белен, ундин бере, и әһле-өммәт. Диделәр кем, каю хатын саба-йүм, Ирендин бииҗазәт тотсалар сәвм. Иренең булмаса аңа ризасы, Кабул булмас аның тоткан рузасы. Каю хатын ирене разый кылса, Аның алдыда дадәк дик йөгерсә, Булыр андаг хатынның урны җәннәт, Күрәр җәннәт эчендә анча рәхәт. Хатыныга куеп гаеп ире орса, Арага кермәңез, үлгәнчә орса. Әгәр хатын иредин һәр нәмәрсә Иҗазәтсез гидага хәер кылса, Савабы иргә булгай мәръәбикәр, Булыр биргәнедин артык гөнаһкәр. Сорагсыз иредин һәр йиргә барса, Ата-анасының өегә барса, Чыгып барса иредин бииҗазәт, Мәләикләр итәрләр аңа ләгънәт. Ки сездәен хатыннар рузы-Мәхшәр Намаздин соргай әүвәл,- дип пәйгамбәр,Ки андин соң сорар ирде хакыдин, Чу һәргиз кылмаңыз кәре шәкыйдин. Намаз әйләп кылың ихласы тагать, Тотып руза, кылың Хакга гыйбадәт. Зина әйләп кешегә бакмаңызлар, Үзеңезне тәмугга якмаңызлар. Ходаның рәхмәтендин әйләң өмид, Шайәд иткәй Ходаем сезне җаумид. Бу дөньяда кем, зинһару-зинһар, Риза кылсын ирене һәр хатыннар. Замана хатыны, сезгә нәсыйхәт: Иреңезне кылыңлар яхшы гыйззәт. Кылып разый, ирегездин кичеп хак, Йөзеңез булгучы Мәхшәрдә рәүнак. Пимбәр дәүредә бар ирде бер зән, Нәчә көндин кинә улды ушал зән. Анасы ул хатынның төш күрепдер, Кызының башыда утлар яныпдыр. Булыпдыр һәм аның агзы тулы кан, Кулы зынҗыры атәш илә пәйман. Еланнар имчәгегә чормашыпдыр, Ана күреп кызы хәлен сорапдыр. Кызы әйде: - И гамьхарә анам сән, Ишеткел хәлү-дәртем әйтәим мән. Бу ут үзрә көядер, и ана, баш, Кылыр ирдем иремнең серене фаш. Аның өчен башыма ут якарлар, Салып утка, башымны яндырарлар. Салыптыр илкемә утлыг сәласел, Моның серене әйтәем, анам, бел. Айа ана, иремдин мән бирөхсә Бирер ирдем кешегә һәр нәмәрсә. Кулым зынҗыры утлыг берлә баглыг, Аның өчен газабымдыр нә чаклыг? Аякымда нитәй утлыг кәшан бар, Ишет, әйтәй, ана,- дип егълады зар. Иремдин бииҗазә кичә вә күй Барыр ирдем газага булса йә туй. Еланнар чормашыпдыр имчәкемгә, Чакып, зәһрен салыпдыр күкрәгемгә. Иремдин бииҗазә барыр ирдем, Алып һәркем баласын имзер ирдем. Аның өчен чагадыр синеме мар, Газабы марыдин йиңел ирер нар. Айа, мадәр, ирер агзым тула кан, Сүгеп сүзләп идем иремне фәрман. Шуның өчен агзымдыр тулы хун, Газабым бу тарика булды әфзун. Җәкәрбәндем, анам, ултырма, баргыл, Пәйгамбәргә бәнем хәлемне әйгыл. Алар ирер шәфагать хаһе өммәт, Гөнаһымны тәлап кылгай шәфагать. Диде ирсә, ан��сы булды бидар , Башын йиргә орып күп егълады зар. Йөгреп килде Хәзрәтенең кашыга, Булып һүвел пай та сәр күз йәшыга. Ушал дәм диде: - И Шаһы-җиһаным, Фида булсын сәңа бу малу-җаным. Кызын төштә күргәнне кылды тәкърир, Бәян әйләп у тәэзйе, бирде тәхрир. Ушалы дәмдә Рәсүл ба мәлахәт Йибәрделәр ирегә кәсе-бәсөргать. Барып, чарлап ирен килтерделәр тиз, Рәсүлуллаһ аңа кылды шөкре риз. Ирегә кылдылар чәндан нәсыйхәт, Тәмәллук әйләбән Дәрьяи-рәхмәт. Диделәр: - Хатыныңдин разый булгыл, Безнең өчен годавәнен кичергел. Ире әйде: - Айа Солтаны-Галәм, Ирерсез сәрвәре әүлады адәм. Башыңыздин булаен мәне тәсдикъ, Мәңа күп кылмаңыз имде тәмәллук. Мәнем хәлем харап иткәй ушал зән, Хода бизәр вә сез бизәре аннан. Мәнем һәргиз аның дик хатыным юк, Аның дик хатын аслан күргәнем юк. Янә кылды тәмәллук аңа бисйар: - Гөнаһыны кичер,- дип Шаһи-Әбрар.Ходаның берлегенең хөрмәтедин, Җәмигы әнбияләр хөрмәтедин. Кил имде, сән хатыныңдин риза бул, Мәнем өчен годавәндин җөда бул. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар, Ире бичара булып кичте начар. Икәвене Ходаем рәхмәт әйтте, Ушал дәмдә карибе җәннәт итте. Янә кичәсе төш күрде анасы, Кызын җәннәттә күрде чөн анасы. Янә хурлар белән әйләп фәрагать, Булып аңа мөйәссәр бәхтү-дәүләт. Анасыга диде: - Зинһару-зинһар, Мәнем хәлемне айгыл һәр хатын бар. Алар мәндин ишетеп гыйбрәт алсын, Бәсәд, зинһар, ирене разый кылсын. Анасы ул дәм ойкыдин уянды, Кызының хәлене күреп куанды. Янә әйде ушал Солтаны-Әбрар, Хатыннарның иредә биш хакы бар. Бере улдыр - аңа иману-сәлам Ки үгрәткәй, диделәр, и никү-нам. Янә икенче - тәртибе тәһарәт Һәм үгрәткәй аңа гослү-җәнабәт. Намаз үгрәткәй, ул зән булса гамми, Табып биргәй хәләлү пакъ тәгами. Аның гайбене белмәй, и никү-нам, Янә кылмаң ки на мәшругы дөшнам. Хәләллек берлә булса ир вә хатын, Савабыдыр аның ун меңдин әфзун. Ходаем, рәхмәт әйләп икесене, Бирер Мәхшәрдә уңдин намәсене. Хыянәтсез кае ихлас булан зән - Йөрсә даимән ир әмере белән. Бу хатыннарга һич сүз килмәгәй раст, Кылыр һәркөндә шүвһәрне дәрхаст. Замана хатынының яхшысы аз, Җиһан хали имәсдер булса һәм шаз. Илаһи, җөмлә колга биргел инсаф, Яман эшдин аларны әйләгел саф. +Хикәят. Чагыр эчмәкнең зарарлары бәянендә Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал - Кәне-мәлахәт. Ки беркөн хәзрәте Сәлман риваять, Сачеп ширин ләбедин гәүһәри пакь, Диделәр: - Бер гөруһ җәннәткә кермәс, Аларга нигъмәте-җәннәт бирелмәс. Алар дик адәмидин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Чагыр эчмәклекдин һәм сатардин, Ата берлә ананы агр-итәрдин. Дилү-җаның белән гәр тәүбә кылсаң, Бу гәрдар бәндеңдин имде янсаң, Ки шаять рәхмәт әйләп Хак тәгалә, Гата кылгай сәңа фирдүсе-әгъла. Янә әйде Рәсүл ба шәрафәт Сәхабәләрга ул - Бәхре шәфагать. Кешене һәр нәмәрсә мәсте кылса, Хәрам ирмеш аны һәркайсы белсә. Пәшигмәст дөкәнендә булса һәм хам, Хәрам белгел аны и хас, и гамь. Сәхабәләр диде: - И Шаһи-Галәм, ��әян әйләң, алардыр кайсы адәм? Рәсүле-галәмин әйде ушал хәл, Мөбарәк ләбләредин түктеләр бал. - Чагыр эчеп янә саткучыларны, Ата-анасын агырткучыларны. Болар күрмәс,- диделәр,- рәва җәннәт, Рәсүле Хак шәфагать, Хаһе-өммәт. Нәчә көнлек үтәр дөньяда, и яр, Чагыр эчеп вәлидине кылмаң азар. Ата-анасыны кем агыртыпдыр, Ходаның рәхмәтендин бинасыйптыр. Аларның атыны бел, и бөрадәр, Йийгәй мару-чаяннар рузы-Мәхшәр. Аның сасылыгындин халкы Мәхшәр Чыдай алмае аһу-аһ итәрләр. Кешенең эше булса чагыр хар, Ата-анасыны һәм кылса азар. Аңа кыз бирмәңез, зинһару-зинһар, Аның дик адәмидин Тәңре бизәр. Янә әйде ушал Һәмразы мәхбүб: - Зәбур, Форканда күрдем,- диде,- мәктүп, Янә Инҗил вә Тәүрат эчрә, и яр, Бетеклек,- диделәр Солтаны-Әбрар. - Форушында-хорушында,- диде Хәзрәт,Ата-анасыны агыриткән өммәт, Алар һәргиз биһишт дидары күрмәс, Аларга нигъмәте җәннәт бирелмәс. Хәрамлыгыга һич юктыр гөманы, Хәләл дигән кешенең юк иманы. Мәңа әйде,- диде,- Җәбраил раһбәр, Бетеклек ләүхедә күрдем, диделәр. Чагыр эчир Фиргавен вә Нәмруд, Янә Шедад илә Шәйтаны-Мәрбуд. Гөнаһыдыр болар берлә бәрабәр, Болар Таң ла бары дузахга керәр. Тәкый әйде Рәсүле сәрвәре дин: - Ишеттем,- диделәр,- мән Җәбраилдән. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөмани, Алар китте җиһандин биимани. Ходадин булмаса һәркемне биме, Ичәр Таң ла алар хун илә риме. Тәгамедер аларның зәһре-Заккум, Кылыр атәш дузахыны мөттәгум. Чагыр эчеп гыйбадәт кылса мәрдүм, Савабыдин булыр әлбәттә мәхрүм. Ходайа, җөмләгә тәүбә насыйп ит, Биреп инсаф, тагатькә карип ит. Хәбәрдә әйделәр ошбу сөхнедин , Ишетеп мән бер пире көһнедин. Барырда хәзрәте Гайсә, бинагәһ Юлыкты бер гүристанига ул шаһ. Доганы кылдылар Гайсә мөҗәррәд, Гүристан әһлега ул мәрде ба дәрд. Күрәр бер кабердин, кем чыкар дуд, Ушал гүрнең кашыга бардылар зуд. Эчедер туп-тулыг аның доханга, Чыкар дуды дәмадәме асманга. Кылыр ул кабер иясе налә вә зур, Булыпдыр ике кулы гаркаи нар. Бу серне күрде Гайсә ибне Мәрьям, Илик ачып дога кылдылар ул дәм. Диде: - И Халикы хәййе тәванә, Беләй бу серне кылгып мәңа әфша. Ушал дәмдә һатифдин кәлде бер сәвт: - Моңа әйтсен бу серне, сорагыл, мит. Янә кылды дога Гайсә ибне Мәрьям, Диде: - И падишаһы җөмләи галәм. Бу хаҗәтемне имде сән рәва кыл , Яңадин бу үлеккә җан гата кыл. Аның берлә терелсен, сүзләшәин, Нәчек сердер, мәңа әйтсен, беләин. Янә кодрәт белән Тәңре тәгалә, Заман үтмәй үлекне кылды әхйа. Ярылды гүр, күтәрде бул үлек баш, Сәлам бирде Мәсихайә түгеп яшь. Сәлам әйтеп, сәламенә ушал шаһ, Ки андин сордылар ул Һадийе-раһ: - Ничек адәм булырсән?- диде ул дәм,Бу яңлыг тартадырсән михнәтү-гамь. Әйтер идең,- диде,- халкы җиһанга, Гүрең нидин тулыпдыр бу доханга? Көяр ике кулың нары-харикъга, Кылып сән хедмәт бәдәнән-фәрикъга. Бу сүздин яшь акызып егълады зар, Диде ул: - И айа, Солтаны-Әбрар. Мән ирдем халкы ара мәшһүр заһид, Мөрәттип җан идем лалаи габид. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирд��м нәсыйхәт илгә даим. Бар ирде бер егет һәмсайе булган, Моңа хедмәт кылып булгандыр, и җан! Өемдин өегә рузынча куйдым, Тәгамьгә аңа андин бирер идем. Бирер ирдем ушал рузанәдин аш, Тәмәке тартыр ирде мәрдедүн кәс. Газап әйләп мәңа Тәңре тәгалә, Ушал атәш төтене кылды һәмра. Яман искә бөрадәр бирмә яры, Әгәр чәндигә булса сәһле кәре. Дәвамәт әйләсәң бу эшкә вафир, Булыр җормы кәбирә, и мөсафир. Газизләрдин ишеттем, "Кәнзел-Әбрар" Китабында, диделәр, ошбу сүз бар. Ушал көн булса, диделәр, Кыямәт, Мөселманнар күрәрләр руи-җәннәт. "Сөббухел-Коддүс" атлыг бер мәкән бар, Кунак иве Ходаемның ушал дар. Һәммә мөэмин колыны анда чарлап , Бирер әнгамьнәре йөз мең агырап. Күтәреп пәрдәне Тәңре тәгалә, Җамалын күрсәтер анда бер әгъла. Тәмам күшке арага дүде-пәйда Булып, күрмәс җамалы Хак тәгалә. Җамалы Алаһдин мәхрүм булмаг - Булырмы мондин артык хәсрәте-даг. Кылырыда барчаи максуд, и шам, Нә хәсрәттер илкедин төшсә ашам, Моның дик әйделәр мәрде хирәдмәнд, Кылып чындин дәлилләр әйләде пәнд. Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле-галәминдин беһтари нас. Рәсүлуллаһ ирер галәмга һади, Кылыр өммәтләрен Мәхшәрдә шади. Диде: - Егъласа һәр гөмраһы өммәт, Күңелгә килтереп вә һәм Кыямәт, Аның җае,- диде,- җәннәттә булгай, Һәмишә гыйшрәтү-рәхәттә булгай. Янә әйде ушал Солтаны-гадил : - Барыр,- диде,- тәмугга бер гөруһ ил. Бересе - падишаһы залим улгай, Икенчесе - тәкәббер галим улгай. Ике мөэмин орышып бер-беренә, Гадавәтлек кылубән тотса кинә, Булыр хаҗи тәмугга,- диде Әхмәт, Моның дик диделәр Солтаны-сәрмәнд. Янә әйде ду галәм пишәвасе, Тәмаме халкы-галәмнең сәрасе. Диде: - Өч таифәнең урыны - җәннәт, Ки анларга йагар бараны рәхмәт. Бересе - ба гамәл мөллайе дана, Береседер - шәһидләр булса әгъла. Бересе заһиди кем, бирибадыр, Аның туфрагы күзгә тутыядыр. Барыр җәннәткә бер бүлек халаикъ,Бәшарәт бирделәр Солтаны-Садыйк.Кешенең заһирыда гаеп булса, Вәләкин батыйныда раст булса. Туны ертык булыр, кәфше - ямаглыг, Янә ачлыкны тартыр ул ни чаклыг. Фәкыйрь мескен белә булгучы һәмдәм, Үзен чубид тоткае ул кеше кем. Бу таифә халаикъларны Таң ла Булыр мәртәбәсе барыдин әгъла. Аларның җаены, белгел, биһиштә, Тамашагәһ булгай фәүкы-гарешдә. Ходага кол Мөхәммәд өммәте сән, Кыямәт көн өмиде шәфкате сән. Үзе гайбеңне бу көн сән үзең бел, Сәнең булгай морадың Таң ла хасил. Диделәр: - Һәр кешедә булса идрәк, Дәвамат холкыны тотса кирәк пакь. Нәсыйхәт ишетеп, и гафил адәм, Үзеңне әйләгел һәр шәйедин кәм. Кешенең гайбе булса, көлмә, зинһар, Сәнең гайбеңә һәм көлгүчеләр бар. Хода бигайп ирер, бел, и мөселман, Булыр мәхлукында күп гаебү-ноксан. Тәкәббер әйләмәк кәрдаре бәдшом , Тәкәббердин Газазил булды мәрҗум. Калил тотты үзене җөмләдин Хакь. Ки андин булды пәйда нигъмәте пакь. Бөләнди тотты үзен тирәк һәмишә, Башыдин китмәй аның аләт тишә. ҺӨВӘЙДА, чөн дирәхте ба сәмәр бул, Һәмишә сәрнигүн дүр аз кәбәр бул. Дирәхте кәч булыр булса, йабе бар, Җәзасын тәбәр берлә бирер нар. Шаҗар шахы булыр хам, булса пәр юк - Булыр ул багбанга күп сөенчек. Җөда булгай ушал дәм нәзде сарраф Сәрә берлә бәҗек, и мәрде дил саф. Имәс мәгълүм каю зәрдер, каю кум, Булыр сәнең мәхәк алдыга мәгълүм. Риваять. Ялганчылар бәянендә Риваять әйләде Әбу-Һәрирә Ризаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Рәсүл Җөзъе-вәкилдин, Залаләтләрга Һадийе сәбилдин. Дидем: - Һәр бәндә мөэмин әйсә ялган, Нәчек булгай мөкәфәте ул инсан. Алардин диделәр, Солтаны-Әбрар: - Һәммә кәррүбиййүн булгучы бизәр. Янә Мигъраҗ төне Солтаны-Мәгъсум Диделәр: - Бер гөруһ адәмне күрдем. Аларның сурәте манендә туңгыз, Булып дорыр тәмамысы кара йөз. Телен йилкәсегә тартып торарлар, Ки утлыг камчылар берлән орарлар. Диде: - Сордым ушал дәм Җәбраилдин,Бу торганнар каюдыр, кайсы илдин? Диде Җәбраил ул дәм: - И Мөхәммәд, Ирерсез җөмлә галәмга сәрмәнд. Боларның барчасы ялганчылардыр, Янә ялган гүаһлык биргүчеләрдер. Үзең фазлың белән кылмасаң асан , Ходавәндә, сүземез барча ялган. Мөселманлык калыбдыр мәхсе исме, Калыбдыр халкъ-ара тәкълиде рәхме. Дәрин вакты-заман, вә Аллаһы әгъләм, Халаикълар ичендә расткүй кәм,Диде пәйгамбәр Ахыры замана,Мөнафикъларда бардыр өч нишана. Бере улдыр - аңа куйсаң әманәт, Әманәткә кылыр даим хыянәт. Икенчесе - кылыр вәгъдәгә хилаф, Өченче - даимән сүзләгәе лаф. Диделәр: - Базы сәрәһең Кыямәт, Булыр,- дип,- ник бәхтәдә өч галамәт. Ки әүвәл - булмагай юлдаш явызга, Янә ялган сүз алмагай агызга. Өченчесе - булыр вәҗһесе хәндан, Ирер ошбу нишаны никү-бәхтан. Янә әйде Халаикъ-Әүвәлине , Тәмамы әнбияләрнең никине, Диде кем: - Тәүбә кылса алты эшне, Мәшәкатьсез алыр хуру-биһиштне. Бересе - кылмаса ул сүзне лафын, Икенче - кылмаса вәгъдә хилафын. Өченче - кылмаса аслан хыянәт, Янә дүртенче - ул кылмаса гайбәт. Бишенчесе - зинадин кылмаса ул, Ки алтынчы - вәлидин агритмәсә ул. Булыр,- диде Рәсүле ба кирамәт,Ки аның урыны әлбәттә җәннәт. Гамәлнең яхшысы, зинһар, и йар,Диде,- аз сүзләмәк,- Солтаны-Әбрар. Тын әйтер ки: -Кәм сүзләгел, и тел, Булыр йөз мең гөнаһлар сәндә хасил. Күрәрмен ике галәмдә бәлане, Сәнең өчен чикәрмен күп изаны! Янә кәм сүзләгел,- дип әйде Гомәр, Ки күп сүздин булыр пәйда, белең, шәр. Кеше күп сүзләсә, тартыр изаны, Ишетер халкъ-ара күп на сәзаны. Мөгазь бине Җәбәлдер нәзде Хәзрәт , Барып ирде ушал Кәне-сәгадәт. Васыять кылды Хәзрәт, сүзлә, дип, кәм, Телеңне халкъ-ара кыл, дип, мәхкәм. Кәраман-Кәтибин атлыг фәрештә Булыр телнең гөнаһыны нәвештә. Кыямәт көн бирер илкенгә аны, Телеңнең җормы бу дип, и фәлани. Кәраман-Кәтибин әйгай ушал дәм: - Нигә күп сүзләдеңнәр, гафил адәм? Колагыңны, ҺӨВӘЙДА, имде кәр кыл, Янә күп сүзләмәклекдин хәзәр кыл. Сәңа күп сүзләмәклекдин нә фаид? Булыр, күп сүзләсәң, гайбәткә фаид. Зарар булыр сәңа күп сүздә, зинһар, Йитәр күп сүзләсәң илдин сәңа гарь. Риваять фи бәяне гайбәт Риваять кылды Әбу-Һәрирә, Раззаллаһү ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Ходаның илчеседин, Кыямәт дәштенең юлбашчысыдин, Дидем, гайбәт каюдыр, и Шаһин-шаһ? Җавап әйде мәңа ул һадие раһ: - Кешенең гайбене йөзегә әйтсә, Чигәр булса иза ул кем ирсә - Булыр гайбәт,- диде Солтаны Афак, Моның җормы зинадин һәм бәтәррак. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөман һәм, Намазу-руза булгучы бәрһәм. Каю гайбәт сүз әйтсә ул замана, Кубып киткел, кылып бер эш бәһанә. Булыр гайбәт - кәнендәгә кәбирә, Ишеткәнгә булыр җормы сәгыйрә. Ишетмәклек аны кәре-зыяндыр, Янә бөһтан ки гайбәтдин ямандыр. Береседер аның, и мәзһәбе киң, Анасыны зина кыглан белән тиң. Рәсүлуллаһ диде: - Кем кылса гайбәт, Булыр Мәхшәрдә мәхрүм шәфагать. Янә әйде Ходаемның Хәбибе - Гөнаһының дадыга хазикъ табибы: Бирер Мәхшәр көнне бәгъзе колыга Аның, кем, намәсене уң кулыга. Укып күрсә ушал бәндә китабын, Табыптыр заһиду-габид савабын. Дигәй ул бәндә: - И Пәрвардигәрем, Мәнем юк ирде мондаг яхшы кәрем. Үзеңдин булды охшар бу гыйнаять, Кылып сән Сәхибе җәүдү-сәхавәт. Ходаемдин нида килгәй ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, таптың яхшы әгъмал. Сәне һәркайсы гайбәт әйләр ирде, Аның кылган савабы сәңа булды. Янә Мәхшәр көне бәгъзе колыга Бирер намәсене һәм сул кулыга. Укып белсә ушал дәм дәфтәрене, Хәҗаләтдин салыр ир ки сәрене. Нә руза, нә намаз, нә хәйре-тагать - Күрәр: намәсе ичрә юк гыйбадәт. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигарә, Мәнем серем сәңадыр ашекәра. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем сәхавәт илгә даим. Бирер идем фәкыйрь-мескенгә җамә , Минем намәм имәс килгән бу намә. Нида килгәй Ходаемдин ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, кылдың яхшы әгъмал. Мәшәкать тартар ирдең иртә вә кич, Кылып гайбәт - баруны әйләдең һич. Булыр шәрмәндә, башыны кылыр пәст, Нә сүд әйләргә, үтсә кәре аздәст. -Риваять фи бәяне зина Кылыпдарлар янә Габбас риваять, Ки бу сүзне ушал сәхиб сәгадәт. Диделәр: - Беркөн гүристан эчрә үттем, Рәсүлуллаһ белән һәмраһ, ишеттем. Сөаль иттем Рәсүле-галәминдин, Хәбибе Хак шаһы руйы зәминдин. Бу гүрләрнең газабын сәхет күрдем, Нәчек адәм икән бәдбәхет - күрдем. Ушал дәм шәрхе кылдылар пәйгамбәр, Сачып ширин ләбедин дөрре-гәүһәр. Алар әйде: - Бере - сүд алгучыдыр, Бере - дөньяда гайбәт кылгучыдыр. Зина берлән беренең гомре үткән, Ичеп буза бере - Хакны оныткан. "Гакаид нәзмы"дә мондаг риваять Булыптыр, белгел, и никү-сәгадәт. Диделәр: - Булса ул көн рузы-Мәхшәр, Күтәргәндә халаикъ кабредин сәр, Зина кылган хатын берлә риҗәлне Салырлар буенына зынҗыру-голне. Риҗәлнең буйныга зани нисаны, Куярлар мендереп ул көне аны. "Хакаикъ" нам китап ичрә бу сүз бар, Ишеткел, әйтәен, и никү-кәрдар. Мәләк тартканда ул сәгать сурыны, Бәреп чыкганда ил гүрлек гүрене, Буяңлыг булмагай, шәрмәндәлек һич, Зиначы, гакыл исәң, булмагыл һич. Зина - ризкыңа әйләр күп зинаны, Зиначы бапмас гомре җәвидани. Зина ике күзеңне хирә әйләр, Зина раушан күңелне тирә әйләр. Зина күтәһ кылыр сүзләр телеңне, Зина әйләр хәҗил халка илеңне. Зин�� кәре ил эчрә булса гәр фаш, Күмеп билдин, орарлар аңа ил таш. Зина кылган әгәр булса мөҗәррәд. Орарлар шәргы берлән аңа йөз хәд. Зина әйләп кулын багласа инсан, Ушал дидә үлеп китмәк нә яман. Зина рисва кылыр ике җиһанда, Зинагәр йөрмәгәй раһе-амандә. Бу эшләрдин кеше, кем, тәүбә кылмас, Алар аслан биһишт дидары күрмәс. Ки беркөн бәндәлекне шәех Басрый Бәҗай килтерделәр Солтаны-гасри, Үтеп ирде нәчә мөддәт, ничә ел, Хәсәннең кызыдин сорды килеп ил. Сорадылар ки: - Сезгә бу рәвешне Кем үгрәтте, моның дик холкы-хушны? Кызы әйде: - Анамыздин белепмез, Атамыз тәгълимен яхшы алыпмыз. Хикәят кылдылар ул дәм зәгыйфә, Диде: - Әйтәй, ишетең бу ләтыйфә, Барып ирдем атам алдыга рузы, Атамның бар ирде бер хубы кәнизе. Аның кулында бар ирде тимер ших, Тәнур эчигә салган торфә әсигъ. Бер энем бар иде бихәдде-зыядә, Аның хөснегә ирде ил пәяда. Атам-анам бигаяте дуст тотарды, Дилү-җаны белән аны сөярде. Ушал ших төште данәнең кулыдин - Энемнең буйныга бә ләма сәлкдин. Куеп ул җан, бә Хаккы тәслим кылды. Кәниз бичара хәүфедин екылды. Атам әйде ки: - Хәүф итмә, йа данә, Сәне азат кылдым инде ләлә. Кәнизәк ул заман азат булды, Аның күңле бигаять шат булды. Булыр яхшы холык ошбу рәвештә, Зыян кылмас аңа һәркайсы эштә. Зыян кылма зыян кылганга, зинһар, Будыр яхшы холык, белгел, айа яр! Җавап әйде сөале илгә кыз зуд, Халаикълар ушал дәм булды хөшнүд. Ходадин куркмаса һәркайсы инсан, Дисә булмас аны һәргиз мөселман. Диде пәйгамбәре ахырзаманә: - Мөселманлыкта бардыр өч нишанә. Бере - килгән бәлага сабыр кылгай, Икенчесе - казага разый булгай. Өченчесе - шакир Хак нигъмәтега, Аны лаек, дигел, бәндә атыга. Моның дик адәмига Хак тәгалә Гата кылгай аңа фирдүсе-әгъла. Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Бер углы бар иде - зиба җәвани. Ата-угыл намазы ба җәмәгать - Укыр ирде рәсүл илә дәвамәт. Ки бер көн ул кешенең углы үлде, Яка ертып мөсыйбәт түнде китте. Аның кем, хәтере булды мөшәүвеш, Тулып углыга - булды күңеле риш. Пәришанлык белән егълап ушал кәс , Намазга нәчә көннәр улды килмәс. Карар ул кешене һәр көн пәйгамбәр, Күрер: намаз саф бә саф аз пай та сәр. Сәхабәләргә әйде ул замани: - Намазга нә өчен килмәс фәлани? Сәхабәләр диде: - Углы үлептер, Аның күңле никү-гамькин булыптыр. Бу сүзне ишетеп Шаһы замана, Аның өе сари булды рәванә. Сәхабәләр белән барып пәйгамбәр, Ушал кәс өегә Солтаны-Әбрар. Аны чарлап кашыга, күп нәсыйхәт Кылып ирде аңа Бәхре-шәфагать: - Ки углың үлгәнгә, и бөрадәр, Нигә хөшнүд булмас сән?- диделәр. Кыямәт көн терелсә җөмләи җан, Кылыр фәрзәндеңезгә Тәңре фәрман: - Биһишт җәвидан эчрә кереңнәр, Йөреп, яхшы фирагатьләр кылыңнар. Дигәй фәрзәндеңез Пәрвардигәрә : - Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара, Ата берлә анадин элгәри без, Биһишт җәвиданга кермәгәйбез! Алар та күрмәенчә руи-җәннәт, Хәрам ирер аларсыз безгә, раст! Рәсүлдин ишетеп бу сүзне ул кәс, Ушал сәгать яшене әйләде пәс. Диделәр: - Пәс кылыр кем күз яшене, Ходаем рәхмәт әйләр өч кешене. Ата берлән анасыны ушал дәм, Янә рәхмәт кылыр фәрзәндене һәм. Бу сүзгә кылса һәркем игътикады, Аңа бөстан ирер һәркайсы вады. Рәсүлуллаһ сүзене һәркаю нас, Ишетеп, җаны берлә кылса ихлас, Догасыны аның әйләр иҗабәт, Гата кылгай Ходаем хуру-җәннәт. Пәйгамбәрнең бар ирде бер угылы, Аты Ибраһим ирде нәү-нәһали. Аның хөсне иде Йосыфы-Сани - Табып ирде шәкәрдин катрә аби. Сәпәһри хөсән бер чәнди камәр вар, Тулыг айлап иде, бер маһы рухсар. Үлем гарәт кылыр җөмлә җиһанны, Кеше куймас, ни яхшы, ни яманны. Ки беркөн ул кадде сәрви рәвани Тигеп баде-әҗәл, кылды хозани. Әҗәл тигы белән сәрви сәнувбәр Килде, йирдә ятты сәрви нәвебәр. Рәсүлуллаһ, күреп, булды җәкәр хун, Акызып күзләредин әшк көлли көн. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Пәйгамбәрга диделәр җөмлә әсхаб: - Нә дип күздин түгәрсез әшке хунаб? Ки бездин мәнигъ кылыпсыз егълавыны, Үзеңез нигә егъларсыз, Нәгини? Ки безгә егъламакга бирмәеп раһ, Үзеңез нигә егъларсыз, айа Шаһ? Пәйгамбәр әйде: - Бәли, егъламак бар, Вә ли пәст егълаңыз, и җөмлә-әбрар. Будыр, зинһар, сезләргә нәсыйхәт, Ниһан егълагай сез, и әһле өммәт. Нәһан егълап ки күзедин түксә абы, Табар әһле сабырының савабы. Гомәр кылды ничә еллар гыйбадәт, Ходаның каһредин куркып бигаять. Рийазат тартыбән ул булды бимар, Ки бер көн килделәр Солтаны-Әбрар, - Айа Гомәр,- диделәр,- канча мөддәт Булыптыр тартасыз монча мәшәкать. Бу дөнья кәрегә мәшгуль имәссез, Озын төннәрдә ятып оемассыз? Гомәр әйде: - Айа Солтаны-Әбрар, Әгәре мән булмас һәр кичә бидар. Кичә-көндез Ходадин куркубән Гомәр Тирәк яфрагы тик тетрәр иделәр. Ираннар бу тарика зиндигәни Кылып үтте җиһандин, и фәлани. Бә тәртип без очып холүв, и бидуд, Булырмыз хабе гафләт берлә набуд. Бигадәт хун җәкәр локма тәгами Йийдылар вәһми берлә собхү-шәми.12 Бирепдер мән һәмишә нәфсемә рай, Мәнем дик гасыйларның хәлегә вай. Кичердем бәчәлекне бази берлән, Ата берлә ана игъзазы берлән. Егетлекне кичердем мәсте-мәгърур, Нә пәрваи Кыямәт бәнде, нә гүр. Карип мән, юк бисме җисмемдә куәт, Белә алмасмын качан кылгым гыйбадәт. Башым йиткәндә дивары ләхеткә, Гыйбадәт кылмадым дирмен Әхәдкә? Кылырмын анда әнгүштем гөзидә. Түгәрмен дип Кыямәт абе-дидә. ҺӨВӘЙДА, кылмасаң дил лә гыйбадәт, Нә иләр кем - эш үткән соң нәдамәт. +Риваять фи бәяне зина Кылыпдарлар янә Габбас риваять, Ки бу сүзне ушал сәхиб сәгадәт. Диделәр: - Беркөн гүристан эчрә үттем, Рәсүлуллаһ белән һәмраһ, ишеттем. Сөаль иттем Рәсүле-галәминдин, Хәбибе Хак шаһы руйы зәминдин. Бу гүрләрнең газабын сәхет күрдем, Нәчек адәм икән бәдбәхет - күрдем. Ушал дәм шәрхе кылдылар пәйгамбәр, Сачып ширин ләбедин дөрре-гәүһәр. Алар әйде: - Бере - сүд алгучыдыр, Бере - дөньяда гайбәт кылгучыдыр. Зина берлән беренең гомре үткән, Ичеп буза бере - Хакны оныткан. "Гакаид нәзмы"дә мондаг риваять Булыптыр, белгел, и никү-сәгадәт. Диделәр: - Булса ул к��н рузы-Мәхшәр, Күтәргәндә халаикъ кабредин сәр, Зина кылган хатын берлә риҗәлне Салырлар буенына зынҗыру-голне. Риҗәлнең буйныга зани нисаны, Куярлар мендереп ул көне аны. "Хакаикъ" нам китап ичрә бу сүз бар, Ишеткел, әйтәен, и никү-кәрдар. Мәләк тартканда ул сәгать сурыны, Бәреп чыкганда ил гүрлек гүрене, Буяңлыг булмагай, шәрмәндәлек һич, Зиначы, гакыл исәң, булмагыл һич. Зина - ризкыңа әйләр күп зинаны, Зиначы бапмас гомре җәвидани. Зина ике күзеңне хирә әйләр, Зина раушан күңелне тирә әйләр. Зина күтәһ кылыр сүзләр телеңне, Зина әйләр хәҗил халка илеңне. Зина кәре ил эчрә булса гәр фаш, Күмеп билдин, орарлар аңа ил таш. Зина кылган әгәр булса мөҗәррәд. Орарлар шәргы берлән аңа йөз хәд. Зина әйләп кулын багласа инсан, Ушал дидә үлеп китмәк нә яман. Зина рисва кылыр ике җиһанда, Зинагәр йөрмәгәй раһе-амандә. Бу эшләрдин кеше, кем, тәүбә кылмас, Алар аслан биһишт дидары күрмәс. Ки беркөн бәндәлекне шәех Басрый Бәҗай килтерделәр Солтаны-гасри, Үтеп ирде нәчә мөддәт, ничә ел, Хәсәннең кызыдин сорды килеп ил. Сорадылар ки: - Сезгә бу рәвешне Кем үгрәтте, моның дик холкы-хушны? Кызы әйде: - Анамыздин белепмез, Атамыз тәгълимен яхшы алыпмыз. Хикәят кылдылар ул дәм зәгыйфә, Диде: - Әйтәй, ишетең бу ләтыйфә, Барып ирдем атам алдыга рузы, Атамның бар ирде бер хубы кәнизе. Аның кулында бар ирде тимер ших, Тәнур эчигә салган торфә әсигъ. Бер энем бар иде бихәдде-зыядә, Аның хөснегә ирде ил пәяда. Атам-анам бигаяте дуст тотарды, Дилү-җаны белән аны сөярде. Ушал ших төште данәнең кулыдин - Энемнең буйныга бә ләма сәлкдин. Куеп ул җан, бә Хаккы тәслим кылды. Кәниз бичара хәүфедин екылды. Атам әйде ки: - Хәүф итмә, йа данә, Сәне азат кылдым инде ләлә. Кәнизәк ул заман азат булды, Аның күңле бигаять шат булды. Булыр яхшы холык ошбу рәвештә, Зыян кылмас аңа һәркайсы эштә. Зыян кылма зыян кылганга, зинһар, Будыр яхшы холык, белгел, айа яр! Җавап әйде сөале илгә кыз зуд, Халаикълар ушал дәм булды хөшнүд. Ходадин куркмаса һәркайсы инсан, Дисә булмас аны һәргиз мөселман. Диде пәйгамбәре ахырзаманә: - Мөселманлыкта бардыр өч нишанә. Бере - килгән бәлага сабыр кылгай, Икенчесе - казага разый булгай. Өченчесе - шакир Хак нигъмәтега, Аны лаек, дигел, бәндә атыга. Моның дик адәмига Хак тәгалә Гата кылгай аңа фирдүсе-әгъла. Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Бер углы бар иде - зиба җәвани. Ата-угыл намазы ба җәмәгать - Укыр ирде рәсүл илә дәвамәт. Ки бер көн ул кешенең углы үлде, Яка ертып мөсыйбәт түнде китте. Аның кем, хәтере булды мөшәүвеш, Тулып углыга - булды күңеле риш. Пәришанлык белән егълап ушал кәс , Намазга нәчә көннәр улды килмәс. Карар ул кешене һәр көн пәйгамбәр, Күрер: намаз саф бә саф аз пай та сәр. Сәхабәләргә әйде ул замани: - Намазга нә өчен килмәс фәлани? Сәхабәләр диде: - Углы үлептер, Аның күңле никү-гамькин булыптыр. Бу сүзне ишетеп Шаһы замана, Аның өе сари булды рәванә. Сәхабәләр белән барып пәйгамбәр, Уша�� кәс өегә Солтаны-Әбрар. Аны чарлап кашыга, күп нәсыйхәт Кылып ирде аңа Бәхре-шәфагать: - Ки углың үлгәнгә, и бөрадәр, Нигә хөшнүд булмас сән?- диделәр. Кыямәт көн терелсә җөмләи җан, Кылыр фәрзәндеңезгә Тәңре фәрман: - Биһишт җәвидан эчрә кереңнәр, Йөреп, яхшы фирагатьләр кылыңнар. Дигәй фәрзәндеңез Пәрвардигәрә : - Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара, Ата берлә анадин элгәри без, Биһишт җәвиданга кермәгәйбез! Алар та күрмәенчә руи-җәннәт, Хәрам ирер аларсыз безгә, раст! Рәсүлдин ишетеп бу сүзне ул кәс, Ушал сәгать яшене әйләде пәс. Диделәр: - Пәс кылыр кем күз яшене, Ходаем рәхмәт әйләр өч кешене. Ата берлән анасыны ушал дәм, Янә рәхмәт кылыр фәрзәндене һәм. Бу сүзгә кылса һәркем игътикады, Аңа бөстан ирер һәркайсы вады. Рәсүлуллаһ сүзене һәркаю нас, Ишетеп, җаны берлә кылса ихлас, Догасыны аның әйләр иҗабәт, Гата кылгай Ходаем хуру-җәннәт. Пәйгамбәрнең бар ирде бер угылы, Аты Ибраһим ирде нәү-нәһали. Аның хөсне иде Йосыфы-Сани - Табып ирде шәкәрдин катрә аби. Сәпәһри хөсән бер чәнди камәр вар, Тулыг айлап иде, бер маһы рухсар. Үлем гарәт кылыр җөмлә җиһанны, Кеше куймас, ни яхшы, ни яманны. Ки беркөн ул кадде сәрви рәвани Тигеп баде-әҗәл, кылды хозани. Әҗәл тигы белән сәрви сәнувбәр Килде, йирдә ятты сәрви нәвебәр. Рәсүлуллаһ, күреп, булды җәкәр хун, Акызып күзләредин әшк көлли көн. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Пәйгамбәрга диделәр җөмлә әсхаб: - Нә дип күздин түгәрсез әшке хунаб? Ки бездин мәнигъ кылыпсыз егълавыны, Үзеңез нигә егъларсыз, Нәгини? Ки безгә егъламакга бирмәеп раһ, Үзеңез нигә егъларсыз, айа Шаһ? Пәйгамбәр әйде: - Бәли, егъламак бар, Вә ли пәст егълаңыз, и җөмлә-әбрар. Будыр, зинһар, сезләргә нәсыйхәт, Ниһан егълагай сез, и әһле өммәт. Нәһан егълап ки күзедин түксә абы, Табар әһле сабырының савабы. Гомәр кылды ничә еллар гыйбадәт, Ходаның каһредин куркып бигаять. Рийазат тартыбән ул булды бимар, Ки бер көн килделәр Солтаны-Әбрар, - Айа Гомәр,- диделәр,- канча мөддәт Булыптыр тартасыз монча мәшәкать. Бу дөнья кәрегә мәшгуль имәссез, Озын төннәрдә ятып оемассыз? Гомәр әйде: - Айа Солтаны-Әбрар, Әгәре мән булмас һәр кичә бидар. Кичә-көндез Ходадин куркубән Гомәр Тирәк яфрагы тик тетрәр иделәр. Ираннар бу тарика зиндигәни Кылып үтте җиһандин, и фәлани. Бә тәртип без очып холүв, и бидуд, Булырмыз хабе гафләт берлә набуд. Бигадәт хун җәкәр локма тәгами Йийдылар вәһми берлә собхү-шәми. Бирепдер мән һәмишә нәфсемә рай, Мәнем дик гасыйларның хәлегә вай. Кичердем бәчәлекне бази берлән, Ата берлә ана игъзазы берлән. Егетлекне кичердем мәсте-мәгърур, Нә пәрваи Кыямәт бәнде, нә гүр. Карип мән, юк бисме җисмемдә куәт, Белә алмасмын качан кылгым гыйбадәт. Башым йиткәндә дивары ләхеткә, Гыйбадәт кылмадым дирмен Әхәдкә? Кылырмын анда әнгүштем гөзидә. Түгәрмен дип Кыямәт абе-дидә. ҺӨВӘЙДА, кылмасаң дил лә гыйбадәт, Нә иләр кем - эш үткән соң нәдамәт. Хикәяте М��срук Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Аты Мәсрук иде, илгә гайани. Кичә-көндез кылыр ирде гыйбадәт, Ходадин куркар иде ул бигаять. Бер углы бар иде, бисйары дәрвиш, Ходаның гыйшкы берлән ирде дил риш. Анасы һәркачан торса намазә, Кылып тагать Ходайа бинияза. Торар ирде атасы аркасыда, Акызып жалә яңлыг абе-дидә. Әлем тартып бигаять егълар ирде, Тирәк яфрагы яңлыг тетрәр ирде. Анасы әйде беркөн: - И җәкәрбәнд, Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Тәгаҗҗеп кыладыр мән сәңа бисйар, Мәшәкать тартадыр сән егълаен зар. Сәнең өчен Хода, и нуры-дидә, Кылыпмыдыр тәмугны Афәридә? Рийазат тартадырсән зари егълап, Кичә-көндез намазу-руза әйләп. Бу дөнья кәрега мәшгуль имәс сән, Дәхи локмәи-тәгамь бигамь йиймас сән. Айа углым, сәнең өчен Ходавәнд Кылыпмыдыр тәмугны, и җәкәрбәнд? Бу сүзне ишетеп углы ушал дәм Күзен яшен коеп чөн абы-Зәмзәм, Нәчек кем: - Дәрд юк, бидәрде анам сән, Мәнем бу хәле дәрдем белмәгән сән. Бу дөнья кәрәне өлгери тотсам, Кәрәк - рузы Кыямәтне онытсам! Айа җаным-анам, ул көн мән үлсәм, Барып ялгыз караңгы гүрдә булсам, Салыр өстемгә ил бисйары туфраг, Ятырмын ялгызын ул гүрдә кем - даг. Мәнем һәмраһым улгай гәҗүмү-мар, Нәчек хәлем кичәр?- дип егълады зар. - Айа мадәр , ике мәләк бәһәйбәт , Кереп кылса сөаль анлар ба шиддәт. Алар кылса мәңа каһре гыйтаби, Нәчек биргем сөалега җаваби? Сират күпреге ирер мең елчалык юл, Булырмын андин үтмәк кем, нәчек кыл. Мәләк тартканда Сур би әмре Сөбхан, Ушал руза терелгәндә һәммә җан, Гарасат Кыямәткә ушалы дәм Җыелганда тәмамы халкы галәм, Ике илкемгел бирүбән дәфтәремне, Сорарлар зәррәчә хәйрү-шәрреме. Буе нийзә кәлеп хуры шид табан, Торар башымда чөн бәркыдыр хәшан. Нәчек хәлем кичәр дип аһы ул көн?Күзедин әйләде чөн абы бирун. Бу көннәрне сагынырмын дәвамәт, Нәчек дөньяда йөргем ба фәрагать? Әгәр мән тартмасам монда мәшәкать, Кыямәттә күрәрмен рәнҗү-михнәт! Бу сүзләрне диеп углы егълады, Ушал дәм җаны бә Хак тәслим кылды. Анан һиммәт, анан хәүфе Кыямәт, Анан мәрд, анан сәхибе-сәгадәт. Ираннар кылды мондаг бәндәлекне, Мәнем дик кем кылыр шәрмәндәлекне? Мәнем дик гасый кол дөньяда булмас, Кыямәт вәһмедин күңелемгә килмәс. Үземе ягъни үлмәсдәй белермен, Күңелгә килгән эшләрне кылырмын. Кылырмын, и ҺӨВӘЙДА, йөз мең әсем, Вәләйкин сәндә юктыр зәррәчә сим. -Хикәяте Сафуан Бар ирде бер кем ирсә, ады - Сафуан, Кылып ирде гыйбадәт ба диле-җан. Ки һәр көн ирде ул ир кем, бәһиммәт, Чалып һиммәт корын билгә ба шиддәт. Кылыпдыр вәгъдә: - Мондаг на терек мән, Нәчә көннәр җиһанда йөргелек мән. Ятып йиргә, башым ястыкга аслан Куеп ятмам,- диде ул мәрде данә. Тәмам мондаг ул гомерен кичерде, Аның гомрегә бары ахыр үлде. Бәнагәһ булды ул Сафуан рәнҗер, Ки мәризе бара-бара әйләде зур. - Кылыпмын вәгъдә,- дип ул сәхибе-дәрт,Башымны йиргә куймам,- диде ул мәрд. Бу һиммәт берлә ахыр үлде Сафуан, Таянып бурайага бирде ул җан. Аны гыйззәт кылып ил таза юды, Җыелып ил җеназасы�� укыды. Халаикълар кылып фөрйаде-әфган, Күтәреп бардылар сәви гүристан. Алып гүргә куярда мәрде-талип, Халаикълар күзедин булды гаиб. Ушал дәм ил барысы булды хәйран, - Ничек булды?,- диделәр җөмлә яран.10 Нида килде ки һәтифдин ушал хәл: - Булырсыз, и халаикъ, сез нигә лал? Кылып ирде моның дик вәгъдә Сафуан, Башымны йиргә куймам дип ушал ан. Аңа һәм Хак тәгалә кылды вәгъдә, Сән үлсәң, и бөләнд һиммәтле бәндә. Сәне ятгурмагаймын зиры-габрә. Бирермен дип фәләкнең өстедә җа. Кылыпдыр вәгъдәсега Хак вафаны, Биһиште җәвидан кылды гатаны. Анан һиммәт, анан тагать, анан мәрд, Анан гыйшкы-мәхәббәт сәхибе дәрд. Күтәребән коругъ наме фәләни, Юк ирер миндә һич ирлек нишаны. Төшепдер күп, яман һиммәт, сәңа, пәст, Ала алмасмын дираз - максудны дәст. Сәнең вәгъдәң имәс ике, ирер бер, Сыгармы бер кыныга ике шәмшир. ҺӨВӘЙДА, кылмас эшне алма бикәр , Дәм ормагыл - кулыңдин килмәсә кәр. +Хикәяте Сафуан Бар ирде бер кем ирсә, ады - Сафуан, Кылып ирде гыйбадәт ба диле-җан. Ки һәр көн ирде ул ир кем, бәһиммәт, Чалып һиммәт корын билгә ба шиддәт. Кылыпдыр вәгъдә: - Мондаг на терек мән, Нәчә көннәр җиһанда йөргелек мән. Ятып йиргә, башым ястыкга аслан Куеп ятмам,- диде ул мәрде данә. Тәмам мондаг ул гомерен кичерде, Аның гомрегә бары ахыр үлде. Бәнагәһ булды ул Сафуан рәнҗер, Ки мәризе бара-бара әйләде зур. - Кылыпмын вәгъдә,- дип ул сәхибе-дәрт,Башымны йиргә куймам,- диде ул мәрд. Бу һиммәт берлә ахыр үлде Сафуан, Таянып бурайага бирде ул җан. Аны гыйззәт кылып ил таза юды, Җыелып ил җеназасын укыды. Халаикълар кылып фөрйаде-әфган, Күтәреп бардылар сәви гүристан. Алып гүргә куярда мәрде-талип, Халаикълар күзедин булды гаиб. Ушал дәм ил барысы булды хәйран, - Ничек булды?,- диделәр җөмлә яран. Нида килде ки һәтифдин ушал хәл: - Булырсыз, и халаикъ, сез нигә лал? Кылып ирде моның дик вәгъдә Сафуан, Башымны йиргә куймам дип ушал ан. Аңа һәм Хак тәгалә кылды вәгъдә, Сән үлсәң, и бөләнд һиммәтле бәндә. Сәне ятгурмагаймын зиры-габрә. Бирермен дип фәләкнең өстедә җа. Кылыпдыр вәгъдәсега Хак вафаны, Биһиште җәвидан кылды гатаны. Анан һиммәт, анан тагать, анан мәрд, Анан гыйшкы-мәхәббәт сәхибе дәрд. Күтәребән коругъ наме фәләни, Юк ирер миндә һич ирлек нишаны. Төшепдер күп, яман һиммәт, сәңа, пәст, Ала алмасмын дираз - максудны дәст. Сәнең вәгъдәң имәс ике, ирер бер, Сыгармы бер кыныга ике шәмшир. ҺӨВӘЙДА, кылмас эшне алма бикәр , Дәм ормагыл - кулыңдин килмәсә кәр. Хикәяте Шәбанә хатын Бар ирде бер хатын, аты Шәбанә, Зәре кәнҗе бар ирде ханә-ханә. Ки Басрә шәһәредә ирде ушал зән, Вилаять халкыга ирде мөгаййән. Хуш аваз шагыйрәдәй илгә мәшһүр, Китеп ирде аның авазасы дур. Уен һәнгәме за руз та шобанә, Алып барыр ирде ил һәр кайанә. Бигаять шагыйрәдәй торфә, бишәрм, Кылыр иде уен һәнгәмене гәрм. Эчеп буза-шәраб ул нәчә мөддәт, Зина берлә үтеп гомре ду аст. Аның кем, йөз кәнизәге бар ирде, Зина берлә һәммәсе дәркәр ирде. Басрада бар ирде бер мәрде-галим, Кылыр ирде нәсыйхәт илгә даим. Ушал галим ки, беркөн пәнд укыды, Аның алдыга күп адәм җыелды. Ишетелде Шәбанәга бер аваз, Боерды бер кәнизгә ул гөнаһсаз: - Чыкып күргел,- диде,- бер өн киләдер! Бу ил ичрә нәчек гауга буладыр? Барып күрде кәниз: бер галим нәгъз, Халаикълар җыелмыш, әйтәдер вәгъз. Аның вәгъзен ишетеп булды дәргүш, Кәнизәк булды ул дәм мәсте-биһуш. Чыкарды баз берәүне аңа фил-хәл, Ишетеп вәгъзе ул дәм булды дәр-лал. Кәнизләре берәм-берәм барысы Йибәрде, килмәде йөздән бересе. Үзе, әл-кыйсса, бер кыйммәт бәһа тун Киеп, ул дәм өедин булды бирун. Чигеп сөрмә, күзегә куйды газә, Күренде ул халаикъларга тазә. Киеп ул кафтаны дибаи кәмха , Килер бер назәнин торфә дилхаһ. Ки ул мәгарәгә килде куеп кәм, Заманы вәгъз ишетеп улды арам. Ушал дәм бирде аңа хәлене ру, Акызып күз яшене кылды чөн җу. Килеп торды ки ул галим кашыга, Булып һувле пай тәэсир күз яшега. Сөаль итде ки: - И мәрде хирәдмәнд, Кабул кылгаймы тәүбәмне Ходавәнд? Дилү-җан белән гәр тәүбә кылсам, Яман юлга йөрүдин имде янсам. Диде галим: - Зәгыйфә, сән белерсән, Дилү-җаның белән тәүбә кылырсән. Әгәр кылсаң гөнаһ мисле Шәбанә, Кичәр җормыңны Халлакы Йәкәнә. Ходаның рәхмәте күпдер, имәс аз, Кадәм элгәре куйгыл, янмагыл баз. Гаеплек колга - Саттарел-гайубдер, Гөнаһлык колга - Гаффарел-зонубдер. Ишетеп ошбу сүзне, егълады зар, Ушал гасый вә шәрмәндә гөнаһкәр. - Шәбанә ирермен,- дип ушал хәл Үзене йиргә орып булды бихәл. Салып иңегә бер иске гобайы, Кереп бер җайга, улды ул ниһани. Кичә-көндез кылып тагать-гыйбадәт, Кичерде гомрене тартып рийазат. Билегә чалды һиммәт путасындин, Җөда булды халаикъ бөтәсендин. Кәнизләрене барын дилшад кылды, Ходаның юлыда азад кылды. Күңледин ташлады дөнья хозурын, Кичерде тагать әйләп бакый гомрен. Хикәяте мәрде-фәкыйрь. Бар ирде бер кем ирсә пары сайи, Ки мәрде салих ирде, хуш рисайи. Кылыр ирде ки бисйары тагать, Халаикъ ичрә ирде би бизагать. Вә ли дөньялыкыдин һич юк ирде, Гайалы- күп, ач вә ялангач ирде. Ки беркөн хатыны әйләп азани, Орышып аңа бирде насазани: - Мән имде сәңа хатын булмагаймын, Сәнең берлә ки халвәт кылмагаймын. Сәне ир әйләмәм, аукатем үтсен, Сәнең дик булса ир, ир аты очсын. Мәнем җанымга сән күп әйләдең кәр, Бу җанымнан булыпмын имде бизәр. Сәне дип мәңа күп көлфәтләр үтте, Җәфасындин пычак сөңәккә йитте. Сүгеп сүзләп ирене күп орышты, Ире башыга бихәд кайгы төште. Гыйлаҗын белмәде бичара дәрвиш, Хатыныдин чигеп бисйары-тәшвиш. Бу дөнья - сөфлә йиредер, айа йар, Тәмамы яхшылар дөньядадыр харь. Хатыныдин качып өч көне йөрде, Берәүгә барды да мөздүре булды. Ушал мөздүргә кылган кем ирсә Белеп бирмәде моңа һич нәмәрсә. Мәңа мөздәмне бир диргә оялды, Булып көн кич, өегә коры янды. Якасыдин хатыны базы алды, Кара көнне ире башыга салды. Диде: - И шәрме юк шәрмәндә дәрвиш, Бу өч көндин бире кылды каю эш? Ки өч көндин бире кайда йөредең, Ни эш әйләп мәнем алдымга килдең? Бу��ып күтәһ, зыян, бичара дәрвиш, Янә китте чыкып ул мәрде дилриш. Барып бер җайга кылды тәһарәт, Фәрү киткенчә көн кылды гыйбадәт. Укып хөфтәнне ул өегә кәлде, Хатынының янә ачыгы кәлде: - Китеп иртә янә хөфтәнгә кәлдең, Нә эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Диде куркып аңа бичара дәрвиш: - Ки юксыллык белән булган җәкәр риш. Барып бер җайга мөздүр булдым, Ки та хөфтән кәчә кәрне кылдым. Мән аңа әйтмәдем бир дип хакымны, Нә белсен ул мәнем бару-юкымны! Диде: - Өч көнгәчә мөздүр булгыл, Ки андин соң килеп мөздеңне алгыл! Аңа әйде хатыны: - Иртә баргыл, Ушал ирдән сорап мөздеңне алгыл. Бу көн һәр ни табып килсәң - килерсән, Бу көндин арыга үзең белерсән. Колагыңга бу көн алгыл сүземне, Юк ирсә, мән талак кылгым үземне. Янә, әл-кыйсса, ул бичара дәрвиш Хатыныдин булып бисйары дилриш. Чыгып кәтте янә ул көн алып баш, Акызып күз яшене кан аралаш. Йөреп ул көн кичәләп нә тәшнә, Гыйбадәт әйләде эш, кем, бә кәснә. Килер булды өегә базы ул мәрд, Гыйлаҗын белмәде ул сәхибе дәрд: "Янә бикәре барсам ул зәгыйфә, Мәне куалар өемдин тибә-тибә!" Күңледә күп хыялы пишә кылды, Нәчек баргым дибан әндишә кылды. "Алып барсам,- диде,- бу хөлтадә таш, Аның ичрә нә барын кылмаеп фаш. Аны күрсә мәңа ул булгучы гәрм , Ачып күргенчә шаяд сүзләгәй нәрм. Ушал дәм тултырып бер хөлтага таш Алып кәлде, кылып үзегә юлдаш. Кичә берлән килеп өегә керде, Гайалы әһле һәм ойкуда ирде. Хатыныны ушал дәм кылды бидар, Аңа бу хөлтаны кылды нәмудар. Аны күреп хатыны булды хөррәм, Алып ястыкыга куйды ушал дәм. Сәхәр кубып бу хөлтаны ачыпдыр, Күрәр: иче тәмамы сөрхы зәмбур. Диде бу кем: - Мәңа дошман икәндер, Мәне чактыргали килде икәндер. Орышып ирене куалап йибәрде, Таң атканда янә хөлтага - күрде. Күрәр, динар торыр ул тулаенчы, Хатын күңлегә төшеп күп сөенче. - Атаңны,- диде углыга,- табып кил, Тәүфыйксызгә юлыда әйлә тәгъҗил. Атасы алдыга барып сөенеп, Аны чарлап алып кәлде йөгереп. Хатынны күрәр, кем, шаду-хандан, Нәчек хөррәмир дип булды хәйран: - Нәчек булды моның күңле мөлаим - Салыр ирде мәңа гауганы даим? Хатыны әйде: - И бичара дәрвиш, Нәчек җаным кешегә әйләдең иш? Сәңа бирде бу туланычә динар, Мәңа айгыл сәбәбен аның, и йар? Бу хөлта ичрә мәрварид барысы, Гаҗәп кыйммәт бәһадер һәр бересе. Диде ире: - Ничә көн бәндәләрдин Эш әйләп, тапмадым бер пүл алардин. Ике көн әйләдем Тәңрегә хезмәт, Кылыбани зар-зар егълап гыйбадәт. Ишеткел, самига, ошбу хикәят, Барымызга йитәр булса фәрасәт. Хикәят Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһ галәйһи Бар ирде Бәлх иленең падишаһы, Ушал икълим үзә ирде сипәһы. Мөселман падишаһы ба гадәләт, Табып ирде ригаятьләр фәрагать. Иде хөкме рәванә бәхрү-имваҗ, Алыр иде Хытай вә Һиндүдин баҗ. Гайалыдин бар ирде кызы зиба , Угыл-кыздин юк ирде гайре аслан. Җамалындин пәри рәшкилтәр ирде, Шөгагыдин аның көн тартылырды. Аның назы гөлги чөн хуры-гайни, Сүзе ширбәт чу гүя әнгүбини. Йөзедин бөркаг алса - маһы пикәр, Караңгыны кылыр ирде мөнәүвәр. Җамал васфыны әйтсәм - төкәнмәс, Ки бетсәм - кәгазь вә дәфтәргә сыгмас. Кылып ул рагънә беркөне вафаты, Үлмәгә тапмагай һәркем нәҗаты. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Җиһанда гәр фәкыйрь, гәрчәи солтан, Ки үлгән соң булыр җае гүристан. Килеп госаллары кем, тазә юды, Әкәбирләр җеназасын укыды. Ләхеткә куйдылар укып намазны, Аңа җай иттеләр зире-зәминне. Куеп йир куйныгә бер гәүһәр пакь, Халаикъ кайттылар - тартып аңа хакь. Вар ирде вакытыда бер гүрбани, Аты Әдһәм иде, ул - яхшы җәвани. Кичә булса, гизәр ирде гүристан, Аңа кем, гадәт иде йайу-зимистан. Йөреп ирде гизеп беркөн мәзари, Чыкар бер кабердин фөрйаду-зари. Кылыр күп наләи ва-вайләта ул: "Мәни алгыл!"- дибан әйләр нида ул. Диде Әдһәм: - Бу бәндә күп гөнаһкәр Ирер мондаг газап илә гирифтар. Аның алдыга мән имде бараин, Нәчек адәм икән, хәлен сораин! Барып торды ушал гүрнең кашыга, Колак салды аның күп налашега. - Ни эш кылдың? - диде,- И бәндәи зар , Булып сән бу газап берлә гирифтар? Кыз әйде: - Мән газап ичрә имәсмен, Сүземне сәңа мән ялган димәсмен. Мәни белгел, бу гүр ичрә терелдем, Рәки-сәктә марызыдин язылдым. Диде: - Сән тормагыл, гүремне ачгыл, Мәне тизрәк, ачып, гүрдин чыкаргыл. Каде синә иде гүрнең гомикы, Чыкарды казыбән, калмады хаке. Ләбәннәрне алып, кылды кәшадә, Шәтабан купты гүрдин шаһе-задә. - Ерак торгыл,- диде,- и адәм зад, Чыкармын ялгызын бу гүрдин азад. Кәфенгә чормалып сәрви гөләндәм, Чыкалмады нәчә катлә куеп кәм. Диде: - Мәрде салих, имде килгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл! Янә Әдһәм аның алдыга кәлде, Кулын ушлап аны гүрдин чыкарды. Кыз әйде: - Сән мәне өеңә илтгел, Димә - ялган, бу сүземе раст белгел. Аның иве якын иде бәгүристан , Алып барды сөенеп ба дилү-җан. Кыз әйде: - Тормагыл, игнә вә расиман Алып килгел мәңа әйләп шәтабан. Кәфенемне үземгә тун печәин, Тегеп, күңләкләҗек әйләп кийәин. Ки игнә берлә йеп кәлтерде Әдһәм, Кәфенне тун тегеп киде ушал дәм. Йәнә әйде: - Барып мулланы кәлтер, Мәне имде үзеңә гакде кылдыр. Барып, мулланы Әдһәм алды кәлде, Укып ушал дәм гарде кылды. Бер Аллаһга сыгынгыл иртә вә кич, Ки һәр кәредә булмас иртә вә кич. Әзәлдә бар икән тәкъдире Аллаһ - Фәкыйрьгә җефет булды дохтари шаһ. Гата кылды ушал елда Ходавәнд - Аларга бер угыл фәрзәнде-дилбәнд. Аңа Ибраһим ат куйды атасы, Күреп хушы хәл булды һәм анасы. Ки йите яшегә йитте шаһзадә, Аның хөснегә иде ил пәйадә. Алып барды аны мәктәпкә Әдһәм, Ходага шөкер әйләп булды хөррәм. Булып ирде ки һузе-җомга азад, Гайаллар берлә уйнар ирде шаһ зад. Бар иде бер зәгыйфә дайә булган, Ки Ибраһим анасыны имезгән. Барып ирде ки ул көн сәви хәммам, Килер ирде янып андин диларам. Күрәр бер бәчә нәүбәре нәһалә, Күзе уйнап торыр мисле газалә. Карады сәнчийәләп аның йөзегә, Ки охшар шаһның ул үлгән кызыга. Кочаклап, йөзене үпте инакә Кылае дип җанны аңа күләгә. Аның күңлегә углан мәһре төште, Ки гүя җисмегә бер ут ябышты. Бу угланны алып өегә барды, Пүлү-нан аңа күп биреп йибәрде. Тәкый, әл-кыйсса , һәр көн ул зәгыйфә Бирер ирде кылып пүл, нан вазыйфа. Бу хәл илә үтеп ирде нәчә көн, Инакәдин хатыннар алды мәзмүн. Ки көнләп урдә хатыннар барысыҖыелып килделәр шабү-карисы. - Айа ханым, безем бер сүземез бар, Колак салың, кылаин сезгә изһар. Ки Әдһәм гүрбани берлән инакә Булыпдыр бу, күңел биреп бәнакә. Аның углыны сөеп, ул дилү-җан Бирер һәр көндә аңа пүл белән нан. Ишетеп ошбу сүзне, кәлде каһре, Йөзедин ул заман түгелде зәһре. Диде ханым: - Бу үгә имде баргыл, Инакәне алып алдымга килгел. Ушал дәм бу хатын барды йөгереп, Инакәне алып кәлде сөенеп. Килеп ултырды ханымның кашыда, Тәвазуг әйләп андик хәзрәтедә. Диде ханым: - Мәнем сүзем ишеткел, Колак салгыл, моны күңелдә тотгыл. Йар ирмеш Әдһәм атлигъ монда гүрбан , Аның углыга бирмешсән пүлү-нан. Диде: - Ары бирермән пүл белән нан, Сүземдә юк торыр бер зәррә ялган. Ушал зиба углыны күрсәңез сез, Нә ирмеш пүл, аңа сез җан бирерсез? Йөзе ирер кызыл гөл тазәсе тик, Хозан булган гөлең әндазәсе тик. Аның тәмам буены мән күрепмен, Сәнең үлгән кызыңа бәнгиз диепмен, Сәбәп будыр - аңа пүл, нан бирермен, Мәхәббәт берлә һәм сөеп бирермен. Бу сүзгә һәм ханымның мәһре төште, Йөрәгегә мәгәр бәр ут япышты. Укып бу бәетне ханым, пикәбар, Кызы ядыга төшеп егълады зар: - Каю назек сәдәфнең гәүһәредер, Каюны үзрә ягъган шәкәредер. Каю гайде ай тугмыш гайдиләй аны, Каю аһу йибарде юллай аны? Ятып, ичкә утып яндырды янә, Мәхәббәт куйды аңа гаибанә. Инакәгә диде: - Кәлтер, күрәин, Җамалыны күреп мән һәм туяин. Йөгреп барды угланыга инакә, Алып килеп, кылыр җанын күләгә. Бу угланны кызыга охшатып ул Бер аһ орды, җаныны какшатып ул. Диде: - Үлгән кызым имде кавышты!Алып, егълап аны бәгърега кочты. Йөзен йөзегә куеп сөйде аны: - Будыр үлгән кызым, бәгърем нишаны! Йийдырды назы-нигъмәтләр агырлап, Карап ултырды та кәткенчә таңылап. Билегә коршады зәрдин кәмәрләр, Башыга куйдырып таҗы гәүһәрләр. Кылып ингамьнәре, аты сәрапа, Йибарде өегә әйләп тәвана. Диде ханым: - Нәчек булгай анасы, Мәнем кызымга охшайдыр баласы? Анасын кәлтереңнәр, бән күрәли, Аны тәхкыйклаен хәлен сорали. Каю бәркәрдин кылмышы пәридә , Каю гөлшәне кылмышдыр чәридә. Ки аһәви хатындыр йә хатаи, Аны эзләп сорали, кайсы җайи? Ничә өй кызларын аңа йибәрде, Ки Әдһәмнең бары өегә килде: - Сәне ханым теләйдер, и зәгыйфә, Аңа баргыл, бирер булгай вазыйфа. Диде: - Алар - шаһ ирер, без - гидамыз, Нәчек хезмәтләрегә без рәвамыз. Нидер булгай гида шаһның катыда - Барып тормак аларның сохбәтедә. Гидага сохбәте шаһ нисте лаек! Булырмы загъ белән былбыл муафикъ? Тәвазуглар илә күп гозер кылды, Үзенең кем, кәефен әйтә бирде. Бу кызлар килебән ханумга әйде: - Бара алмасмын диде, күп гозер кылды. Диде ханым: - Аның гозре булыптыр, Белең: тазә киемнәр анда юктыр. Аның иңендәдер кем, көһәнә мәлбүс , Аның өчен кыладыр безгә намус. Йәнә яхшы сәрапалар йибарде, Алып кызлар, аның алдыга кәлде. Аларга баз кылды гозере бисйар: - Бара алмасмын,- диде,- андәк эшем бар! Барырга юк йарагым бу заманы, Бирең бернәчә көн мәңа әманы. Диде өй кызлары: - Мондаг димәгел, Куп имде, һәрзи сүз күп сүзләмәгел. Качан ханым сүзедин кайтардымыз, Сәнең иркеңә куймай илтәдермез. Киемнәр киенеп ул маһе парә, Гыйлаҗын тапмаен булды сәварә. Барубән төште дәүләт ханәсега, Күренде шәмгы кем, пәрванәсега. Кеше кем, расте нигүкәр булгай - Аңа бәхет-сәгадәт яры булгай. Күрең кем, садикъ ирде дохтари шаһ, Аңа булды сәгадәт бәхте һәмраһ. Анасы - йөзедин бөркагны алды, Ушал дәм аһ дип фөрйад кылды: - Мөселманнар, өнемме йә төшемме, Мәнем очкән чырагым, ялкыныммы? Имәсме мөнисем, дилбәнде җаным? Имәсме бу хаяте җәвиданым? Кызы әйде: - Сәнең үлгән кызыңмын, Йите елдан бире сүзләр сүзеңмен! Ушал дәме Шамга барды хәбәрче, Алырга шаһидин ингамь сөенче. Ишетеп шаһ кавиде бу хәбәрне, Сөенчегә биреп таҗу-кәмәрне. Сөенеп җан белән атланды-чапты, Терелгән җаныны өендә тапты. Нә күргәнен-кичергәнен кызыдин Сорап, тәхкыйклап әүкатты сүзедин. Анасы алдыда әүвәлдин ахыр Терелгән сүзләрене кылды тәхрир. Ки Әдһәмгә моның ачыгы кәлде, Муен тамырлары һәрьян терелде. Бире килеп, куеп ултырды ул шаһ: - Терелгәнен мәңа кылмайдыр агәһ. Кыз әйде: - И олуглар падишаһы, Белең, Әдһәмдә юктыр һич гөнаһы. Бу эшләре үзем кылдым үземгә, Хода тәкъдире әймеш ата безгә. Ләхет ичрә терелдем мән ушал руз, Кичә берлән иде, юк ирде көндүз. Килеп Әдһәм, бәнем гүремне ачты, Кубып ирдем гүремдин - кайта качты? Чыкарга җәһәт кылдым анча чәндан, Чыкалмадым, тәнемдин китте дәрман. Дидем: "И мәрде салих, имде кәлгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл?!." Бу сүз берлән мәнем алдымга кәлде, Кулым ушлап, мәне гүрдин чыкарды. Фикер кылдым, анам алдыга барсам, Борынгы дик янә тәхтемгә менсәм, Ата күрмәс мәне Әдһәмгә лаек, Кылыр дип сәрзәнеш безне халаикъ. Кыямәт көн булырмын дип гөнаһкәр, Гөнаһкәрләр эше булгучы дишвар. Ки илкемгә бирүбән дәфтәремне, Сорар ла зәррәчә хәйру-шәрремне. Бирермен дип ушал көн нә җавабы, Мәңа булганда ул йәүмел-хисабы. Ходаның хасты безгә булган икәндер - Мәне тәкъдир аңа кылган икәндер. Атасыга бу сүзе мәгъкуль кәлде, Газап сөкраныдин саглыкта янды. Тәкый Әдһәмне углыны кәтерде, Аларга мөлкенең барыны бирде. Качан кем, шаһның булды вафаты, Ки Ибраһимгә калды мәмләкәте. Бу Ибраһим аты галәмгә тулды, Зә мәшрикы та мәгърипкә йәйелде. Нәчә ел кылды анда падишаһлык, Тәмамы шәһрене кылды әманлык. Харис ирде шөкәр итмәккә солтан, Ки бер көн ауга чыкды шаһы-хубан. Йөрер ирде ау аулап, вакты гизләп, Куландин йә киекдин булса эзләп. Еракыдин шаһ күрде бер куланы, Менеп ирде ки шаһ әсбе-дәвани. Кулан качты, аны каулады шаһ зад, Явык йитте, нигәвер ирде чөн бад. Колакыга сәдаи кәлде нагәһ, Диде: - И гафил адәм, булгыл агәһ! Үлем килмәстән элгәре уянгыл, Дилү-җаның белән Тәңрегә янгыл. Кулан кайтып янә уң ла йөзене, Ки Ибраһимгә әйде бу сүзене: - Сәне ауга яратдымы Ходавәнд Вә йә үлмәгәмедер, и хирәдмәнд? Бу сүз аңа әсәр кылды ушал дәм, Янып өегә төште шаһы-галәм. Ушал көн тынмады, егълады бисйар, Тәгамь татмай, су эчмәй кылды күп зар. Кичәсе тәхте үзрә ятып ирде, Үзене гамь белән уйгатып ирде. Бу ирде гадәте һәм кичә солтан, Бирер ирде атыга нисфы шәб нан. Ки һәр төндин бу кичә иртә торды, Атыга нан салып, тәхт үзрә ирде. Күрәр кем, бер кеше тамда йөридер, Аягы шәрвәсе дәм-дәм киләдер. Бу чакта: - Нә кеше сән?- диде солтан,Нә эш әйләп йөрәсен тамда, и җан? Диде: - Сарбан ирермен, тивә эзләп, Йөрермән ул тивәмне монда күзләп. Бу сүз берлә тәбәссүм кылды солтан, Диде: - Күптер җиһанда мәрде-надан. Нә ахмак кеше сән ошбу җиһанда? Тивә тамга чыкармы һич заманда? Тивәңне эзләсәң, баргыл бәйабан, Тивә тамда нита, и мәрде надан? Ул ир әйде ки: - Ахмак сән ирерсән, Ки Ибраһим дәюбән аңланып сән. Менеп тәхт үзрә, йийып назу-нигъмәт, Кылып сән бәндәлек үзеңә дәгъвәт. Ләбасыңдыр сәнең сәйфе сакалат, Болар берлән теләсән зәүкы-халәт, Гаҗәпме сарбанлыкы дәгъвә кылсам, Гаҗәпме там башында тивә сорсам? Бу сүзне ишетеп фөрйады кылды, Үзене тәхтедин ташлап екылды. Йөреп, нәгърә орды анда фил-хәл, Гәһи хәледә булды, гәһи бихәл. Бу сердин булмады һичкем хәбәрдар, Нә ханым, нә нәүкәр вә нә бик, нә сәрдар. Ки солтан өч кичә-көндез йөреде, Сөрек куйлар, сөрек елкыны күрде. - Бу мал кемнең?- дибан ул куйчылардин Сорады һәм тәкый елкычылардин. Ки: - Ибраһим дигән шаһи-заман бар, Аның малы ирер, белгел, айа яр. Сөрек-сөрек йәнә куйларга йитте: - Болар кемнең?- дибан чупанга әйтте. - Шаһымызның аты - Ибраһим Әдһәм, Аның куйларыдыр, бел, и мөкәррәм. Диде: - Бармы йәнә элгәрендә куй? Диде чупан: - Юк ирер, и никү-руй. Диде солтан: - Сәне азат кылдым, Бу куйларның тәмамын сәңа бирдем. Йәнә сән чикмәнеңне мәңа биргел, Мәнем атлас туным иңеңә кигел! Күреп чубан бу тунны - разый булды, Палас тунны биреп, атлас тун алды. Күрең, Хак юлыда ләззәтне тапты, Ки атлас туныны чикмәнгә сатты. Диде солтан: - Айа чупан, сән имде Бәне күрдеңме, диңгә - күрмәдем ди. Бу халәт берлә солтан юлга керде, Аңа Шәйтан ләгыйньнең иче көйде. Килеп солтанга әйде: - Сән азырсән, Бу хәл берлә йөреп кайда барырсән? Тивәнең юкдыр менәргә зады раһың, Бара алмас, кабаргай анда паең. Аңа солтан диде: - Имде барырмән, Тәвәккәлне кылыпмын йә үлермән. Һәммә барса булып иштер сер арә, Бәйагъ бармакыны кылдым ихтыярә. Алып азык һәммә ил тотсалар раһ, Мән алмасмын - "Тәвәккәлтү галәллаһ!" Йәнә һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп барып - кылгым гыйбадәт. Өч эшне үземгә нәзер итепмен, Тәвәккәл дамәнен мәхкәм тотыпмын. Ләгыйнь Шәйтан бу һиммәтне күреп, тиз Көеп уртанды андин, янды нәүмиз. Бу рафтар илә шаһ түрт елчә калды, Ләгыйнь Шәйтан йәнә беркөнне кәлде. Диде: - И шаһ, тәвәккәл дога кылдың, Нигә айтан сүзеңдин имде яндың? Дир ирдең, мән бәйабан алмасам тай, Күңелдә булмагай җөзе Халикъ Хәй. ��ани әйгай сүзеңдә торганың шаһ - Бара дорсын булып кәрванга һәмраһ? Табылган нан - боларда гәр сәнә булсаң, Су биргәйләр сәңа һәм тәшнә булсаң. Бу ирмәсдер тәвәккәл,- диде Шәйтан, Бу сүздин орды шаһ йөзен бәйабан. Йөреде өч кичә-көндез йиймай нан, Су эчмәй тәшнә булды, кәтде дәрман. Китеп хәле, егылды, калды падин, Өмид өзде җиһаны бибәкадин. Күрең, фәрманы Хакны, и бөрадәр, Ки бер әгъраби пакизәи гәүһәр. Бәйабанда ятыпдыр мәсте биһуш, Нәчә аваз кылды, тапмады һуш. Биралмады җавап, әгъраби белде: Моның хәле дигәр, күңле бозылды. Шөкер шәрип белән кылган тәгаме Бар ирде үзе берлән собхү-шәме. Алып бер парә, шаһ агзыга салды, Үтеп ирде заман, хәлегә кәлде. Күзен ачып күрәр: бер бәндәи хас Торыпдыр - шәфкать илә әйләп ихлас. Ходага шөкер кылды анда бисйар, Булып үз хәледин андик хәбәрдар. Кылыр ирде тәбәссем анда солтан, Ходаның кодрәтенә бадилу-җан. Гарәп әйде: - Мәгәр диванадыр сән, Бу халәткә йитеп, нидин көлерсән? - Мәне дивана белмәң,- диде солтан,Моның өчен көлепмән,- диде,- и җан, Кеше кем, игътикад әйләп күңлендә, Тәвәккәл кылса Хакга җану-дилдә, @@ -196,10 +196,10 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Ушал дәм шаһ кылды күп мөнәҗәт, Диде: - И падишаһ, Казыел-Хаҗәт! Кылаймын хастә, җаным аңа корбан, -Мәңа ул бәндәне кылган намәйан. Тәнү-җаным аның булсын фидасы , Күземгә сөрмә булсын хаке-пасы. Янә килде ки һатифдин нидае: - Атыдыр - Рабига, бел, Басра - җае! Белеп солтан бу сүзне, юлга керде, Барыбан, Рабига хатынны күрде. Алар һәм һәр кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп килер ирде бинәүбәт. Булыр ирде ки һәр мәнзәлдә түрт йөз Рәкәгать намаз, бел, и җәкәр сүз. Качан кем булды ирсә рузы-ихрам, Һәммә ил баглады ихрамы ба тәмам. Булыпдыр хәйзи-вакыйг Рабигадин, Кин калды ушал дәм кафиләдин. Ушал дәм Тәңрегә кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават. Сәнең хөшнүдлыгың өчен кәлепмен, Бу дәрткә мөбтәлалар дәртен булыпмын. Диде: - Мәңа Ходайа, сабыр биргел Вә ямандин бу дәрдеңне күтәргел! Дир ирде: - Калмады,- дип,- мәндә тәкать, Ушал сәгатьтәдер кем, тапты сихәт. Юк ирде госел итәргә анда абы, Кылай дип пакь үзен, әйләп шитабы, Йөрер ирде йөгереп суны эзләп, Сусыз калган киекдик дәште күзләп. Юлыкты дәштедә чаһы-мәгари, Алырга дәлве юкдыр абы-паки. Салып күңләкене, сачбагын алды, Кылып дәлве рәсән, чаһ ичрә салды. Су алды тартып андин тула күңләк, Кылып госел, таһарәт булды дилпакь. Бер эт бар ирде йөргән анда сусап, Йөгереп йөргән ирде тапмаен аб. Ушал эткә килеп ирде су бирде, Ичеп су андин, үз хәлегә кәтте. Дога әйләп диде эт: - Йә Илаһи, Һәммә дәрмандәнең сәнсен пәнаһы, Бу бәндәңнең бу көн нә максуды бар, Рәва кылгыл, айа Данайы-әсрар.15 Иҗабәт булды ул этнең догасы, Мөйәссәр булды ул дәм мөддәгасы. Ушал дәм купты, күңләгене киде, Аның алдыга Кәгъбә каршы кәлде. Аңа бер илтифат кылмады ул һич, Янып бер кыйра күзен салмады һич. Чырагы кәрван дик барыр ирде, Башындин Кәгъбә чөн пәрванә булды. Әйде: - Илкеңдә га��а чүбе бипуст, Айагын куймас ирде - яды, бидуст. Билен баглап, ираннар дик орып йир, Барыр Турга нәчек Муса пәйгамбир. Алар дик барыр ирде Рабига һәм, Ходаның ядыдин үзгә йиймай гамь. Ушалы дәм шаһ хаҗиларны башлап, Йитеп кәлде вә һәм күзене яшьләп. Барып солтан, аның алдыда торды, Диде: - И Рабига, бәхтең нә булды? Сәнең алдыңга кәлде, Рабига бихаст, Нигә бакмассән аңа карап раст? Диде ки Рабига: - Бәхетең сәнеңдер, Бу сүзне мәңа андаг айганыңдыр? Мәңа Кәгъбә килепдер бимәшәкать, Мәшәкатьсез йимешедә юк ләззәт. Табылса бимәшәкать һәр нәмәрсә, Аның кадрене белмәсдер кем ирсә. Сорады базы солтан Рабигадин: - Мәңа айгыл,- диде,- бу вакыйгадин, Ки мән һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Укыр ирдем намаз, и никү-һиммәт! Мәнем һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз укып кылыр ирдем гыйбадәт. Вәликин сәңа Кәгъбә каршы кәлде, Мәңа килмәс вә йа хикмәт нә ирде? Диде кем Рабига: - Солтан, ишеткел, Мәңа итәй бу серне раст белгел. Йөреп иркән ушал дәштедә бер сәк, Сусап яткан икән, үлмәгән, бишәк. Эчеп мәндин ки, ул сирап булды, Килеп, үз хәлегә дәрийап булды. Бичара сәк догаи бәңа кылды, Мәнем алдымга Кәгъбә каршы кәлде. Тәмамы хаҗилар хаҗ кылды, янды, Үзе солтан бу Кәгъбә үзрә калды. Мең алтын бирде бер бай, диде: - И шаһ, Моны кылгыл үзеңә түшәи-раһ. Диде шаһ: - Биргәнең мең ирде динар, Нәгү бирдең барын саилгә, и йар? Диде ул сәртәраш:3 - И мәрде-дәрвиш, Мең алтын Хак юлыда булагай биш. Бу сүзне алды шаһзадә үзегә, Орып бернәчә мөшт ул дәм йөзегә. Ушал дәм нәгърәи мәстанә орды, Бу йанлыг зари егълап әйтер ирде. Диде: - Аһ, белмәдем, Пәрвардигәрем, Кабул кылгыл мәнем фөрйады-зарым. Хата кылдым, йиңелдем, белмәдем мән, Йәман сүзне бәнагәһ сүзләдем мән. Мәнем ишем җиһанда зар икәндер, Ки биталигъ кешегә гөл - тигәндер. Йөреп Кәгъбә ара язу-бәһар ул, Һәзим кәшакене кылды ихтыяр ул. Ки һәркөн па бәрәһнә тауга барып, Килер ирде утын алып күтәреп. Сатар ирде өч ярмакыга аны, Алыр ирде барыга ашу-наны. Бирер ирде аны дәрвишләрега. Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Йәтим-толларга ярымын бирерде, Ки андин соңра өйгә килтерерде. Торыр ирде озын төн зари егълап, Ниязын бинияза гарзә әйләп: - Берәве шаһлыкыны ташлап, Ахирәтне ихтыяр итте, Берәве дөньяны бик хушлап, Гокъбә юлыдин фирар итте. Берәүләр гаклы көл берлән Ходаның юлыга керде, Берәүләр гаклы җиз берлән Бу җиһан кәрен бәрар итте. Күрең бу зире чәрхе ләҗвәрди Кәһа әсигъ киләдер, гәһе сәрди. Бу мескин адәминең башына, бел, Нә эшләр киләдер, ай вә һәм ел. Гәһи шаһлар кыладыр бинәвалык, Гәһи әйләр гидалар падишаһлык. Гәһи байлар йөрер бер пүлга мохтаҗ, Табар мал һәзаване, кәһа коллаҗ. Гәһи фәрбиһ булырсән, кәһа лагарь, Җиһанга игътимад итмә, бөрадәр. Ки та үлгәнчә кылгыл хезмәте Хак, Терелеккә ышанмак - кәре ахмак. За Адәме та бәнух 9, та бу индәм Кәлеп кәтте җиһанга монча адәм. Бере дөньяда бакый калмады һич, Белеп инсаф, тагать кыл иртә вә кич. Дәрбәяне зәйел-хәйаи әмират солтан Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһу тәгалә Чу солтан Бәлехдин чыкмасдин әүвәл Хатыны кадыда бар ирде хәмәл. Ки Зөлхәйа иде намы, зәгыйфә, Ләтафәтлек гаҗәп назек зарифә. Ки бер көн Зөлхәйа вәзгыйтте хәмәл , Угыл тугды, йөзе мисле кызыл гөл. Аңа бикләр Мөхәммәд куйдылар нам, Анасының ки күңле тапты рам. Качан ки углы булды рәсаи, Анасы тик Хода тәрсе парсаи. Ки беркөн шәбе гаед булып ирде, Анасы берлә күшке өстедә ирде. Халаикълар бары гүрле гүригә Чыраг илтеп, куеп ирде өегә. Анасындин сорады: - Халкы-илләр Чыраглар нә өчен анда якарлар? Диде углыга ул дәмдә анасы: - Ки үлгән булса һәркемнең атасы, Чыраг илтеп, гүре үзрә якарлар, Дога әйләп, бары иркә китәрләр. Анасыга диде ул шаһы хубан, Күзе яшен акызып булды гирйан: - Атамның гүре кайдадыр, бараин, Кешеләр дик чыраг илтеп якаин! Анасы әйде: - И фәрзәнде-дилбәнд , Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Атаңның гүре, бел ки, монда юктыр, Ки бер кичә тәрке - гаиб булыптыр. Ул ирнең гадәте бул ирде, и җан, Бирер ирде атыга нәсфы шәбнан. Ки бер кичә торып ул мәрде талиб, Атыга нан биребән булды гаиб. Диде: - И анам, андин бире һич, Хәбәрен алмадыңмы иртә вә кич? Анасы әйде кем: - И җаны мадәр, Бәнем сүземгә имде әйлә бавәр. Атаң ирде бу илнең падишаһы, Нәчә икълим үзә ирде сипәһы. Аның кем, малу-мөлке ирде бихәд, Вәләйкин бик Хода тәрс ирде ул мәрд. Иде ул падишаһи ба гадәләт, Аның барында шат ирде рәгыйать. Аңа гышкы-мәхәббәт килде галиб, Ки бер төндә терекләй булды гаиб.16 Ишетеп мән аны - Мәккәдә бар ул, Һәзм кешелекне кылмыш ихтыяр ул. Ки һәр көн па бәрәһнә тауга барып - Килер, ирмеш, бер арка утын алып. Сатар, ирмеш ки, өч бармакга аны, Алыр, ирмеш, берегә ашу-наны. Бирер, ирмеш, берен дәрвишләрега, Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Янә калганны алып барыр, ирмеш, Ятим вә бивәләрга бирер, ирмеш. Бу сүзне углыга әйде анасы, Моныдик сүзләшерде икеләсе. Китеп ул дәмдә углының карары, Кылып күз яшене күксегә җари. Диде: - Дәстүр биргел, мәни бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Анасы әйде: - И фәрзәнде ширин, Мәнем күңлем янә сән кылма гамькин. Атаң һиҗредә бәгърем ирде бирйан, Күзен яше иде чөн әбре-нисан. Мәңа сән һәм җөдалык кылгың охшар, Мәне фөркать утыга салгың охшар. Сәнең һиҗреңне мән күрмәй үләрмен, Фирак уты белән таким көярмен. Укыды бул газәлне анда егълап, Һиҗре уты илән бәгърене даглап. -Газәл Нә хәсрәттер ярдин айрылып биханиман булмак, Хыялымда юк ирде ярдин мондаг җөда булмак. Җөдалык утыга көймәк качан күңлемдә бар иде, Ходаның эшләрега бәндәсе дидер риза булмак. Бәси катигъ диделәр дустларым һәуле Кыямәтне, Кыямәт ул икәндер - миһербанидин җөда булмак. Һәммә ил әйтәдер, дузах утыдин катигъ ут юктыр, Та катигъ ут икән - дустдин тәрке улмай җөда улмак. Диде углы: - Айа мөшфикъ анам сән, Белермен, сән мәңа күп миһербан сән. Мәнем сүземне имде йирдә куйма, Бу гамькин хәтерене имде бозма. Мәңа дәстүр бир имде сән, бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Диде ирсә, анасы булды мәйлан , Диде: - Баргыл бу шарт илә, айа җан, Хода тотса сәне юлда әмани, Атаң алдыга барсаң ул замани, Түрене ихтыяр итмә, айа җан, Бер-ике көндин артык торма, и җан. Мәнем юктыр фирак утыга табым, Сәне күрмәй корымас күздә абым. Атаң куйган ирер бәгърем үзә даг, Янә сән куймагыл даг өстенә даг. Ике-өч көндин артык торма, и җан, Әҗәл йитсә, мәңа ул көн, айа җан. Үлеп китсәм йөзеңне күрмәй, и җан, Калыр бәгъремдә йөз мең дагы арман. Тула әйде сүзен углыга бисйар, Айагыга төшеп күп еглады зар. Ике-өч көн торып, юл задын итте, Сәфәр бармакның истигъдадын итте. Чыкар хәлдә анасыдин сорады: - Атамдыр Мәккәдә, йә җае - вади. Насыйп булса, мән ул җайга барырмын, Атамны мән нәчек анда танырмын? Анасы әйде: - Гәр Мәккәгә барсаң, Кереп ул шәһәргә, бер йирдә булсаң, Ки андин соң утын базарыга бар, Карап бер, янә булгайсән хәбәрдар. Озын буйлык, кызыл йөзлек, сийә риш, Ширин сүзлек кәлер бер мәрде-дәрвиш. Йөрер сәрпа бәрәһнә, иңедә - шәл, Телендә зикрү-тәсбих даимел-хәл. Намаз укыр дүкәнә һәр кадәмдә, Ходага шөкр идебән дәмидәмдә. Качан кем сән атаң алдыга барсаң, Мөлакать әйләю әхвәле сорсаң, Әгәр сорса бәнем әхвәле дәрдем, Бәйан кылгайсән анда руйы-зәрдем. Анам, дигел, бу халәтгә йитепдер, Торырга куәте-пайы китептер, Ки "Ибраһим" дисә һәр собхе-шәми - Чыкар агзындин ул дәм дәрде-аһи. Вилаятьне тотар буйы кәбабы, Дигәй бер-берегә пирү-шәбаби. Бу Зөлхәйаны, дирләр, дәрде-дагы - Ятар бәгъредә һиҗранның чырагы.2 Аның бәгърене ортар нары-һиҗран. Кибаб исе киләдер, буе-бөрйан.6 Аңа айгыл сәлам, зинһару-зинһар, Мәне бичарадин бисйару-бисйар. Анасы күп васыятьләрне кылды, Бу сүзләрне бала күңлегә салды. Торып шаһзадә ул дәм сорды рөхсәт, Анасы егълаю бирде иҗазәт. Видаг әйләп ушал дәм юлга керде, Анасы егълаю урынында калды. Укыды бу газәлне ул дәм анасы, Күренмәс булгынча углының карасы. -Газәл Аһ мәне дәрдү-бәлага мөбтәла кылган фирак, Тәхтү-бәхтемне бозып, ахыр гида кылган фирак. Гәүһәр кыйммәт бәһа ирдем нәсәбе-базарыда, Сондырып кадәмне нәйләй кем, бәһа кылган фирак. Былбылы ширин нәвадик мәскәнем ирде чәмән , Җәгазьдик вәйранәләр эчрә аза кылган фирак. Мән зәгыйфь бичараны кем, даимән фирак уты белән Көйдереп хәкестәр мәне зиры пай кылган фирак. Тависы хөррәм әйләдем мән тутыйларга һәмнәшин, Вай, нитәй кем, заг-загынга ашнәи кылган фирак. Киеке хөррәмдик йөрешем даимән күмсар иде, Аһ бу чубин кафәстә мөбтәла кылган фирак. Гөлчәһр ирдем, йөзем гөлшәндәге гөлләр ара, Бивәлек утыга рәңгем кәһроба кылган фирак. Нәчә көн йөреп юл, рәнҗе күрде, Бинагәһ Мәккәнең шәһрега керде. Барып кылды ки бер йирдә карар ул, Йөреп ирде ки төн-көн ач вә зар ул. Утын базарыга барып, булып зар, Торыр ирде карап бу дил-зарәфкәр.19 Анасы айган ирдәк кәлмәде һич, Карап торды, күренмәс иртәдин-кич. Булып битакать ул, китте карары, Орып бер сәхт аһы, кылды зари. Ходага ялбарубән кылды фөрйад, Ушал дәм бу газәлне әйләде йад. -Газәл Вә аһ мәне йөз мең бәлаләрга дучар иткән үлем, Ихтыярымны алып, биихтыяр иткән үлем, Бул гариплык дәштедә әүварә сәргәрдан булып, Кузы алдырган киек дик интизар иткән үлем. Мән кызыл гөл дик чәмән шәһредә бер солтан идем, Хару-хас йәңлыг аяк астыда хара иткән үлем. Кемгә егълап барып әйтәин дәрдемне мән? Шаһ идем мән, имде гидае хаксар иткән үлем. Ерак йирдин килебән, канда сән, җаным атам, Күргел имде хастәкәрем интизар иткән үлем. Кәсебан аһ нәхле вәзендәлекне, Бәҗай кәлтерде охшар бәндәлекне. Зимстаны-бәһардин бул йөредем, Суык-иссигъ җәфаи раһе күрдем. Бу мескен адәминең башыга, бел, Нә эшләр киләдер һәм ае, һәм ел. Килеп ирдем җамалыңа өмидвар. Күрә алмай калдым охшар бер дидар. Сәне эзләп, атам, монда кәлепмен, Җамалыңдин нәтай мәхрүм калыпмын! Бу сүзене әйтеп кем, егълады зар, Гариплек дәрде имде әйләде кәр. Кайан барай, нитәй дип булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, булды хамуш. Кешегә сүзләмәй хатәрдер дәрвишан, Торыр ирде, булып бисйары-гирйан. Күрәр кем, бер кем ирсә булды пәйда, Килер һу дип яланбаш вә ялан па. Кара шәл иңедә бер чәндәсе бар, Кылыр һәрбер кадәмдә сәҗдә дубар. Кәлимәи-таййибә агзындадыр бәс , Ходаның зикредин үзгә сүз имәс. Анам әйгай кеше ошбу нишанлык - Ир килгүче, буе - мәһрибанлык. Күзегә яшь алыбән зар егълады, Торыр ирде диле әфкәре егълап. Килеп солтан, диде бу сүзне агаз: - Алыңнар,- дип,- утынны!- кылды аваз, - Хәләл утын алып кәлдем, алыңнар, Хәләл пүллык кеше булса, килеңнәр! Ушал дәм бер кеше алдыга кәлде, Ки өч ярмак биреп, утынны алды. Ки бер ярмак биреп дәрвишләрега, Алып ирде тәгамь дилришләрега. Йәнә бер тәңләсен толларга бирде, Ятимнәргә бересен хәер кылды. Бозык диван өегә килеп ирде, Ходаның зикре берлән торып ирде. Атасы алдыга шаһзадә барды, Сәлам биреп, тәвазуг берлә торды. - Галәйкем, - диде солтан, күзе төште, Кубып, бу җәван берлә күреште. Баласыны кочаклап егълады шаһ, Бу сердин булды солтан ул дәм агәһ. Тарикы-имтихан берлә сорады: - Нә йирлек сән?- диде.- Кайсы бәләди? Мәни бичарага хуп охшаерсән, Айа углан,- диде,- кайдин килерсән? Диде углы: - Айа и бәндәи хас, Кылыпдырлар һәммә ил сезгә ихлас. Мәнем һәм берничә гарзе сүзем бар, Ишетең, әйтәим, и никү-кәрдар. Диде солтан: - Дигел һәр ни сүзең бар! Егет ул дәмдә үксеп егълады зар. Диде: - Мән Бәлхе фәрзәнде булырмын, Газизең җәкәре бәнде булырмын. Бу сүзегә тәкабул иде солтан: - Булырмән Бәлхе иледин мән һәм, и җан! Йәнә әйде ки: - Кемнең углыдыр сән? Атаң кемдер? Кайу диндин булырсән? Бу сүзене ишетеп биһуш булды, Замандин соң йәнә һушыга кәлде. - Мән ирермән аның дик иргә угыл, Ул ирмәс Хакдин үзгә берлә мәшгуль. Вилаять мөлкене, тәхтене ташлап, Фәкыйрьлек милкен алган - Хакны хушлап. Хәрир тунны кара чикмәнгә саткан, Ки Зөлхәйа хатыныны тол иткән, Гайалыга ятимлек дагы куйган, Бу Мәккә шәһредә утынчы булган, Ушал солтанның углы мән улырмын, Атамны күргәли монда килепмен. Бу сүзене иштеп китте карары, Кочаклап углыны, күп кылды зари. - Ерак йирдин кәлепсән, никү-фәрзәнд, Ачып, арып, айа җаным, җәкәр бәнд.7 Тәмам күргәннәрен бер-бер сорады, Әкәбирләр, һәммә шәһри-бәләди: - Гарип-мескен анаң бармы сәламәт? Нәчә еллар чигеп толлыкта михнәт? Диде углы: - Анам хәле булыктыр - Бу толлык дагы берлә кан йөзептер. Якын бел: аһ берлә гарше көйсә - Ки Ибраһим дибан бер аһ орса. Чыкар, аһ дисә, уты дик төтене, Аның бәгърега юк, дирләр, бөтене. Төтен булгай вилаять - җәнк алды , Бу Зөлхәйаны, дирләр, дагы-дәрде. Бу сүзне ишетеп солтан екылды, Замандин соң йәнә хәлегә кәлде. Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, Диде: - Ибраһим, углыңга булып баз, Бәне кылдың фәрамуш имде, белгел, Мәне сөйгел вә йа углыңны сөйгел. Ишетеп бу ниданы, булды биһуш, Ичендә зикре-халәт әйләде җуш. - Сәне дип тәхтү-бәхтемне кичепмен, Ки бән вәхдәт шәрабене эчепмен. Кичепмен имде углымдин Ходага, Мәңа сәнсен, Кәримлек, раһнамәйа. Хода әмре белән Газраил йитте, Ушал дәм углының җаныны алды. Нида кәлде янә һатифдин ул хәл: - Юып күмгел,- диде,- углыңны дәрхәл. Ходаның кыйсмәтега рази булды, Гариплыкы өчен күңле бозылды. - Айа углым, җәкәр бәндем , колыным, Гариплыктә сәңа килгән бу үлем, Бәне эзләп килеп үлгән гарибем, Егетлек хиссасыдин бинасыйбым. Атасының хозурын күрмәй үлгән - Морады-максудына йитмәй үлгән. Төмән мең хәсрәте армандә калган, Кәмалыга йитешмәй нәү екылган. Сәне имде Ходага тапшырыпмын, Ходаның хөкмега рази булыпмын. Анаңдыр, мөнтәзир, юлга карап зари, Сәне килгән дибан ул зар әфкәри. Вафатыңдин анаң ахыр ишеткәй, Сәнең дәртеңне әйтә-әйтә үлгәй. Бу сүзне әйтебән күп егълады зар, Якасын канга болгап чәшме хунбар. Моның дик егълап углын йиргә куйды, "Әләйһү раҗигун" ул дәм укыды. Ушал дәмдә ингизе фөрйад кылды, Укыбан бу газәлене яд кылды. +Мәңа ул бәндәне кылган намәйан. Тәнү-җаным аның булсын фидасы , Күземгә сөрмә булсын хаке-пасы. Янә килде ки һатифдин нидае: - Атыдыр - Рабига, бел, Басра - җае! Белеп солтан бу сүзне, юлга керде, Барыбан, Рабига хатынны күрде. Алар һәм һәр кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп килер ирде бинәүбәт. Булыр ирде ки һәр мәнзәлдә түрт йөз Рәкәгать намаз, бел, и җәкәр сүз. Качан кем булды ирсә рузы-ихрам, Һәммә ил баглады ихрамы ба тәмам. Булыпдыр хәйзи-вакыйг Рабигадин, Кин калды ушал дәм кафиләдин. Ушал дәм Тәңрегә кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават. Сәнең хөшнүдлыгың өчен кәлепмен, Бу дәрткә мөбтәлалар дәртен булыпмын. Диде: - Мәңа Ходайа, сабыр биргел Вә ямандин бу дәрдеңне күтәргел! Дир ирде: - Калмады,- дип,- мәндә тәкать, Ушал сәгатьтәдер кем, тапты сихәт. Юк ирде госел итәргә анда абы, Кылай дип пакь үзен, әйләп шитабы, Йөрер ирде йөгереп суны эзләп, Сусыз калган киекдик дәште күзләп. Юлыкты дәштедә чаһы-мәгари, Алырга дәлве юкдыр абы-паки. Салып күңләкене, сачбагын алды, Кылып дәлве рәсән, чаһ ичрә салды. Су алды тартып андин тула күңләк, Кылып госел, таһарәт булды дилпакь. Бер эт бар ирде йөргән анда сусап, Йөгереп йөргән ирде тапмаен аб. Ушал эткә килеп ирде су бирде, Ичеп су андин, үз хәлегә кәтте. Дога әйләп диде эт: - Йә Илаһи, Һәммә дәрмандәнең сәнсен пәнаһы, Бу бәндәңнең бу көн нә максуды бар, Рәва кылгыл, айа Данайы-әсрар. Иҗабәт булды ул этнең догасы, Мөйәссәр булды ул дәм мөддәгасы. Ушал дәм купты, күңләгене киде, Аның алдыга Кәгъбә каршы кәлде. Аңа бер илтифат кылмады ул һич, Янып бер кыйра күзен салмады һич. Чырагы кәрван дик барыр ирде, Башындин Кәгъбә чөн пәрванә булды. Әйде: - Илкеңдә гаса чүбе бипуст, Айагын куймас ирде - яды, бидуст. Билен баглап, ираннар дик орып йир, Барыр Турга нәчек Муса пәйгамбир. Алар дик барыр ирде Рабига һәм, Ходаның ядыдин үзгә йиймай гамь. Ушалы дәм шаһ хаҗиларны башлап, Йитеп кәлде вә һәм күзене яшьләп. Барып солтан, аның алдыда торды, Диде: - И Рабига, бәхтең нә булды? Сәнең алдыңга кәлде, Рабига бихаст, Нигә бакмассән аңа карап раст? Диде ки Рабига: - Бәхетең сәнеңдер, Бу сүзне мәңа андаг айганыңдыр? Мәңа Кәгъбә килепдер бимәшәкать, Мәшәкатьсез йимешедә юк ләззәт. Табылса бимәшәкать һәр нәмәрсә, Аның кадрене белмәсдер кем ирсә. Сорады базы солтан Рабигадин: - Мәңа айгыл,- диде,- бу вакыйгадин, Ки мән һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Укыр ирдем намаз, и никү-һиммәт! Мәнем һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз укып кылыр ирдем гыйбадәт. Вәликин сәңа Кәгъбә каршы кәлде, Мәңа килмәс вә йа хикмәт нә ирде? Диде кем Рабига: - Солтан, ишеткел, Мәңа итәй бу серне раст белгел. Йөреп иркән ушал дәштедә бер сәк, Сусап яткан икән, үлмәгән, бишәк. Эчеп мәндин ки, ул сирап булды, Килеп, үз хәлегә дәрийап булды. Бичара сәк догаи бәңа кылды, Мәнем алдымга Кәгъбә каршы кәлде. Тәмамы хаҗилар хаҗ кылды, янды, Үзе солтан бу Кәгъбә үзрә калды. Мең алтын бирде бер бай, диде: - И шаһ, Моны кылгыл үзеңә түшәи-раһ. Диде шаһ: - Биргәнең мең ирде динар, Нәгү бирдең барын саилгә, и йар? Диде ул сәртәраш:3 - И мәрде-дәрвиш, Мең алтын Хак юлыда булагай биш. Бу сүзне алды шаһзадә үзегә, Орып бернәчә мөшт ул дәм йөзегә. Ушал дәм нәгърәи мәстанә орды, Бу йанлыг зари егълап әйтер ирде. Диде: - Аһ, белмәдем, Пәрвардигәрем, Кабул кылгыл мәнем фөрйады-зарым. Хата кылдым, йиңелдем, белмәдем мән, Йәман сүзне бәнагәһ сүзләдем мән. Мәнем ишем җиһанда зар икәндер, Ки биталигъ кешегә гөл - тигәндер. Йөреп Кәгъбә ара язу-бәһар ул, Һәзим кәшакене кылды ихтыяр ул. Ки һәркөн па бәрәһнә тауга барып, Килер ирде утын алып күтәреп. Сатар ирде өч ярмакыга аны, Алыр ирде барыга ашу-наны. Бирер ирде аны дәрвишләрега. Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Йәтим-толларга ярымын бирерде, Ки андин соңра өйгә килтерерде. Торыр ирде озын төн зари егълап, Ниязын бинияза гарзә әйләп: - Берәве шаһлыкыны ташлап, Ахирәтне ихтыяр итте, Берәве дөньяны бик хушлап, Гокъбә юлыдин фирар итте. Берәүләр гаклы көл берлән Ходаның юлыга керде, Берәүләр гаклы җиз берлән Бу җиһан кәрен бәрар итте. Күрең бу зире чәрхе ләҗвәрди Кәһа әсигъ киләдер, гәһе сәрди. Бу мескин адәминең башына, бел, Нә эшләр киләдер, ай вә һәм ел. Гәһи шаһлар кыладыр бинәвалык, Гәһи әйләр гидалар падишаһлык. Гәһи байлар йөрер бер пүлга мохтаҗ, Табар мал һәзаване, кәһа коллаҗ. Гәһи фәрбиһ булырсән, кәһа лагарь, Җиһанга игътимад итмә, бөрадәр. Ки та үлгәнчә кылгыл хезмәте Хак, Терелеккә ышанмак - кәре ахмак. За Адәме та бәнух 9, та бу индәм Кәлеп кәтте җиһанга монча адәм. Бере дөньяда бакый калмады һич, Белеп инсаф, тагать кыл иртә вә кич. Дәрбәяне зәйел-хәйаи әмират солтан Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһу тәгалә Чу солтан Бәлехдин чыкмасдин әүвәл Хатыны кадыда бар ирде хәмәл. Ки Зөлхәйа иде намы, зәгыйфә, Ләтафәтлек гаҗәп назек зарифә. Ки бер көн Зөлхәйа вәзгыйтте хәмәл , Угыл тугды, йөзе мисле кызыл гөл. Аңа бикләр Мөхәммәд куйдылар нам, Анасының ки күңле тапты рам. Качан ки углы булды рәсаи, Анасы тик Хода тәрсе парсаи. Ки беркөн шәбе гаед булып ирде, Анасы берлә күшке өстедә ирде. Халаикълар бары гүрле гүригә Чыраг илтеп, куеп ирде өегә. Анасындин сорады: - Халкы-илләр Чыраглар нә өчен анда якарлар? Диде углыга ул дәмдә анасы: - Ки үлгән булса һәркемнең атасы, Чыраг илтеп, гүре үзрә якарлар, Дога әйләп, бары иркә китәрләр. Анасыга диде ул шаһы хубан, Күзе яшен акызып булды гирйан: - Атамның гүре кайдадыр, бараин, Кешеләр дик чыраг илтеп якаин! Анасы әйде: - И фәрзәнде-дилбәнд , Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Атаңның гүре, бел ки, монда юктыр, Ки бер кичә тәрке - гаиб булыптыр. Ул ирнең гадәте бул ирде, и җан, Бирер ирде атыга нәсфы шәбнан. Ки бер кичә торып ул мәрде талиб, Атыга нан биребән булды гаиб. Диде: - И анам, андин бире һич, Хәбәрен алмадыңмы иртә вә кич? Анасы әйде кем: - И җаны мадәр, Бәнем сүземгә имде әйлә бавәр. Атаң ирде бу илнең падишаһы, Нәчә икълим үзә ирде сипәһы. Аның кем, малу-мөлке ирде бихәд, Вәләйкин бик Хода тәрс ирде ул мәрд. Иде ул падишаһи ба гадәләт, Аның барында шат ирде рәгыйать. Аңа гышкы-мәхәббәт килде галиб, Ки бер төндә терекләй булды гаиб. Ишетеп мән аны - Мәккәдә бар ул, Һәзм кешелекне кылмыш ихтыяр ул. Ки һәр көн па бәрәһнә тауга барып - Килер, ирмеш, бер арка утын алып. Сатар, ирмеш ки, өч бармакга аны, Алыр, ирмеш, берегә ашу-наны. Бирер, ирмеш, берен дәрвишләрега, Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Янә калганны алып барыр, ирмеш, Ятим вә бивәләрга бирер, ирмеш. Бу сүзне углыга әйде анасы, Моныдик сүзләшерде икеләсе. Китеп ул дәмдә углының карары, Кылып күз яшене күксегә җари. Диде: - Дәстүр биргел, мәни бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Анасы әйде: - И фәрзәнде ширин, Мәнем күңлем янә сән кылма гамькин. Атаң һиҗредә бәгърем ирде бирйан, Күзен яше иде чөн әбре-нисан. Мәңа сән һәм җөдалык кылгың охшар, Мәне фөркать утыга салгың охшар. Сәнең һиҗреңне мән күрмәй үләрмен, Фирак уты белән таким көярмен. Укыды бул газәлне анда егълап, Һиҗре уты илән бәгърене даглап. +Газәл Нә хәсрәттер ярдин айрылып биханиман булмак, Хыялымда юк ирде ярдин мондаг җөда ��улмак. Җөдалык утыга көймәк качан күңлемдә бар иде, Ходаның эшләрега бәндәсе дидер риза булмак. Бәси катигъ диделәр дустларым һәуле Кыямәтне, Кыямәт ул икәндер - миһербанидин җөда булмак. Һәммә ил әйтәдер, дузах утыдин катигъ ут юктыр, Та катигъ ут икән - дустдин тәрке улмай җөда улмак. Диде углы: - Айа мөшфикъ анам сән, Белермен, сән мәңа күп миһербан сән. Мәнем сүземне имде йирдә куйма, Бу гамькин хәтерене имде бозма. Мәңа дәстүр бир имде сән, бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Диде ирсә, анасы булды мәйлан , Диде: - Баргыл бу шарт илә, айа җан, Хода тотса сәне юлда әмани, Атаң алдыга барсаң ул замани, Түрене ихтыяр итмә, айа җан, Бер-ике көндин артык торма, и җан. Мәнем юктыр фирак утыга табым, Сәне күрмәй корымас күздә абым. Атаң куйган ирер бәгърем үзә даг, Янә сән куймагыл даг өстенә даг. Ике-өч көндин артык торма, и җан, Әҗәл йитсә, мәңа ул көн, айа җан. Үлеп китсәм йөзеңне күрмәй, и җан, Калыр бәгъремдә йөз мең дагы арман. Тула әйде сүзен углыга бисйар, Айагыга төшеп күп еглады зар. Ике-өч көн торып, юл задын итте, Сәфәр бармакның истигъдадын итте. Чыкар хәлдә анасыдин сорады: - Атамдыр Мәккәдә, йә җае - вади. Насыйп булса, мән ул җайга барырмын, Атамны мән нәчек анда танырмын? Анасы әйде: - Гәр Мәккәгә барсаң, Кереп ул шәһәргә, бер йирдә булсаң, Ки андин соң утын базарыга бар, Карап бер, янә булгайсән хәбәрдар. Озын буйлык, кызыл йөзлек, сийә риш, Ширин сүзлек кәлер бер мәрде-дәрвиш. Йөрер сәрпа бәрәһнә, иңедә - шәл, Телендә зикрү-тәсбих даимел-хәл. Намаз укыр дүкәнә һәр кадәмдә, Ходага шөкр идебән дәмидәмдә. Качан кем сән атаң алдыга барсаң, Мөлакать әйләю әхвәле сорсаң, Әгәр сорса бәнем әхвәле дәрдем, Бәйан кылгайсән анда руйы-зәрдем. Анам, дигел, бу халәтгә йитепдер, Торырга куәте-пайы китептер, Ки "Ибраһим" дисә һәр собхе-шәми - Чыкар агзындин ул дәм дәрде-аһи. Вилаятьне тотар буйы кәбабы, Дигәй бер-берегә пирү-шәбаби. Бу Зөлхәйаны, дирләр, дәрде-дагы - Ятар бәгъредә һиҗранның чырагы. Аның бәгърене ортар нары-һиҗран. Кибаб исе киләдер, буе-бөрйан. Аңа айгыл сәлам, зинһару-зинһар, Мәне бичарадин бисйару-бисйар. Анасы күп васыятьләрне кылды, Бу сүзләрне бала күңлегә салды. Торып шаһзадә ул дәм сорды рөхсәт, Анасы егълаю бирде иҗазәт. Видаг әйләп ушал дәм юлга керде, Анасы егълаю урынында калды. Укыды бу газәлне ул дәм анасы, Күренмәс булгынча углының карасы. +Газәл Аһ мәне дәрдү-бәлага мөбтәла кылган фирак, Тәхтү-бәхтемне бозып, ахыр гида кылган фирак. Гәүһәр кыйммәт бәһа ирдем нәсәбе-базарыда, Сондырып кадәмне нәйләй кем, бәһа кылган фирак. Былбылы ширин нәвадик мәскәнем ирде чәмән , Җәгазьдик вәйранәләр эчрә аза кылган фирак. Мән зәгыйфь бичараны кем, даимән фирак уты белән Көйдереп хәкестәр мәне зиры пай кылган фирак. Тависы хөррәм әйләдем мән тутыйларга һәмнәшин, Вай, нитәй кем, заг-загынга ашнәи кылган фирак. Киеке хөррәмдик йөрешем даимән күмсар иде, Аһ бу чубин кафәстә мөбтәла кылган фирак. Гөлчәһр ирдем, йөзем гөлшәндәге гөлләр ара, Бивәлек утыга рәңгем кәһроба кылган фирак. Нәчә көн йөреп юл, рәнҗе күрде, Бинагәһ Мәккәнең шәһрега керде. Барып кылды ки бер йирдә карар ул, Йөреп ирде ки төн-көн ач вә зар ул. Утын базарыга барып, булып зар, Торыр ирде карап бу дил-зарәфкәр. Анасы айган ирдәк кәлмәде һич, Карап торды, күренмәс иртәдин-кич. Булып битакать ул, китте карары, Орып бер сәхт аһы, кылды зари. Ходага ялбарубән кылды фөрйад, Ушал дәм бу газәлне әйләде йад. +Газәл Вә аһ мәне йөз мең бәлаләрга дучар иткән үлем, Ихтыярымны алып, биихтыяр иткән үлем, Бул гариплык дәштедә әүварә сәргәрдан булып, Кузы алдырган киек дик интизар иткән үлем. Мән кызыл гөл дик чәмән шәһредә бер солтан идем, Хару-хас йәңлыг аяк астыда хара иткән үлем. Кемгә егълап барып әйтәин дәрдемне мән? Шаһ идем мән, имде гидае хаксар иткән үлем. Ерак йирдин килебән, канда сән, җаным атам, Күргел имде хастәкәрем интизар иткән үлем. Кәсебан аһ нәхле вәзендәлекне, Бәҗай кәлтерде охшар бәндәлекне. Зимстаны-бәһардин бул йөредем, Суык-иссигъ җәфаи раһе күрдем. Бу мескен адәминең башыга, бел, Нә эшләр киләдер һәм ае, һәм ел. Килеп ирдем җамалыңа өмидвар. Күрә алмай калдым охшар бер дидар. Сәне эзләп, атам, монда кәлепмен, Җамалыңдин нәтай мәхрүм калыпмын! Бу сүзене әйтеп кем, егълады зар, Гариплек дәрде имде әйләде кәр. Кайан барай, нитәй дип булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, булды хамуш. Кешегә сүзләмәй хатәрдер дәрвишан, Торыр ирде, булып бисйары-гирйан. Күрәр кем, бер кем ирсә булды пәйда, Килер һу дип яланбаш вә ялан па. Кара шәл иңедә бер чәндәсе бар, Кылыр һәрбер кадәмдә сәҗдә дубар. Кәлимәи-таййибә агзындадыр бәс , Ходаның зикредин үзгә сүз имәс. Анам әйгай кеше ошбу нишанлык - Ир килгүче, буе - мәһрибанлык. Күзегә яшь алыбән зар егълады, Торыр ирде диле әфкәре егълап. Килеп солтан, диде бу сүзне агаз: - Алыңнар,- дип,- утынны!- кылды аваз, - Хәләл утын алып кәлдем, алыңнар, Хәләл пүллык кеше булса, килеңнәр! Ушал дәм бер кеше алдыга кәлде, Ки өч ярмак биреп, утынны алды. Ки бер ярмак биреп дәрвишләрега, Алып ирде тәгамь дилришләрега. Йәнә бер тәңләсен толларга бирде, Ятимнәргә бересен хәер кылды. Бозык диван өегә килеп ирде, Ходаның зикре берлән торып ирде. Атасы алдыга шаһзадә барды, Сәлам биреп, тәвазуг берлә торды. - Галәйкем, - диде солтан, күзе төште, Кубып, бу җәван берлә күреште. Баласыны кочаклап егълады шаһ, Бу сердин булды солтан ул дәм агәһ. Тарикы-имтихан берлә сорады: - Нә йирлек сән?- диде.- Кайсы бәләди? Мәни бичарага хуп охшаерсән, Айа углан,- диде,- кайдин килерсән? Диде углы: - Айа и бәндәи хас, Кылыпдырлар һәммә ил сезгә ихлас. Мәнем һәм берничә гарзе сүзем бар, Ишетең, әйтәим, и никү-кәрдар. Диде солтан: - Дигел һәр ни сүзең бар! Егет ул дәмдә үксеп егълады зар. Диде: - Мән Бәлхе фәрзәнде булырмын, Газизең җәкәре бәнде булырмын. Бу сүзегә тәкабул иде солтан: - Булырмән Бәлхе иледин мән һәм, и җан! Йәнә әйде ки: - Кемнең углыдыр сән? Атаң кемдер? Кайу диндин булырсән? Бу сүзене ишетеп биһуш булды, Замандин соң йәнә һушыга кәлде. - Мән ирермән аның дик иргә угыл, Ул ирмәс Хакдин үзгә берлә мәшгуль. Вилаять мөлкене, тәхтене ташлап, Фәкыйрьлек милкен алган - Хакны хушлап. Хәрир тунны кара чикмәнгә саткан, Ки Зөлхәйа хатыныны тол иткән, Гайалыга ятимлек дагы куйган, Бу Мәккә шәһредә утынчы булган, Ушал солтанның углы мән улырмын, Атамны күргәли монда килепмен. Бу сүзене иштеп китте карары, Кочаклап углыны, күп кылды зари. - Ерак йирдин кәлепсән, никү-фәрзәнд, Ачып, арып, айа җаным, җәкәр бәнд. Тәмам күргәннәрен бер-бер сорады, Әкәбирләр, һәммә шәһри-бәләди: - Гарип-мескен анаң бармы сәламәт? Нәчә еллар чигеп толлыкта михнәт? Диде углы: - Анам хәле булыктыр - Бу толлык дагы берлә кан йөзептер. Якын бел: аһ берлә гарше көйсә - Ки Ибраһим дибан бер аһ орса. Чыкар, аһ дисә, уты дик төтене, Аның бәгърега юк, дирләр, бөтене. Төтен булгай вилаять - җәнк алды , Бу Зөлхәйаны, дирләр, дагы-дәрде. Бу сүзне ишетеп солтан екылды, Замандин соң йәнә хәлегә кәлде. Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, Диде: - Ибраһим, углыңга булып баз, Бәне кылдың фәрамуш имде, белгел, Мәне сөйгел вә йа углыңны сөйгел. Ишетеп бу ниданы, булды биһуш, Ичендә зикре-халәт әйләде җуш. - Сәне дип тәхтү-бәхтемне кичепмен, Ки бән вәхдәт шәрабене эчепмен. Кичепмен имде углымдин Ходага, Мәңа сәнсен, Кәримлек, раһнамәйа. Хода әмре белән Газраил йитте, Ушал дәм углының җаныны алды. Нида кәлде янә һатифдин ул хәл: - Юып күмгел,- диде,- углыңны дәрхәл. Ходаның кыйсмәтега рази булды, Гариплыкы өчен күңле бозылды. - Айа углым, җәкәр бәндем , колыным, Гариплыктә сәңа килгән бу үлем, Бәне эзләп килеп үлгән гарибем, Егетлек хиссасыдин бинасыйбым. Атасының хозурын күрмәй үлгән - Морады-максудына йитмәй үлгән. Төмән мең хәсрәте армандә калган, Кәмалыга йитешмәй нәү екылган. Сәне имде Ходага тапшырыпмын, Ходаның хөкмега рази булыпмын. Анаңдыр, мөнтәзир, юлга карап зари, Сәне килгән дибан ул зар әфкәри. Вафатыңдин анаң ахыр ишеткәй, Сәнең дәртеңне әйтә-әйтә үлгәй. Бу сүзне әйтебән күп егълады зар, Якасын канга болгап чәшме хунбар. Моның дик егълап углын йиргә куйды, "Әләйһү раҗигун" ул дәм укыды. Ушал дәмдә ингизе фөрйад кылды, Укыбан бу газәлене яд кылды. Газәл Имде эзләп тапмагаймын, канда сән, җаным, балам? Күргәли кәлдең йөземне, маһи тәбаным, балам! Ул Кыямәт дәштедә күрсәм сәнең буең-йөзең, Бозгучы Мәхшәрне анда аһы-әфганым, балам. Бу үлем хакыдыр кем, бу нәчә көймәклек нәдер? Вакты йитмәй хозан булган гөлестаным, балам, Йөрәгемнең куәте китте, нитай дәртем белән? Сүзлүгенчә калмады бер зәррә дәрманым, балам. Үлгенчә итсәм, әда булмас, сәнең дәртеңне мән, И төкәнмәс йөрәгемдин хәсрәте-кәнем, балам. Бер мәсәл бардыр кадимдин: яхшыга булгай зәваль, И җәван, биназыйр мөэмине-мөселманым, балам. Һәрзаман ядымга төшсәң, кычкырырмын ваһ диеп, Йитмәгәй имде сәңа фөрйады-әфганым, балам. Йир йөзене нәү-бәһар итте димәңнәр ләлазар, Катрә-катрә йиргә тамган күздәге каным, балам. Әйтәдерләр бәгъзеләр бу гамьне сән инде оныт, Булмагай һәргиз онытып бу даг-һиҗраным, балам. Белмәс ирдем ванәһдәк мән бу гариплек дәрдене, Имде гамь башыма йитте, белдем, и җаным, балам. * * * Йөрәгемнең куәте, күзем-раушаным, җаным, балам, Җаным, өем зиннәте һәр кичә миһманым, балам. И балам, мән кайсы йиреңне әйтепләр егълаем, Бинишан намы юк калган ханә вәйраным, балам. Насыйбым кадрем ушанды, нә кылай, и дустларым? Зиннәтем һәм хөрмәтем алдыда солтаным, балам. И сәнең дәртең белән үлсәм-котылсам дәртедин, Көйдерер гүрдә кәфенне аһ вә сүзаным, балам. Калмады сабры карарым, һәммәсе кем, улды так, Налашедин налаш итте бәйтел-әхзаным, балам. Бәндәмен, бичарамын, килмәс кулымдин һич гыйлаҗ. Имде юк сабыр әйләмәкдин үзгә сәрманым, балам. - Мөхәммәд өммәте сез бәндәи хас, Мәнем сүземгә имде әйләң ихлас. Мәнем егълаганым углымга ирмәс, Кеше гамь чикмәгенчә гамьне белмәс. Гариплеге өчен күңлем туладыр, Аның хәлега күп рәхим киләдер. Диде: - Һәркем гариплек берлә булса, Гарипләргә кеше күз яше кылса, Пәйгамбәрнең гариплегын кылып яд, Хода кылгай аны дузахдин азат. Бу сүзне әйде солтан, юлга керде, Күзенең яше күксегә түгелде. Өмид өздем ки шаһлыкдин, Илаһым, Зәну-фәрзәнд ятим кылдым, Илаһым. Әгәр мең парә кылсалар бу юлда, Качан сәндин күңел өзгем, Илаһым. Кабис тагына барып ул заманда, Нәчә еллар гыйбадәт кылды анда. Ки һәр айда тәвафы Кәгъбә әйләп, Китәр ирде өегә базы егълап. Ки беркөн барды шаһи гали һиммәт, Бу дары бибәкадин кылды рихләт. Ул ир Ахирәт өегә куелды, "Аләйһү раҗигун" ул дәм укылды. Газәл Үттеләр бу дөньядин күп дилхаһлар, Калмады дөньяда бакый гидалар һәм шаһлар. Хәсрәтә, и дустларым, залим үлемең золмындин, Бу кара йир астыга керде бары руйы-маһлар. Нагәһан алса якаңдин, куймагай дәм оргали, Һич әсигъ кылмас сәңа, кылсаң фөгане вә аһлар. Гакыл ирсәң, кыл гыйбадәт, бирмә дөньяга күңел, Бирде дөньяга күңлене гаклы кәме, гүтаһлар. Дөнья - хасрәт ханә ирер, и ҺӨВӘЙДА, дөньядин Йөз мең хәсрәт илә үттеләр нәчә дин һәмраһлар. Бар ирде шаһның бер хубы-мөриде, Ки бер төн истихарә эчрә шаһны күрде. Диде солтанга кем: - Хәлең нә улды, Ләхед ичрә кыйлу-калең нә улды? Диде: - Мәндин Хода хөшнүде булды, Мәнем хәлем бу көн бибуде булды. Ходаем мәңа кылды күп гыйнаять , Ки аслан күрмәдем рәнҗү-мәшәкать. Ки Бабел-Шәмсе атлыг бирде маэва, Олуглыгы ирер чөн Гарше-Әгъла. Йәнә күп вәгъдә кылды Хәйе-Әкбәр, Җамалын күрсәтәй дип Рузы-Мәхшәр. @@ -208,5 +208,5 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Бер талибел-гыйлем кыйссасы Кылыр равилар ошбу риваять, Хәбәрдә килтереп мондаг хикәят: Бар ирде бер хани талибел-гыйлем, Бигаять парсайы-торфә, хуш гыйлем. Таләп әйләп укырны - юлга керде, Нәчә көннәр йөреп, юл рәнҗе күрде. Йөреп, әл-кыйсса, бер шәһрегә барды, Нәчә көннәр ушал шәһре-ичрә йөрде. Бу талипны дәхи сормады һичкем, Моның муллалыгын белмәде һичкем. Ничә көннәр йөреде ләб бә тәшнә, Тәгамь тапмады, бигаять булды кәснә. Йөреп ирде ки беркөн зари егълап, Гариплык утыга бәгърене даглап. Ушал дәм бер җәһүди булды пәйда, Диде: - И нәве җәван, кадре-гана, Сезә нә булды, күп кайгы йийасыз, Нәчек кәриш белән егълап торасыз? Җәһүдкә бирде ул мондаг җавабы, Аның һәрбер сүзегә рай-саваби. Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Кылаймын дип гыйлем, тәхсил кылыпмын. Нәчә көндер татымасмын тәгами, Мәне сормас кешенең хассу-гаме. Аның өчен булыр хәтрем пәришан, Торыпдырмын булып бу йирдә хәйран. Җәһүд әйде: - Мәңа бериште-һизум Күтәреп кәлтерреп бирсәң бичарүм, Бирәй булай тәгаме сәңа вафир! Нә әйтсен аңа бичара мосафир? Ушал дәм зары-зар егълап Ходага, Утын алмак өчен барды далага. Утын алып ирде күтәреп, Торып ирде аны җаззарга салып. Рәсүле сәрвәре фәрзәнде адәм Йитеп кәлде аның алдыга ул дәм. Мөбарәк күзләре төште гарипкә, Ушал мулла мосафир мөзтарипкә. Ки андин сордылар Солтаны-Әбрар: - Нә булды сезгә,- дип әйде,- Айа йар? Ушал мулла вә бичара мосафир Диде: - Мән, йа Рәсүллуллаһ, мосафир! Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Нәчә көннәр гариплыкта йөрермен. - Нә эшкә кәлдеңез?- дип әйде хәзрәт,Гариплек шәһредә тартып мәшәкать? Диде талип ки: - И Солтаны-Гадел, Килеп ирдем кылай дип гыйльме хасил. Рәсүллуллаһ диделәр: - И гарип яр, Төреп сезне мөһимгә ошбу базар? Ушал бичара талип әйде ул дәм: - Белең сез, Сәрвәре-әүладе-адәм, Нәчә көннәр бу шәһәр эчрә йөрдем, Юк ирде һич танышым, кәснә булдым. Торып ирдем тәбә дивардә егълап, Гариплык утыга бәгъремне даглап. Ушал дәм бер җәһүд алдыга кәлде: "Нә җан?"- дип мәнем хәлемне сорды. Булып сән, диде, нә гамьгә гирифтар, Калып сән бу тәбә диварыда зар. Мән аңа хәле-зарым гарзә кылдым, Гариплык кәснәлекдин аңа әйдем. Җәһүд әйде мәңа: - Сахрага барып, Алып килсәң мәңа утын күтәреп, Сәне мән ашу-нанга туйгызаен, Йәнә бернәчә йармак һәм бираин. Утынны, йа Рәсүл, мән кәлтерепмен, Торыпмын ошбу йирдә бу сәбәптен, Пәйгамбәргә биреп мондаг җавабы, Күзендин катрә-катрә түкте абы. Рәсүле галәмин һәм булды гирйан, Бу йаранга йөрәге булды бөрйан. Гарип булмай гарип хәлен белерме? Җәфа тарткан кеше заигъ булырмы? Зира ки үзләре тарткан гариплек, Гариплык шәһредә күп мөзтариплык. Диделәр: - И гарип, бичара мескен, Заманы әйләңез бу йирдә тәскин. Утынны, сез торың, мән күтәрәин, Җәһүднең ишегегә тигерәин. Пәйгамбәр урныдин дәр-хәле торды, Мөбарәк аркасын утынга орды. Күтәрмәгә утынны касде кылды, Ушал дәм Җәбраил алдыга килде. Диделәр: - И Рәсүле һәр ду галәм , Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Куең утынны сез, мән күтәрәин, Җәһүднең өегә алып бараин! Рәсүлуллаһ ушал дәм Җәбраилга Моның дик әйделәр пийке-Әминга: - Бер очын сез тотыңыз, Пике-раһбәр, Бер очын мән тотам,- диде пәйгамбәр. Күтәреп бардылар ике бөрадәр. Җәһүднең өегә тигерде анлар. Җәһүд ивдин чыкып, хәзрәтне күрде, Диде: - И Мостафа, сезгә нә булды? Нә өчен керделәр утын күтәреп? Сәбәп нидер, торырсыз монда килеп? Аңа әйде нәбииләр пишвасе, Ду галәм халкының күзе тутйасы. Мөбарәк агзыдин кылды шәкәр риз, Җәһүдкә бу тарика сүзләде сүз: - Кылыпсыз әмре бер яран гарипкә, Гариплек шәһредә бер мөзтарипкә. Мәңа бер пөште һизум күтәреп кил, Бирәй дип сән тәгамь вә һәм йәнә пүл. Савабы талип гыйлемне тапмай дип Алып кәлдем сәңа утын күтәреп. Аңа ошбу тарика сүзне әйтте, Җәһүд ул дәмдә катигы аһ орды. Диде: - И Раһнамәи һәр ду галәм, Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Ки безнең динемез садыйк имәстер, Дине Исламга һәм лаек имәстер. Нәчә көннәр кылып ирдем хатаны, Йәнә иттем бу җанга күп җәфаны. Бу көн сез Сәйидел-инсаны вәл-җан, Кылың кем, мәңа имде гарзе иман. Җәһүдкә Мостафа гарзе итте иман, Кәлимә килтереп булды мөселман. Кылып анлар талипкә андаг гыйззәт, Рәсүле-Хак шәфагать хаһе өммәт. Беләдер кадре-зәрне әһле зәргәр, Нә белсен ул мәкәс кем, кадре шөкер? Белер кадре гыйлемне мәрде-галим! Нә белсен галим кадрен мәрде-залим? Шәрафәт фазлыдин мулланы, и җан, Җәһүд булды мөселман, тапты иман. Диделәр: "Кем кылыр мулланы гыйззәт, Мәне гыйззәт кылыр,- дип әйде Хәзрәт,Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы адәм, Ки гүя кылды Тәңрене Мөкәррәм. Мәне гыйззәт кылыр һәр, нийке-әхтар Аңа кылгым шәфагать рузы-Мәхшәр. Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы өммәт, Ки гүя кылды ул Тәңрене гыйззәт. Кылыр һәр бәндә кем, Тәңрене гыйззәт, Аңа биргәй Ходаем хуру-җәннәт. Кылыр һәркем ки, мулланы хәкарәт, Мәне кылды хәкарәт",- диде Хәзрәт. Хикәяте Хәзрәт Гайсә галәйһис-сәлам Хәбәрдә кәлде: Гайсә ибне Мәрйәм Гүристанга бардылар ушалы дәм. Тамаша әйләйән һәркайсы гүри, Йөреп ирде кылып кәшфе-кобури. Күрерләр бер кешене кабер эчендә, Тәненең ярымы гаркъ нур эчендә. Ярымы ирер нар эчендә сузан, Күреп Гайсә бу серне - булды хәйран. Догага тордылар күздин түгеп яшь, Диде: - Йа Раб, бу серне кыл мәңа фаш? Нида кәлде: - Үлекнең үзедин сор, Сәңа әйтсен, бу серне сәхибе гүр. Йәнә ачты догага кул Мәсихә, Үлек бер дәм эчендә булды ихйа. Гүредин ул кеше башын күтәрде, Сәлам әйтеп, тәвазуг берлә торды. Диде Гайсә: - Ирерсәң кемгә өммәт? Көяр җисмең ярымы - сәхте-михнәт! Нидин ярым тәнеңдер гаркаи-нур, Җавап әйләп бу серне әйлә мәшһүр! Диде ул кемсә: - И Гайсә, ишетгел, Бу серне әйтәин, күңлеңдә тотгыл. Ки бер көн бер галим кәлде көемгә, Сәлам биреп кереп кәлде өемгә. Аны күреп, ярым җисмем күтәрдем, "Галәик" дип аның сәламен алдым. Йарым җисмем аңа торды кәмаһы, Түгелеп калмады йиргә гөнаһы. Сәбәп будыр, Ходаем кылды рәхмәт, Газабы-сәхтедин булды сәламәт. Тәнемнең ярымы тормады, калды, Түгелмәде гөнаһым, безгә калды. Чигәр ярым тәнем катигъ газабы, Сәбәп будыр, ирер хәлем харабы. Бу сүзне аңлагыл, и мәрде-дәрвиш, Ки йапан комнарыдин җормымын биш. Күреп мулланы һәркем үрә торгай, Хәзан яфрагы дәк җормы түгелгәй. Торып, бер галиме кем кылса хөрмәт, Ходаем шайәд иткәй аңа рәхмәт. Гы��наять кылса Тәңре, һич гаҗәп юк, Ходаның рәхмәте күп, бисәбәп юк! ҺӨВӘЙДА, сән сүзеңне мохтасар кыл, Билеңне баглагыл, газьме сәфәр кыл. Бу дөньядин үзеңне кылгыл азат, Кичә-көндез китәргә әйләгел зад. Килептер сән җиһан пөрре-җәфага, Бу көн сәүдәңне кыл, йөрмә хатага. Җиһаны халкы ирер бер кәрвани, Булыр пәсү-пише юлга рәвани. Әман бирмәс үлем һәр зи нәфәсне, Кылырсын нә күңел берлә һәвәсне? Үзеңне гокъбә юлыга йавыткыл , Күңелне ошбу дөньядин савыткыл. Бу дөнья чөнки хәсрәтханә ирер, Ки бихәсрәт кеше дивана ирер. Әгәр мең яшәсәң - бердер тереклек, Үләрсән гакыйбәт, и хуб белеклек. Кани Карун сыйфат дөньяны куган, Ки дөньяда талашып каны түккән? Кани бу дөньяда мәнмен дигәннәр, Җиһан милке мәнем дип сыймаганнар? Зә Адәм тә бәнух салих та баин дәм - Килеп китте җиһанга бик күп адәм. Бу дөньяга күңел бирмә, бөрадәр, Һәммә кәре ирер вәйраны-әбтәр. Әгәр мең сүзләсә сүз, аслы бу сүз - Нә хаҗәт сүзләмәккә сүзне утыз! Намазу-руза кылгыл, и мөселман, Куеп фигъле-бәдеңне, әйлә ихсан. Ходаның әмрене тот бадилү-җан , Мөнаһидин үзеңне кыл гөризан. Бу сүз берлә әда булды төмән сүз, Ки аслы сүз будыр, и мәрде дилсүз. Мөнәҗәт биҗәнабин -Казыел-хаҗәт Халика, җувр әйләдем үз җаныма, Куймадым тагать тәгамен ханима, Һәр нә эш кылдым, бары булды рийа, Игътимадым юк гамәл кылганыма. Халика, түктем гыйбадәт җамыны, Пөхтә кыл бәндәңне, хәле хамене, Сән кәрәмлек падишаһсән, мән - гида, Әйләгел хуру-косур ингамине. Халика, килдем сәңа әйләп өмид, Даргәһеңдин кылмагыл сән на өмид, Гәрчә бәндәң монда булса русийаһ, Лотфы әйләп, анда кыл вәҗһем сәфид. Халика, сәндин теләрмен күп мәдәт Һәм теректә, җан чыкарда, йа Әхәд! Сән әгәр хәлемга хами булмасаң, Азгырыр юлдин мәне Шәйтане-бәд. Халика, күп әйләдем фәску-фоҗур, Нә җавап биргем торыр йәүмен-Нөшур? Күп гөнаһ кылдым дибан өзмәм өмид, Чөнки Саттарел-гайуб сән һәм Гафур.13 Халика, кылса сөаль Мөнкир-Нәкир, Һәйбәтендин таглар булгае хәрир, Бәндәи-гаҗиз ирермен, и Илаһ, Раббым Аллаһны тәлимгә җари бир. Халика, даим мәңа биргел әман, Ике җиһан падишаһ сән, миһербан! Таң ла тартканда тәразуга гамәл, Кыл савапны гөнаһымдин һәм гиран. Халика, ике күземе пөраб кыл, Кичәләр та собхыдәм бихаб кыл, Тезгә төшкәндә сусап Мәхшәрдә тел, Хәүзе-Кәүсәрдин биреп, сирап кыл. Халика, хийф үтте мәндин салу-маһ, Һәр нә эш кылдым, бары булды гөнаһ, Таң ла рисвай кылмагыл ил алдыда, Кул-аягым сүзләшеп бирсә гүаһ. Халика, даимән бигамь әйләгел, Үлгенчә зикреңә һәмдәм әйләгел, Нә бәла кәлсә, үзеңдин рази мән, Монда гамькин, анда бигамь әйләгел. Халика, лотфы-гыйнаять әйләгел, Җөмлә мөэминнәргә рәхмәт әйләгел, Таң ла Сиратдин сәламәт үткәреп, Җәннәтел-мавә кирамәт әйләгел. Халика, хийф үтте мәндин маһу-сал. Төне-көн фикре-хыялым булды мал, Таң ла мәндин алсалар бер-бер хисап, Аһ, белмәсмен, нә булгае анда хәл. Халика, ике җиһан гамь-хаһы сән, Барчаның раззакы Бер вә Бар сән, Кем әнгиз торса, әйләгел йиргә орып, Кылгучы пәстене әнгиз Каһһәр сән. Халика, күп әйләдем җорму-хата, Мәңа сәндин күп торыр лотфу-гата, Бу ҺӨВӘЙДА гарибинең хәлене Кылмагыл сән нәфсе бәдкә мөбтала! +Казыел-хаҗәт Халика, җувр әйләдем үз җаныма, Куймадым тагать тәгамен ханима, Һәр нә эш кылдым, бары булды рийа, Игътимадым юк гамәл кылганыма. Халика, түктем гыйбадәт җамыны, Пөхтә кыл бәндәңне, хәле хамене, Сән кәрәмлек падишаһсән, мән - гида, Әйләгел хуру-косур ингамине. Халика, килдем сәңа әйләп өмид, Даргәһеңдин кылмагыл сән на өмид, Гәрчә бәндәң монда булса русийаһ, Лотфы әйләп, анда кыл вәҗһем сәфид. Халика, сәндин теләрмен күп мәдәт Һәм теректә, җан чыкарда, йа Әхәд! Сән әгәр хәлемга хами булмасаң, Азгырыр юлдин мәне Шәйтане-бәд. Халика, күп әйләдем фәску-фоҗур, Нә җавап биргем торыр йәүмен-Нөшур? Күп гөнаһ кылдым дибан өзмәм өмид, Чөнки Саттарел-гайуб сән һәм Гафур. Халика, кылса сөаль Мөнкир-Нәкир, Һәйбәтендин таглар булгае хәрир, Бәндәи-гаҗиз ирермен, и Илаһ, Раббым Аллаһны тәлимгә җари бир. Халика, даим мәңа биргел әман, Ике җиһан падишаһ сән, миһербан! Таң ла тартканда тәразуга гамәл, Кыл савапны гөнаһымдин һәм гиран. Халика, ике күземе пөраб кыл, Кичәләр та собхыдәм бихаб кыл, Тезгә төшкәндә сусап Мәхшәрдә тел, Хәүзе-Кәүсәрдин биреп, сирап кыл. Халика, хийф үтте мәндин салу-маһ, Һәр нә эш кылдым, бары булды гөнаһ, Таң ла рисвай кылмагыл ил алдыда, Кул-аягым сүзләшеп бирсә гүаһ. Халика, даимән бигамь әйләгел, Үлгенчә зикреңә һәмдәм әйләгел, Нә бәла кәлсә, үзеңдин рази мән, Монда гамькин, анда бигамь әйләгел. Халика, лотфы-гыйнаять әйләгел, Җөмлә мөэминнәргә рәхмәт әйләгел, Таң ла Сиратдин сәламәт үткәреп, Җәннәтел-мавә кирамәт әйләгел. Халика, хийф үтте мәндин маһу-сал. Төне-көн фикре-хыялым булды мал, Таң ла мәндин алсалар бер-бер хисап, Аһ, белмәсмен, нә булгае анда хәл. Халика, ике җиһан гамь-хаһы сән, Барчаның раззакы Бер вә Бар сән, Кем әнгиз торса, әйләгел йиргә орып, Кылгучы пәстене әнгиз Каһһәр сән. Халика, күп әйләдем җорму-хата, Мәңа сәндин күп торыр лотфу-гата, Бу ҺӨВӘЙДА гарибинең хәлене Кылмагыл сән нәфсе бәдкә мөбтала! Тәмам.