diff --git "a/bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt" "b/bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt" @@ -0,0 +1,633 @@ +Аяз Гыйләҗев +Язгы кәрәвәннәр + +Җанны өшетә торган салкын коры кич килде. +Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады. Зират тавыннан, кояш баешыннан искән җил, гадәттә, үзәнлектә ышыкланып утырган безнең бәләкәй авыл өстенә язын-көзен яңгыр, кышын исә кар-буран алып килә торган иде. Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием-салымнарны әрсез йолыккалап туктаусыз коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде. Карт-корылар мич яңакларын сыйпаштырып чамалап тордылар да тиз үк мичләргә ягып җибәрделәр, ишегалларында, җил үтәрдәй араннарда калган мал-туарны җылы абзарларга куып керттеләр. +Көне буе ачык һавада уралганга, без көннең аз гына үзгәрүен дә сизеп-искәреп торабыз. Җил азаюына игътибар иттек, чын күңелдән сөенештек, ындырдан җиде олау солы төяп, төнгә каршы Чаллы элеваторына юлга чыгасыбыз бар иде. +Кабан авылы аша барсак, юл шактый кыскара кыскаруын, әмма ике авыл уртасында җиде чакрымлы кара урман ята, кичә-бүген аязып торса да, урман юлларына тоташ яңгырлардан соң баш тыгарлык түгел. Шул сәбәпле әйләнечтән — Түбән авыл аша барабыз. Анда да шул ук кара урманның дәвамы, әмма андагы юл өстендә такта яру заводы бар. Завод дип, хәзер аның исеме генә калган. Сугышка хәтле анда чыннан да такта яралар иде, җидемесигезме түгәрәк пычкылары да бар иде, безнең тып-тын урманнарны ярып аваз салырлык бердәнбер гудок та шушы заводныкы иде. "Ду-у-у!" дип безнең яшь йөрәкләрне җилкетеп, күңелне кузгатып кычкыртып җибәрә торган иде, искиткеч! Бишавыл базарына кыяр сатарга барганда урманда гудок тавышыннан сискәнеп калтырансам да, авылга кайткач малайлар алдында атна буе үземнең дә мактанганым бар. Завод яныннан узу үзе бер рәхәт иде. Түгәрәк пычкылар күз иярмәс тизлек белән чож да чож әйләнәләр... Бөтен җиргә сап-сары нарат такталарны сыртлап өйгәннәр. Ап-ак юкә тактасы өемнәре дә бар. Бер кырыйдарак пычкы чүбе таулары тары көшеле сыман кояшта ялтырап яталар. Малайларның шау-гөр килеп шул таудан шуып уйнауларына карап без үлеп көнләшә идек! Бөтен җирдә борынны кытыклый торган әчкелтем-татлы агач исе... +Хәзер завод үзе юк, озынча моңсу баракларның түбәләре арык ат сырты төсле бөгелеп җиргә иңгән... Аркылы-торкылы такталар белән ярым томаланган тәрәзәле бер-ике бүлмәсендә ялгыз карчыклар, тол хатыннар һәм җитү эчле, җиткән тырнаклы балалар яшәп ята... Үткәнсүткәндә коеларыннан су эчеп китәбез, гаҗәп, кое суларыннан да нарат сагызы тәме килә аларның, ат сугарабыз, кышкы бураннарда, көзге караңгы төннәрдә барак тәрәзәләрендәге тычкан уты кебек кенә җемелдәшкән сүрән утларны күргәч эчкә җылы йөгерә!.. +Авыр, мәшәкатьле юлларда һәр җан иясенә куанасың, ут яктысы ялгыз түгеллегеңне искәртә, терелтеп, көч биреп җибәрә!.. +Шакмаклап-матурлап өелгән такталарны ташып бетерделәр, түгәрәк пычкыларның күгәреп тешләре коелды, п��чкы чүбе көшелләре череп муртайды, аларны юан нык сабаклы алабуталар, сажин-сажин кычытканнар күмеп китте... +Урман юлын сугыш алдыннан гына вак таш җәеп, тракторлар белән таптатып ныгытканнар иде, хәзер аның да күп җирен яңгыр-кар суы юып бетерде, юл кылдыйбылдыйга әйләнде, шулай да ул кыргый, тар Кабан юлына караганда корырак, өметлерәк. Җиде чакрым әйләнеч безнең өчен бик күп, бик артык югыйсә, әмма нишлисең, телне тешләп булса да, йомышка-юлга, Чаллының атаклы икмәк складларына Түбән авыл аша йөрибез... +На, бахбай!.. +Шулай дәрт иттек, урау юлдан Түбән авыл аша барабыз! Җил тына төшү дә безнең файдага, югыйсә җилгә каршы бару атларга да хәлгә килә, безнең дә ачуны чыгара. Имән урамын чыккач та Түбән авылга таба тоташ үр төшә, арада каһәрле генә ике чокыр бар. +Берсе Сай чокыр, икенчесе Тирән чокыр... Гел безне сагалап торган шул каһәр суккан тәбеләр дә булмаса... җил дә уңайдан иссә... әйләнечтән турырак! +Йөк өстенә ике солы көлтәсе бәйләп куйган идем, арка терәп утырырга бик җайлы, фил колагы тикле якалы толып-чикмәнгә төренәсең дә һәйбәтләп менеп кунаклыйсың. +Күз тимәсен, юл да болай коры гына, җир дә сурыккан, соңгы атналарда солы тирәсендә бераз тугайган атлар да күндәм генә баралар, майламаган тәгәрмәчләр генә ризасызлык белдереп шыгырдыйлар... +Имән урамын чыгып бер җир буе киттекме икән, уң яктан, Олы су дип йөртелгән үзебезнең инеш буеннан, үзәнлектән җыр тавышы ишетелде. Бер кыз җырлый иде. Башта, бу суыкта, күз бәйләнгәндә кайсы исәре шырылдап йөри икән дип, мәзәк итеп кенә тыңлаган идем, кинәт калкынып турайдым, чикмән якамны кайтардым. Кызның тавышы аермачык ишетелә, кызның тавышы йөрәкне өзәрлек моңлы, ягымлы иде. +Җил басылды, бөтенләй тынды-сүнде, атлар адымнарын акрынайттылар, сагайдылар, тәгәрмәчләр генә әрсезләнеп шыгырдый, тын тартырга куркып колакларымны үрә торгыздым. Кыз юлга таба чыга иде, ахрысы, чөнки аның тавышы яңгырабрак, моңы үтемлерәк, сүзләре ачыграк ишетелә башлады. Ни тырышсам да, кызны аермачык таный алмадым, җыры исә бөтен барлыгымны, арба-атымны, юлымны, барырымны һәм кайтырымны, каралып-куерып килгән офыкларны күмеп китте, онытылдым! Ташкын иде аның тавышы, моң дәрьясы иде! +Үз ирекләренә куелган атлар тагын да акрынрак атлыйлар, кызның сүзләре ап-ачык ишетелә башлады. Кыз кабат-кабат бер үк сүзләрне кабатлый икән. +Алтын булып агаем да... +Көмеш булып тамаем!.. +Аның да күңелендә иләс-миләслек, ярларына сыешмаслык яшьлеге тулышып ага иде бугай, чөнки ул шушы сүзләре белән сихерләнгән, тылсымланган иде. Бары үзе өчен генә, үзенең моңлы күңеле өчен генә, үзенең татлы рәхәте өчен генә яшертен җырлавы, шуннан тәм табып бәхет эчендә йөзгәне аңлашылып тора, ул инеш үзәнлегендә. Олы су иңкүлегендә, алай гына да түгел, җир йөзендә, чиксез-үлчәүсез галәмдә бары тик үзе генә дип уйлый иде. Түбән авыл юлында җиде атлы аны тыңлап барадыр дип, уена да кертмәгәндер. +Без — җиде кеше. Җиде төрле ата баласы. Толлар да бар арабызда, буй җиткән ятим кызлар да, безнең сыман егет-җилән дә бар. Кем елагандыр, кем сөенгәндер, бу җырны берәвебез дә ишетми калмагандыр... +Атлар Тирән чокырның караңгы авызына барып туктагач, сискәнеп киттем: кем мин, кая барам болай?! +Иң арттагы аттан төшкән Дамир кыскарак кәкре аякларын яза-яза миңа якынлашты: +— Ибраһим, әй, ишеттеңме?— дип сорады. +— Саңгырау түгел лә,— дидем мин, атымның аркалыгын тикшереп. +— Син дә инде — диде Дамир, кинәт үпкәләп. +Уңайсызланып киттем, һич уйламаганда, иптәшемне үртәп маташам икән ич! Сугыш безнең елгыларга да якыная башлагач, хәрби комиссариаттан кайтканда Дамир: "Колак сызлый, малайлар, минем, ишетүем хөрти", дип сөйләнгән иде. Андыйга сизгер егетләр шундук эләктереп алдылар: "Колакай да кодакай! Саңгырау да миңгерәү! Армиягә барырга дигәч, Дамирның колагына гөмбә үскән!" +Солдатка каралучылар теленә эләкмә, ник әйткәненә үкенгәндер Дамир... Яшьтән үк кушаматларга бай булды ул. Әтисе дә тапкан исем, тьфү... "Тамыр" да диделәр аны, "Камыр"да, Дамир дип әле ничә ел гына эндәшә башлаганнар иде, хәзер "Колакай"!.. +Аны-моны абайламыйча мин дә шуңа ишарәләгән булып чыктым... +Чокыр тирәсендә бәяләшеп торганда, җыр тонык кына булып тагын яңгырап китте, хәзер инде ул шактый еракта сүзләрен дә, моңын да тәгаен аерып булмый, җыр авыл ягыннан минем йөрәккә тоташ моң булып кына сызылды, язын килгән тургайлар, былбыллар барысы бергә җыйналып, китәр алдыннан безнең яклар белән хушлашып, суык шәфәкъка карап күмәк иңриләр төсле тоелды. +Каян килгәндер минем иләс-миләс күңелгә мондый чагыштыру, валлаһи, ул мизгелдә шулай уйладым! +Тирән чокырда мондый караңгы кичләрдә аерата сак булырга кирәк, аның җәенке төбенә ел саен яңа эз салабыз, ел саен аны язгы ташкыннар тирәнәйтә, киңәйтә, авызыңны ачыбрак барсаң, атың-арбаң белән берәр яры тәкмәрләвең бар! Барыбыз да арбалардан төшәбез, алга чыгып, дилбегә башын тартып тотып, атлар белән янәшә атлап, аларны тыеп, алдагы олауның тәгәрмәчләренә генә карап барабыз. Иң алга яшен утыдай үткен күзле, йокы белмәс Сабираттәй чыга, аның хәтере искиткеч шәп, Чаллы юлындагы бөтен чокыр-чакырларны үзләренең мич төбен белгән кебек белә ул. +Хәвеф-хәтәрсез генә бу шомлы урынны да уздык. +Хәзер атларны йолыккалау юк, аларны үз җаена куеп, җәяү генә барабыз. Дамир тагын минем яныма килде, камчы сабы белән юантык муенын кашып: +— Кем икәнен белдеңме? — диде. +Төпченеп баруына ачуым чыкты, искәрмәстән яңгыраган моңны үземнеке генә итәргә теләдем, шуңа күрә баягыдан да кырысрак итеп җавап бирдем: +— Йөри шунда тилереп! +— Югары очның Әдилә тутаң булыр ул! +Сискәнүемне белдермәс өчен йөткерендем, үзем дә +Әдиләдер дип уйлаган идем аны! Шул икән, үзе икән... +Әдиләнең җырлаганын байтактан ишеткән юк иде. Былтыр яз, кар астында кышлаган башак ашап, Сарсаз авылында кияүдәге апасы үлде Әдиләнең, дүрт баласы тезелешеп калды. Әдилә шул ятимнәрне карарга Сарсазга җизнәләренә китте дә инде ике җәйне, бер кышны шунда уздырды. Җырны шунда өйрәнеп кайткан дисәм, ай-һай, дүрт сабый янында җырларга вакыты калды микән? Хатыны үлгәннән бирле, җизнәсе дә бик рәтсезләнгән, бик эчә дип сөйләгәннәр иде. Бөтенләйгә кайтты микән Әдилә, әллә сагынып, кунакка гынамы? +Җизнәсе Сталинград янында кулын гарипләтеп, кырык икенең азагында ук сугыштан кайткан иде, кулын асып безнең авылда өйдән өйгә ашка йөргәне дә хәтердә. Гармунчы кеше иде ул, тирә-якта бер иде, хәзер гармун уйный алмагач бара-бара да туктап әче итеп сызгыра... Сыңар кулы белән хатынын кысып коча да тагын сызгырып җибәрә иде... Гомердә дә андый зәһәр сызгырган кешене күргәнем юк иде. "Халык саны ишәйсен!" дигән аның җизнәсе, һәм алар ел саен бәбәй алып кайттылар... +Көтмәгәндә хатыны үлеп киткәч, Әдиләгә өйләнергә ниятли икән дигән сүзләр дә йөрде, балалар чит кулга калмасыннар, синең үз каның бит, дип җизнәсе бик ялына икән, диделәр... Инде өйләнешкән дигән хәбәр дә тараттылар. +Сугыш елларында чыбыксыз телефон бик шәп эшләде, кем турында ни генә сөйләмәделәр, һәр ялтыраганның алтын түгеллегенә без күнеккән идек инде, соңгы имешмимешләргә ышанмадык. Дамир "Әдилә тутаң" дисә дә, бездән ике-өч яшькә кече бит әле ул, гәүдәгә түгәрәк кенә булса да, без җиденчедә йөргәндә билсез сары бишмәт киеп, киндер букчасын асып дүртенче класста укыды. Дүрт балалы иргә чыгамы соң Әдилә?!. Шулаен шулай да сугыштан соң ир-атның базары күтәрелде, торна баласы төсле озын торыклы алты-биш Ширияз Фәрите дә өч-дүрт хатын алып аерды инде!.. +Әдилә... Әдилә... Бер-ике тапкыр чәчен тартып елатканым да бар... Ул үзгәргәндер, без дә үстек... Сылу гына кызлар Дамир белән безгә дә каш сикерткәлиләр хәзер, аулак өйгә чакыралар, чиккән кулъяулыгы бирәләр, ап-ак өч пар пирчәткәм агач чемодан төбендә ята... +Юк, Әдилә акылсыз бала түгел. Югары оч кызы булса да, мин аны әйбәт беләм, Сабирҗан абзый кызы, дүртенче-бишенчеләрдә укыганда ул, "Мирсәет бәете"н җырлап, карчык-корчыклардан балавыз сыктыра торган хисле, моңлы бала иде бит ул. +Дамир ничек танып алган диген, менә сиңа колакай! +Үзгәргәндер Әдилә, күрмәгәнгә ике җәй, бер кыш узды ләбаса! "Көмеш булып тамаем" диме? Зарлану, кайгыру түгел ич монысы, кешегә, дөньяга, җиргә яхшылык теләү! Изгелеккә, юмартлыкка омтылып җирсенә бит кыз күңеле! Кияүгә китсә җырлап йөрмәс иде, җырласа да сүзе, моңы бүтән булыр иде, чыкмагандыр, юктыр, юктыр, юктыр... +Арба тәгәрмәчләрем күңелле генә шыгырдыйлар... +Көмешне күргән бар анысы! Әллә нинди ят ил императорларының олысымак сурәтләре сугылган көмеш талирлар әбинең чулпысында чың-чың итеп китә торган иде. +Әдиләне элекке кебек итеп сәхнәгә чыгарасы иде бер, тамсын иде, чәчелсен иде көмеш булып! +Юк, Әдилә алай ансат кына билен бирмәс, усаллыгы да, чаялыгы да җитәрлек кызыйның. Бер заман, ул бишенчедә чакта, артык иртә калкынган күкрәкләренә уйнап кына кагылып киткән идем, сул яңагыма шундый чәпәде, искә төшкәндә хәзер дә кызарам... +Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар!.. +Кайчан кайтты икән, кайчан? +Кайчан китә икән? +Китәме? +Борылып иптәшемә кычкырдым: +— Дамир! +— Нәрсә бар? — диде ул, иренеп кенә. +— Бернәрсә дә юк!.. +— Юкка мин үзем дә тук. +Без ел әйләнәсендә диярлек Чаллыдан кайтмыйбыз. Көзен икмәк илтәбез, язын симәнәгә элеваторга барабыз, сельпога товарларны Чаллыдан алып кайтабыз, Казан — Мәскәүләргә дә юл Чаллы аша, пристаньнан районга тозны да шуннан ташыйбыз. Кайчан кушсалар да, вакыт дип, читен дип тормыйбыз, берсүзсез чыгабыз да китәбез. Күнегелгән эш, таңда да кузгалган бар, ярты төндә дә, атлар гына хәлле булсын, алар чыдасын, без карышмыйбыз, безнең эшебез шул, яшәвебез шул. Тик бүгенге сәфәр минем өчен аерым бер мәгънә алды, шушы мәшәкатьле дөньяга кирәгемне мин шушы кичтә ачыграк тойдым, үзебезгә йөкләнгән гап-гади эшләр олы да, кирәк тә булып киттеләр... Моңарчы карышусыз гына, баш иеп кенә атлы эштә йөрүебездә безнең җитлегүебез, өлгерүебез дә күренә икән! +Юлыбыз да уңды: яңгыр яумады, атлар талчыкмады, икенче көнне төшкә келтерәтеп элеваторга ук барып кердек. Чират та тиз узды, йөкләр дә яхшы чыкты, Гыймай Фатихының йөгеннән генә ике пот солысы җитмәде. Төп-төгәл утыз ике килограмм... Җитмәүчелекнең болай төп-төгәл булуы безне бераз шиккә төшерсә дә (Фатихның чак кына шаярганын белеп йөрибез, артка да калгалый, күздән югалып йөргән чаклары да була. "Эч авыртты, парин, рәт югалып тора әле... Фатирга төшкәч, шомырт суы кайнатып эчми ярамас!"), җиде олауга утыз ике кило күпмени ул, үлчәгәндә ялгышканнардыр, дигән фикергә килдек. Фатих үзе кояшта уңган солдат фуражкасын салып селкә-селкә ай-кояшлар белән карганды, элеваторга икмәк кабул итүчеләрне мутлыкта гаепләде. +Кызыкканнар ди анда синең ике пот солыңа! Фатихның каргануы безнең шикне арттырса да дәшмәдек. +Кәгазьләргә кул куярга кергәндә, син урысча әйбәт беләсең дип, олау башлыгыбыз Сабираттәй кантурга мине дә алып кергәли. Бүген дә чакырды, утыз ике кило җитмәгәч, бер-бер сүз купмагае дип уйлагандыр инде. Накладнойларга кул куючы юантык кына, алтын тешле түтенкә: +— Ничек әле анда, китерәсе икмәк күп калдымы калхузыгызда? — дип сорап куйды. Моңарчы чеп-чи марҗа дип йөргән түтенкәбез чыкылдаган татар апасы икән! +— Күбе каян килсен,— диде Сабираттәй өзелеп. +— Симәнә калдыра алдыгызмы соң? — дип кызыксынды апа. +— Бар булганын кырып-себереп алып килдек,— диде кистереп Сабираттәй.— Быелгы иген дә келәт күрмәде, бурага төшмәде, амбарлар җылашып утыра, ындырдан туп-туры монда ташыдык, хөкүмәт үзебезнеке әле, язын орлыксыз калдырмас. Монда ышанычлырак сакланыр. +Апа артык тирәнгә кермәде, маңгаен җыерып, безгә бик мәзәк тоелган иренен бөреп торды да чуар тышлы шәмәхә карандаш белән безнең кәгазьләргә кул куйды. Йөкләр янына чыккач карасак, теге җитмәгән ашлыкны безнең өстән чигергән икән. +Сабираттәйне бу яхшылык куандырмады, аның Фатих мутлыгына үз хөкеме булгандыр, ахрысы, кәгазьләрне аннан-моннан гына төрде дә түш кесәсенә салды. Аның болай да калкып торган түше тагын да зуррак булып бүлтәйде. +Әйе, Сабираттәй теге апага ачы хакыйкатьне әйтеп бирде: ындыр тирәсенә ашык-пошык куелган соңгы эскертләр дә язгы кар көртләре кебек эреп бетте, сушилка калайлары ялтырап калды, келәтләр буп-буш, хуҗалыкларда бураларда да тычкан куанырлык та бөртек юк иде. Барын ташып бетердек. Алда авыр, озын кыш. Председатель "фуражга-нужага" дип аз-маз чүпле солы белән, печән өстенә, халык бик киселгәндә тотылыр дип чак кына бодай калдырырга чамалаган икән дә, районнан боерык биреп үзен нык кына пешерделәр. Калганын да тиз үк илтеп тапшырдык... +Икмәк бетте, эш кенә бетмәде. Атка да, безгә дә тынгы юк. Мәктәп утынсыз утыра. Авыл Советына, идарәгә, клубка да кыш ягарлык әзерләргә кирәк. Үзебезне дә онытып бетереп булмый, төннәрен председательгә әйтмичә генә Кабан урманыннан йөге-йөге белән өрәңге әрдәнәләр чәлдереп кайтабыз. Туган-тумача да сорый, карчык-корчык, ятим-ялпы да ялына, ташымасаң читен, үпкәлиләр. Утын чыгару солы ташу түгел, икмәк тирәсендә акмаса да тама шунда кыска җәйдә болай да ныгып җитмәгән бахбайлар утынга йөри башлагач, тагын йөгәнеп калдылар. Бер атлыйлар да ике ял итәләр, бу әле көз, язга таба ни булыр?.. +Буш вакыт, сирәк эләккәнгә, безнең өчен бик кадерле. +Бүген шундый кичләрнең берсе. Геренә бәләкәй йозак тагылган күгәргән калайлы стена сәгатебез кичке сигезне күрсәтә. Урамда дөм караңгы. Өйгә тәмле ис таралган, казанда бокыр-бокыр тары боткасы пешә. Тәрәзәләр тирләгән, шабыр суда. Чөелдерек бавы эзләргә дип кичкырын келәткә кергән идем, киштә түреннән җиденчедә укып йөргән китапларны табып чыктым. Киселев "Алгебра"сы. "Ана теле". Саргайганнар. Тышлары купшакланган, бит почмаклары кителгән... +Шул китапларга карап ятам. Тамыр алу да онытылган, кушма җөмләләр турында әллә ни белмим... Икс, игрекларның барысы да "икс" миңа хәзер. +Ишек шапылдады, әнкәй керде дип калкынсам, ят тавыш тамак кырды, кәнсәләрдән дежур килгән икән. +— Ай-яй, тәмле ис тараткансыз,— диде ул, шадра танавының киң тишекләрен киереп иснәп.— Каз итеме әллә? +— Утыр, Бәдәр җиңги,— дидем мин,— сыйланырсың. Сөтле ботка пешә. +— Вакыты бармы соң аның? — диде Бәдәр җиңги, чабата башына ябышып каткан карын кага-кага.— Көн йөгертәләр, төн йөгертәләр. Әллә сабан туена чабышка әзерлиләр инде? +Ул үз сүзенә үзе рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. +— Тагын нәрсә булды? — дидем мин, нидер сизенеп. +— Ни дип, сине чакыралар. Әйдә, киен. +Әнкәй, күршеләргә көнбагыш мае сорарга кергән иде, ул чыкканны көтеп кенә тордым да идарәгә киттем. +Кәнсәләрдә шул ук күренеш. Шәп-шәрә өстәл артында председатель Хәкимҗан абзый утыра, өстәрәк, калын, саллы рамы белән түшәмне терәп, Сталин портреты эленгән. Сугыш беткәнгә байтак вакыт узса да, председателебез һаман медальләрен тагып йөри. Сул почмакта өстәл лампасы янында хисапчы утыра, ул үзенең калын кенәгәсенә кадалган. +— Җә, үскәнем,— диде Хәкимҗан абзый, медальләрен чыңлатып.— Ни хәлләрең бар? Иминлекме? +Берәүнең дә миннән "хәлең ничек?" дип сораганын хәтерләмим, уңайсыз булып китте, аптырап иңбашларымны боргаладым. Председательнең минем хәлне белешәсе килүе сүзгә җилем булсын өчен генә икән, җавап көтеп тә тормады, сүзгә күчте. +— Менә ни иде бит әле, үскәнем, сиңа пачутлы гына бер эш табылып тора әле монда. Әкәләле имән ауган дип әйтимме, тавыгыгыз алтын күкәй салган дип үк җибәримме, мәгәр үзең дә чамаларсың, төтенең йөрми түгел, йөри, җиде тулы класс белемең бар, ТБУМ бетердең, без менә дүрт класс белән җитәкчелек итеп киләбез, күреп торасың, урамга куып чыгарган кеше юк. Аннары ки шул, тормыш көйләнебрәк бара. Көйле тормышка яңачарак кешеләр кирәк. +— Кая барырга? Кайчан? Бүгенме? — дидем мин түземсезләнеп. +Хәкимҗан абый эре төкле очлы ияген бик тәмләп кашый-кашый күзләрен челт-челт йомып куйды: +— Кабаланма син, үскәнем, ни сөйлидер идем әле? Ə-ə, менә шул булыр сиңа, гәҗитләр караштырасыңдыр, ягъни Казаннан да язалар. Мәскәүдән иптәш Сталин үзе күрсәтмәләрнең иң кирәген биреп тора, авыл хуҗалыгы бүгенгесе көннән башлап шундыен чәчәк атачак ки, үскәнем, шаклар каткыч булыр. Менә шул ие минем сиңа әйтер сүзем. Әйе, Мытыестан кәгазь килде, ике пичәт басылган, райун начальствосы да кул куйган, трактористлар курсы ачалар, бездән өч кеше сорыйлар. +Нигәдер көләсем килеп китте. +— Юк сүздер ул, Хәкимҗан абзый. Юк тракторга нинди курс ачсыннар? Безнең авылдагыларына эш юк. +— Син алай сөйләп, үскәнем, нитмә, беләсең... Тракторлар кайтып төшкәч кенә соңга калу булыр ул. Үрдәк кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра, әйе, без хәзерге моментның вәжнилеген бер минут та истән чыгармаенча яшиек, шул. Димәк ки, болай итик, үскәнем. Гәүдәң шәп, жегәрең бар, тракторга аңа көч тә кирәк. Тракторчылар бар дисең икән, кемне әйтәсең алай? Сабира апаңнымы? Искерделәр инде алар, туздылар. Карап торырга гына яңа... Син, пример әйткәндә, яшь кеше, сиңа укуы да кирәк. Өч айда әллә ни тиклем гыйлем алырга була, дәрт иткән кешегә ел кирәкми. Чүтчүт кенә калхуздан да ярдәм оештырырбыз, мытыес үзе дә гел үк буш итмәс, байлыклары бар, җыен, өч айга Чаллыга барырсыз. Тик матри, адәм көлдереп йөрмә, тиешле-тиешсез кеше белән, бигрәк тә азгын хатын-кыз белән чуалма. Югары авыллар сыната торганнардан түгел, сугышта да үзләрен күрсәттеләр. +Ул тагын рәхәтләнеп сакалын кашыды, медальләре кул хәрәкәте җаена челтер-челтер чылтырадылар, хисапчы кенәгәдән башын калкытты да лампаның филтәсен күтәрде. +Кәефем килгәнне сиздерми генә, ярар, дип башымны иеп чыгып киттем. +Тракторчы!.. +Безнең Югары авыл керәшен белән кара-катыш булып, авылыбызның беренче тракторчысы Будрин Борис иде. Авылда кушаматсыз кеше юк, Бурис дәдәйгә дә яңа һөнәре кушамат булып ябышты. "Будрин Бурис — тракторист!" дип такмаклый иде малай-шалай... Әллә кызыгып, әллә көнләшеп гел аның артыннан ияреп йөри торган идек... +Бөдрә чәчле, каратутлы чибәр йөзле Гөргери дәдәй колхоз машинасы белән сугышка чыгып китте дә машинасыз кайтып керде. Исән кайтуына сөендек, аның да кушаматы "шофер Гөргери" булып беректе. Машинасы булмаса да — "шофер". Чөнки ул беренче! Хәзер безнең авылда бензин исе районнан югары начальство килгәндә генә аңкып кала, кыйбатлы хушбуй исе белән бер безгә бензин исе! Мытыес тракторлары безнең бәләкәй колхоз кырларына килеп тә карамыйлар, чират җитми. +Кайтыр тракторлар, ансыз булмас, хәлле-хәлсез унҗиде ат белән әрем-билчән баскан кырларны уңдырышлы итәрмен димә, тракторсыз һич ярамый безгә! Шәп төрәнле сабан тагып ургылып кереп китәсе иде дә офыктан-офыкка сөреп ташлыйсы иде!.. +Сабира апа хәтергә төшеп, аны жәлләдем. Тузгандыр да шул, бар иде аның мактаулы чаклары, башта плугарь булып йөрде дә, Чат Нурлыгаян малаен сабанга утыртып, үзе трактор йөртә башлады. Нурлыгаян малаен егет итте, ир итте, алак-шалак йөргән кешедән ударник ясады; Казанга механизаторлар конференциясенә бергәләп бардылар, Мәскәүдә Калинин белән рәттән утырып карточкага төшеп кайттылар. Сабира апага медаль дә биргәннәр иде... Сугыш башлангач ире танкист булып китте. Сабира апаны алмадылар, йөрәгендә бар икән, диделәр... Булса да булгандыр, ире Орел каласы янында танкта янып һәлак булгач, идарә баскычы төбендә егылып чак дөнья куймады... Тузарсың да! +Мытыестан ашыктырдылар, атна да узмагандыр, җәй буе йөрткән сбруйларымны Дамирга илттем, нык арыгайган, зур күзле юлдашым Озынъял белән саубуллаштым. +Такта чемондага чабата киндерәсе белән киндер тышлы колак мендәрен бәйләдем дә Чаллыга юлга чыктым. Бу юлдан байтак кешеләрне әле сугышка, әле бәхет эзләргә Пермь, Яраслау якларына озатканым бар, хәзер үзем китеп барам, хәерлегәме? Дөнья безнең кулга күчеп бара торгандыр шул... +Имән урамын чыгуга, әллә нишләп күңелем тулды. Юк, авылдан китү, әнкәйдән аерылу сагышы түгел иде минем күңелдә. Чаллы ерак түгел, бик сагынсаң җәяүләп кайтып килергә дә була! Минем күңелне моңарчы тоелмаган, моңарчы бар икәнлеге дә беленмәгән ят сагыш, ят моң биләгән иде. Имән урамының ава-түнә утырган иске-москы текмә читәннәренә тикле моңлы, сагышлы иде бүген... Колак төбемдә тургай җыры кебек булып сихри өн чыңлый иде. +"Алтын булып агаем ла!.." +Əлə-лә-ләү! +"Көмеш булып тамаем!.." +Əлə-лә-ләү!.. +Көн суык. Көн шыксыз. Юл кантарлары бозланып каткан. Ак чебеннәр оча, чокыр-чакырлы юлдан арба дырык-дырык бара. Дамир — олаучы, ул безне Чаллыга хәтле илтергә тиеш. +Дамир белән безнең аралар кызык кына була башлады. Ни атна, ни шимбә дигәндәй, тиктомалдан Әдилә турында сүз башлый да минем күңел кылларын тарткалап карый. Я булмаса бер дә юкка Әдиләне яманларга тотына. Чигүтегү эшен дә белми, имеш. Фәлән дә төгән, имеш. Аның кызыксынуын сизеп мин дә сер бирмәскә булдым. Ак димим, күк димим, белми торсын әле!.. Малай җүләр түгел, сизенде, сизенгәч, үчегешергә кереште. Юлга чыксак, атын иң алга куа. Кичке уенга җыелсак, минем сүзләрне очсызга чыгарырга тырыша. Гомергә уртага чыкканы юк иде, гармунчы чакырып, мунчаларында биергә өйрәнә башлаган! Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган җиде бакалы тальянын кардыга, ат караучылар йортына илтеп куйды, буш вакыты булдымы — шуны тырылдата, өйрәнә, янәсе! Гел алга чыгарга, гел узарга тели Дамир. +Минем курска барасын ишеткәч, шартлый язды малаең! Бусында үзем дә аны жәлләдем, өйләренә бардым. +— Әйдә, мин әйтәм, Хәкимҗан абзыйны кодалыйк, бергәләп укырбыз. +"Юк", дип кул гына селкеде бу. Мин үгетләргә тотынгач, серен сөйләп бирде. Теге вакытта военкоматтан "колагым каты" дип юрамалый әйтеп кайткан икән ул! Төс аермый икән егет, дальтоник икән! Кызылы белән яшеле бер икән тегенең. Военкоматта караган күз врачы аңа кистереп әйткән: "Армиягә дә алынмыйсың, машинага да утырмыйсың, үзеңә кулай бер һөнәр тап", дигән... +Тез астына суктылар егетнең! Без Чаллыга укырга китәбез, тирә-юньдә дан таралды, ə ул монда җимерек кардыда атлар янында кала... +Телгә алмыйм дип тырышсам да, Дамирга карауга шул искә төшә: кызыктыр инде ул, ə? Болыннар кызыл булып күренәме аңа? Ə шәфәкъ ямь-яшелме? Менә сул кул яктагы Сарсаз авылына хәтле сузылган уҗымнар аңа кып-кызыл булып күренәдер? Ə кызларның бит очлары ямь-яшел... Яшел иякле Әдилә! +Чыдый алмыйча шаркылдап куйдым, Дамир сизенә, төс аермый торган күзләрен акайтып миңа карады: +— Шүрәле кытыклыймы әллә сине? +— Юк ла, бер кызның ияге искә төште. +— Кутырлаганмы? +Дамир һич кенә дә тик утыра алмый, боргалана, терсәге белән минем касыкка килеп орына, авырттыра, артка да карый, як-якка да, тегенең нидер әйтәсе киләме шунда, кысталган кеше күк бара да бара. Ахырда чыдамады егет, күзләрен читкә борып: +— Тегене күрмәдеңме?— дип сорады. +— Кемне? +— Кыланып барма инде, белмиләр ди! Әдиләне инде... Җырлап узган иде бит. +Ул да нәкъ шуларны уйлан бара икән! Юк шул, күреп булмады Әдиләне, өйләрендә җан әсәре сизелмәде. Күршекүләннән сорашырга читенсендем... +Теге чакта, җыры белән безне озатып калганда, Әдилә ике-өч көнгә кунакка гына кайткан булып чыкты... +Бу араларда клуб ачылмады; каз өмәләре башланмаган; аулак өйләр дә тынып тора. Ни арба, ни чана дигәндәй, тегермәнгә баручылар да юк, вак-төяк йомыш белән Чаллыга, я башка олырак урыннарга чыгып китүче дә күренмәде. Менә без генә өчәүләшеп китеп барабыз... +Кар сизелерлек оча башлады, вак кына үткер кырлы ярма кисәкләре бит очын чеметтер��п-чеметтереп коелалар. Дамирга аркамны терәп барам, болай җылырак та, сөйләшмәскә дә җайлы... +Тик аның белән сөйләшергә туры киләчәк, бик нык сөйләшергә туры килер, күңелгә шулай тоела... +Күңелгә килгән — алга килә, диләр, рас икән, безне ашыгычрак озатканнар булып чыкты. Курслар менә-менә оешып кына килә икән, бинасы да юньләп каралмаган, уку әсбаплары да юк, тегесе җитешми, монысы әзерләнмәгән. Безгә, иртәрәк килгән бәхетле кулларга, байтак вактөяк эш белән маташырга туры килде. Ишек-тәрәзәләрне ныгыттык, пилорамнан пычкы чүбе ташып нигезне җылыттык. Кыскасы, без килеп ике атна узгач кына барысы оешты, һич көтмәгәндә, эшләгән өчен безгә бераз акча да биреп куйдылар, күңел күтәрелде, курсантлар да җыелып бетте, уку башланды. Бик дәртсенеп тотынган идек, өч айда гына программаны уза алмадык. Трактористка ни кирәге бардыр, безне капиталистик илләрнең географиясен дә, тарих та укытып җәфаладылар. +Үз бусагаңнан чыгып киттеңме, туган җиреңне аңлый башлыйсың, ныграк сагынасың, диләр. Рас икән, Әдилә матур турында торган саен ешрак уйлый башладым. Ятсам төштә, торсам истә дип бик белеп җырлыйлар икән безнең Югары авылда! +Кызның хәлен кем аша белергә дип озак баш ваттым. Үзенә атап хат язар идең, уңайсыз. Төрле-төрле гайбәтләр йөрде, дөресме алар, түгелме — кем җеп очын эзләгән? Әнидән сорап язар идем, өйдән чыкмый яткан кеше яшьләр арасындагы хәлләрне каян белсен? +Тоттым да Дамирга хат яздым. Бик озак көттереп, Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына авылдаштан җавап килде. Кич иде, зәңгәр эңгердә, тәрәзә бозына иңемне терәп, авыл хәбәрләрен укыдым. +"...Куып кайтармасалар, ят рәхәтләнеп, озак тоттылар дигәнне телеңә дә алма... Клуб үз урынында. Якмыйбыз. Утын бетте. Яңа ел вечерына дип чәнәшкә белән утын алып кайткан идек, вечерның да рәте булмады... Үлем-җитем юк. Өйләнүче юк. Үзем атлар арасында — генерал. Старший конюх иттеләр дәдәңне. Гармунда "Сирбиянка"ны сиптерә башладым... Печән бетте, рига түбәсеннән салам ташыйбыз. Теге, известь базлары янындагы чокырларга тутырган айбагыр силосы чергән булып чыкты, су үткән. Ярамады. Аулак өйләр буламы дигәнсең, монда безнең уен кайгысы түгел, сезнең сымак казна ипиендә симерешеп ятмыйбыз. Әдиләне сорагансың, кайтканы да, күренгәне дә юк. Кияүдә дә диләр, юк та дип әйтәләр. Җизнәсе куены татлыдыр шул аңа! Кайткач үзең сорашып белерсең, миңа кирәге шул тиклем генә, үпкәләмәссең. Чәчүгә кайтып җитә аласызмы? Тракторны шуннан ук биреп җибәрәләрме?" +Кызарындым, бүртендем, нишләргә белмәдем. Иртәгесен зачет иде, белгән сорауга җавап бирә алмыйча "начар" эләктердем... +Каян тешләргә белгән бит малаең! "Җизнәсе куены" дигән... "Трактор биреп җибәрәләрме?" дигән! Көнендә очраса салма савытының читен китә идем китүен... +Сүз тыңлый торган гадәтем бар, шуңамы, яратып, тырышып укыдым. Тракторны гына түгел, башка машиналар тирәсендә дә "ипилек-тозлык" беләсе�� килде. Мастерскойдагы кыру станогын бик яраттым... Тик һаман да тәмам онытылып китеп булмый, яз якынлашкан саен күңелдәге пошаман үзен ныграк сиздерә иде. Дамирның тетмәсен тетеп тә, юмалап та хатлар язып карадым, күңелдәгедәй итеп җавап язмады егет, Әдиләне кабат телгә дә алмады. +Имтиханнардан котылдык, кулга "тракторист" дигән документ тоттырдылар. Иптәшләр, укытучылар белән саубуллаштык та фатирларга таралыштык. Олау көтәбез. Алдан хәбәрләшкән буенча безне алырга ат җигеп Дамир үзе килергә тиеш. Председатель айгырын җигеп килер микән, әллә үзе җигеп йөри торган берәр җегәрле атта гына килерме? +Минем дә, авылдашым Торна Хәмитнең дә тракторист булып авылга шәбрәк атта юрттырып кайтып керәсе килә! Председатель айгырында выжлап авылга барып керәсе иде дә бит!.. +Хәмит дигәннән, өч-дүрт ай бергә аралашсак та якынаеп китә алмадык без аның белән. Өйдән күчтәнәчмазар килсә, почмакка кереп, юрган астына посып кына сохари кимереп йөри торган бу ач яңаклы, аксыл чырайлы егет үтә дә аз сүзле иде. Мыдыр-мыдыр китап ятлап утыруыннан башка аның тавышын ишеткән дә юк. Дөнья турында, кызлар турында аның белән бер сүз алышып булмый иде, әллә нинди төнлә туган нәмәрсә! Кайтырга җыена башлагач кына малайның чырае яктырып китте, кайтасы килүен дә, тракторчы булуыннан канәгать икәнен дә беренче тапкыр шул көнне ишеттем. +Бишенче мартта килергә тиешле Дамир күренмәде, бәйләштереп куйган урын-җирләребезне сүтеп төн кундык, күз текәп торсак та, председатель айгыры икенче көнне дә күренмәде. Мур кырмагандыр бит Югары авылны диештек. Инде тәмам аптырашып, өметсезләнеп торганда, кичкырын, күз бәйләнгәндә безнең фатирга Дамир килеп керде. Ул үрәчәле дәү генә чана тарткан иде. +— Кайда атың? +— Сатып эчтеңме әллә? — диештек без Хәмит белән бер авыздан. +Дамир, кыска муенын бүрек колакчыны белән сөртәсөртә, чанасын мөгезеннән тотып болдырга ук тартып китерде. +— Менә сезгә ат. Менә олау. Сыясызмы? Бик симермәдегезме? — диде ул. +Хәмит белән икәүләп Хәкимҗан абзыйны сүгә башладык. Без кызган саен Дамир сүзсезрәк була бара. Бүген юлга чыгу турында уйлыйсы да юк иде, Дамир бөтенләй хәлдән тайган, өшәнгән. Тагын куна калдык. +Юл буе әрләсәк тә, Дамир ак димәде, кара димәде. +— Үзең конюх!— дидек без алмаш-тилмәш.— Җитмәсә, старший. Иң шәп атны тотарга да җигәргә иде! Эх син, бәрәңге боламыгы! +Чаллыда ятып шәпләнгәч, тракторчы исемен алгач, борын күктә иде, авылга чана тартып кайтып керергә бик хурланган идек, ярый әле караңгы төште, авылдашлар безне күрми калды. +Дамирнең көнләшүдән бавыры кабарган, белеп торам, ул минем таныклыкны ике тапкыр сорап алды, кат-кат укып, пичәтен иснәп карады. Эчемнән генә тантана иттем: менә җиңешеп караган идең, карама мөгезле чана сөйрәп калдыңмы, абзаң һөнәр иясе булды! +Курсларда укыганда күңелләр күтәренке иде. Барыбыз да яшьләр, төрле районнардан җыелган булсак та, бик тиз дуслашып өлгердек. Чак кына дөнья мәшәкатьләреннән аерылып, дәреслекләрдә сөйләнгән, китапларда язылган тормыш беләнрәк яши башлаган идек без. Мин үземнең авылга кайтып керүемне дә шулайрак итеп, шәп итеп, һич югында, тантаналы итеп күз алдыма китергән идем. +Менә мин кайтып төшәм, янәсе... Председатель дә куана, гомергә елмаймаган хисапчы да көлә, әнкәй дә шатлана, агай-энеләрне әйткән дә юк!.. МТС директоры безне җыеп ала да әле яңа гына Бөгелмә станцасыннан кайтып төшкән, буяу исе килеп торган тракторларга утырта... Музыка, байраклар, котлаулар. +Шушы тантананың бер читендә мин һәрвакыт Әдиләне дә күрә торган идем! Мондый күңелле киләчәктә Дамирга бик бәләкәй, бик кысан урын калдырган идем мин: танавыңны чөеп, хат язарга иренеп йөргән идеңме, мә сиңа! +Әнкәй куанды, сүз дә юк, мыштым гына елап та җибәрде. Бәрәңге дурычмагы белән сыйлады. Мунча якты. Әнкәй юып үтүкләгән күлмәк-штанны киеп, әнкәй җәйгән җылы урында яту нинди рәхәт!.. +Уяндым да аннан-моннан капкалап идарәгә чаптым. Озаграк йоклаганмын, Хәмит әллә кайчан килеп тә җиткәндер, йокыга сак егет... Нинди яңа хәбәрләр бар икән, дим... +Кояш шактый күтәрелсә дә, идарәдә беркем юк иде. Җыештыручы Бәдәр җиңгинең борынына корым кунган, ул соңгарып кына мич томалап маташа, бүлмәгә зәһәр күмер исе чыккан иде. Борынымны җыерып беравык көтеп утыргач, түзмәдем: +— Болар кайда соң? — дип сорадым. Бәдәр җиңги дә, беренче күргәндәй, урындыкларга, таплы-таплы эскәмияләргә күз ташлады, төтен кызарткан сирәк керфекле күзләрен челт-челт йомгалап: +— Кайсысы кирәк ие соң сиңа? — диде. +— Соң, Хәкимҗан абзый кайда? Башкалар? +— Аларның ни, белмисеңме әллә? +— Белмим бит. Мин кичә генә Чаллыдан кайтып төштем. +Чаллы сүзенә дә исе китмәде Бәдәр җиңгинең. +— Кардыда алар,— диде күзләрен сөртеп. +— Нишлиләр анда? +— Төшеп кара, үзең күрерсең. +Төшәсе дә килә, килми дә. Монда, идарәдә, халык арасында очрашасы килә иде. Хәкимҗан абзый белән! Баскыч төбендә таптанып торган арада карды ягыннан бер төркем кеше менеп килүе күренде. Бригадирларны ияртеп Хәкимҗан абзый кайтып килә иде, эчемә җылы керде, ирәеп кенә ак пирчәткәмне киеп куйдым. Председатель яңа сырма өстеннән иске, кыршылган кожан кигән, кожан җиңнәре пычранган, бригадирлар да таш чапкан төсле мыжлап төшкәннәр иде. Саргайган бармаклары арасына юан-юан тәмәке кыстырганнар, пыш-пыш суыралар. "Берәр бия колынлый алмый интегәдер", дип уйладым. Килүчеләр минем шактый кычкырып әйткән сәламемә баш кактылар да идарәгә кереп киттеләр. Хурланып, гарьләнеп мин дә аларга иярдем. Хәкимҗан абзый керә-керешкә кожаны белән сырмасын бергә салып мич арасына урындыкка ыргытты. Күкрәгенең медальләрдән буш икәнлеген абайладым, гаҗәпләнүем тагын да арта төште. +Бригадирлар, аларга ияреп кергән кешеләр, бер сүз дә дәшмичә, кайсы кая таралып чүмәштеләр, кысылган иреннәрдә чытыр-чытыр тәмәке янды, идарә эче яңа ягылган мунча күк зәңгәр төтен белән тулды. Тәрәзәдән карап көлеп торган март кояшы төтен арасыннан үтеп кереп кешеләрнең сүрән йөзләрен яктырта, аларга караган саен мин шомлана бара идем. +Телефонны шактый боргаласа да, теге башта алмадылар ахры, председатель әче итеп сүгенеп җибәрде: +— Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп! +Мин кып-кызыл булдым. Хәкимҗан абзыйның сүгенгәнен беренче ишетүем иде. Аны юаш, тәмле телле булуы өчен председатель итеп сайладылар да. Хәтеремдә, кырык бишнең башында, Хәкимҗан абзый фронттан кайтып төшкәч тә, гомуми җыелыш җыелган иде. Шунда Сабира апа чыгыш ясап: +— Без, Хәкимҗан абзый,— дигән иде,— барыннан да игрәк тәмле телне сагындык. Тәмам аптыраш бит хәзер: үзебез дә сүгенәбез, безне дә сүгәләр! Нәселнәсәбегез белән тәмле телле булдыгыз, кулыгыздан эш тә килде, әйдә, дилбегәне кулыңа тот әле! Безгә камчы кирәкми, дилбегә каксаң да эшлибез без! +Ə бүген тәмле тел сүгенә... Ниһаять, дежур кызлар аңа район җир бүлеген тоташтырдылар, байтак әрепләшкәч, МТС директорын эзләп таптылар. Кәнсәләрдә халык ишәйде. Хәкимҗан абзый аларның керүенә сәлам бирүләренә дикъкать тә итмичә, һаман сөйләшә иде. Райкомны да алды, райбашкарманы да. Симәнәләр, чәчкечләр, культиваторлар турында сүз куерды, председатель соңгы сүзе итеп һәркемгә: "Азрак фураж табышмассызмы?" — дип әйтеп карады. Ара-тирә кычкырып та алды, песи кебек булып та карады, тик беркайда да аңа өметле җавап бирмәделәр бугай, калын, аксыл кашлары тагын да кырысрак җыерылды. +Берәү бер сүз дәшмәгәндә, мин дә шым гына утыра бирдем. +Менә председатель телефон трубкасын шап иттереп рычагка куйды да тирләгән кул сырты белән иреннәрен сөртте, аннары бүлмәдәгеләргә карап кулларын җәйде: +— Фураж сорыйм, фураж! Ярдәм кирәк! Чүп-чар, солы... Ни булса да ризамын дим, юк! Телефоннан акырышып эш чыкмас, су язып май төшми! Берәр атнага чыгып китми ярамас!.. +Ферма мөдире, бригадирлар, аларга ияргән кешеләр капылт кына урыннарыннан куптылар да, бер сүз дә әйтмичә, тешләрен кысып урамга чыгып киттеләр. Хисапчы, борыны белән калын гроссбухларга төртелеп, чырт та чырт чутын сала башлады. Мич арасыннан борыны җепшек Бәдәр җиңги килеп чыкты. +— Өй борынча чыгарга кирәк, кем, Хәкимҗан,— диде ул. +— Шулай туры килә. +— Бер ун пот бәрәңге мин бирермен. Соңгысы. Атларга жәл түгел. Атлар да үлеп бетсә кая барырбыз? Ун пот бирәм. +Хәкимҗан абзый аны ишетмәгән кебек ияген учлап утыра бирде. Мин Бәдәр җиңгидән шыпырт кына: +— Кая киттеләр алар?— дип сорап, ишеккә ымладым. +— Кардыга,— диде ул. +— Нигә? +— Аңышмадыңмыни, бахыр, бүген тагын ике ат җан биргән. +Сикереп тордым да кардыга чаптым. Ике ат! Минем Озынъялым да шулар арасында түгел микән?.. Трактор белән җенләнеп йөреп, мин үземнең канатымны, аерылмас тугры дустымны, шушы еллар эчен дә ничәмә-ничә йөз чакрымнар бергә узган Озынъ-ялымны бөтенләй хәтеремнән чыгара язганмын! Йөз-мең чакрымнар узылган. Ə аның бер чакрымы да җәһәннәм баскычларын үтү белән бер иде ич! +Карды янына төшмәгән булсамчы!.. +Безнең кардылар Олы суның аръягында, калку урында. Мин кардыга җитәрәк атларны күмеп кайтып киләләр иде инде. Каршыма очраганнарның мал зиратыннан кайтып килүләрен авыр адымнарыннан ук абайладым. Абзыйларга: +— Исәннәрмесез,— дип сәлам бирдем. Икесе эндәшмәде, берсе — безгә кода тиешле Галимҗан абзый: +— Сорама инде, туган,— дип узып китте. +Озынъялым үлмәгән икән үлүен... +Дүрт җиреннән юан арканнар белән өрлеккә асылынган ат мине танымады, мин аны... Дамир күрсәткәч кенә янына бардым хайванның... Ул зур күзләрен тутырып миңа карады, таныды, дымлы борын тишекләрен кыймылдатып куйды, нәзек тавыш белән ыңгырашып сәлам бирде. Юк шул, янымда сиңа дигән күчтәнәчем юк шул, акыллым... Кесәмдә икмәк кыерчыгы түгел, таныклык ул... Мин тракторчы дигән язу... Моннан соң синең яныңа буш кул белән төшмәм, бәрәңге кабыгы белән булса да сыйлармын үзеңне!.. +Дамирга вак-төяк өчен үчегешеп маташуларым шундук онытылды, кичкә хәтле кардыдан чыкмадым, атларның асларын тазарттым, кыргыч белән ябагаларын кырдым, түбәдән су тама башлаган урыннарын ямадык... +Фураж да, солы да юк иде атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар. +Кичке чәйдән соң мин тагын кәнсәләргә атладым. Бу юлы Хәкимҗан абзый бер үзе генә утыра иде. Күрештек. +— Тракторчы дип кәгазь бирделәр,— дидем мин юаш кына. +— Анысын булдыргансың,— диде ул, кәгазьгә кырын күзе белән генә карап. +Белдермәскә теләгән идем, үзеннән-үзе үпкәмне әйтеп салдым: +— Сөендереп булмады сине, Хәкимҗан абзый,— дидем. +— Сөенәм, үскәнем, бик шатланам. +— Кул кысып котламадың. Кәгазьдәге билгеләргә күз салмадың. +— Күңелем белән бик котладым, үскәнем... Тик күңел бит, әллә ничегрәк дип әйтимме... икегә бүленгән! Яртысы, олы яртысы җылый аның, үскәнем, синнән яшерене юк. Менә мартка кердек. Калхуз келәтендә бөртек симәнә юк. Күзгә кырып салырга бер бөртек журна юк! Атлар барысы өрлектә... МТС машиналарына өмет бар, мәгәр чират кайчан җитә?.. +— Трактор бирәчәкләрме соң? +— Аннан ни файда? Инеш буеннан вак таш җыеп чәчәрсеңме? Менә бүген нәрәт килде. Сарман ягыннан, Кәсле дигән глубинкадан өч йөз центнер солы симәнәсе язганнар. Иртәгәдән шуны ташый башларга кирәк. Кәслегә иртәгәдән калмый, ишетәсеңме, иртәгәдән калмыйча, җитмеш баш чана чыгарырга кирәк. Ə ул җитмеш бишне әфсен укып җыясыңмы? Шүтке түгел, алтмыш биш чакрым диләр аны Кәслене! Ə җибәрмәсәң — бәла! Атна-ун көннән юл өзеләчәк. Өзеләчәк, көт тә тор, син ашыкканда гел шулай була ул, үскәнем. Ярты авыл — карт-коры. Яртысы — аксак та туксак. Менә син чана тартып Кәслегә барасыңмы? Кесәңдә дукамент, син дә трактор дауларга килгән! +— Дауламыйм, Хәкимҗан абзый,— дидем мин тыйнак кына. +— Даула син, үскәнем, даула. Әгәренки даулашмасак, эшебез җайга китәчәк түгел безнең. Дауларга кирәк. Тракторын да, машинасын да, барын да даула! Булачак ул трактор, бирәчәкләр аны. Тик менә бүгенгесе кыен, журна дигәне чәчне агарта! Солы Кәследә. Алтмыш биш чакрым!.. Бодайны Чаллыдан чыгарачакбыз, анысын мытыес ташып бирәм, ди. Солыны атна арасында ташып бетерергә кирәк, пример әйтик, җитмеш биш чана чыгарсак... Чана саен өчәр пот салсак... +— Ир-ат дүрт потны тарта. +— Ашыкмыйк, үскәнем, өчәрләп чамалап карыйк... Ул чут төймәләрен ике куллап тартты да уфылдап куйды: +— Ике йөз дә егерме биш пот була. Ярыйсы икән, үскәнем. Тик менә җитмеш биш чананы каян табарга? Олы мәшәкать бу, олы... +Шул чак ишек ачылды, ап-ак мамык шәлгә уран-ган, ак пирчәткә кигән түгәрәк кенә кыз килеп көрде. Карадым да каттым: Әдилә ич бу! +Председательгә әллә ни әйтмәк булам, телем тотлыга. Әдилә Хәкимҗан абзый белән оялып кына исәнләште дә миңа кулын сузды: +— Ибраһим да кайткан икән, исәнме. +— Мин кайтырга киткән... Менә син ничегрәк? — дидем туп-туры. +Ул шәл почмагына авызын яшереп көлемсерәде. +— Мин дә менә... җизнине өйләндереп кайттым. +— Ниндирәк кеше алды инде? — диде кызыксынып председатель. +— Анысын кем белсен инде, Хәкимҗан абзый!— диде Әдилә җитди генә.— Күршеләрендә кодача тиешле бер апа бар иде. Ире сугыштан кайтмаган, бер малае белән тора. Шул ике тол бергәләп оя кордылар. +— Гомерле булсын,— диде председатель, ияген кашып. +— Бөтенләйгә алайса? — дидем мин, шатлыгымны яшермичә. +— Бөтенләйгәдер инде,— диде ул, нигәдер миңа түгел, Хәкимҗан абзыйга карап. +— Кайтуың яраган,— диде ул.— Менә солы симәнәсе ташырга керешәбез. Син дә барырсың. +— Кая? +— Кәслегә. +— Бик якын икән!— дип көлде кыз.— Күршетирәдән, әйтик, шул ук Сарсаз глубинкасыннан симәнә алып булмыймыни? Анда да бардыр ич солы? Әллә Кәс-едә мөгезлесеме? +Хәкимҗан абый төксе генә елмайгандай итте: +— Ə-ə, үскәнем. Кыз бала шул син, җиңел уйлыйсың. Һе, хатын-кызның шул... Кайсы глубинкада нәрсә бары анысы инде аның дәүләт сере. Сугыш сере белән бер анысы! Безнең катнаш юк анда. Менә Чаллыдан килгән нәрәт. Пичәт басылган, кулы куелган. Кәследән диелгән и бетте-китте. Барасыңмы? +— Ярар, барырмын,— диде Әдилә җәберсенмичә генә. +— Мин дә барам,— дидем кинәт кенә. +Хәкимҗан абзыйның чырае яктырып китте, ул ике куллап чутка ябышты һәм чырт-чырт итеп төймәләрне авыштырды. +Кәнсәләрдән без икәү чыктык. Язгы төн. Төн айлы, анда-санда гына юка болытлар ага. Урам яп-якты, инә эзләп табарлык. Урам буп-буш. Анда-санда гына тәрәзәләрдә зәгыйфь утлар җемелди, кеше күләгәләре уйный. +— Кайтыр юлың ерак, усал маһмайлар күп, озата барыйммы?— дидем мин кыюланып. +— Эшең булмаса, бар,— диде ул. +Барабыз. Элек урам уртасыннан киң, төз ат юлы була торган иде, хәзер тар сукмак, атлаганда бер-беребезгә тиеп-тиеп китәбез. +— Иркен яшәдегез ахры Чаллыда, диде Әдилә +кинәт. +— Нигә? +— Бер матур белән танышкансың икән. +Эсселе-суыклы булып киттем. +— Каян белдең? +— Дамир сөйләде. +— Ə, Татлы тамыр! — дигән булдым мин.— Сөйләр ул! +— Бер дә ояты юк,— диде Әдилә олыларча,— әйбәт кыздыр бит? +— Беркем белән дә танышканым юк, дип мыгырдандым мин.— Кирәге-кирәкләре бер тиен. +— Арзан бәяләдең син кызларны. +— Мин укырга бардым ич анда, Әдилә. +Юк, Әдиләгә ачуым килеп түгел, Дамирның сүзләренә каным кыза башлады! Каян уйлап чыгарган диген, белә малаең кайсы почмакта сагалап чалып егарга кирәклеген! Сүзне тиз-тиз икенчегә бордым, югыйсә кызып ук китүем бар иде. +— Тутаңның балалары җылашып калдымы? +— Җыламый нишләсеннәр? Миңа ияләнделәр. Олы кызын алып кайттым әле, бездә торып торыр. +— Җизнәң нихәлдә? +— Җизнигә нәрсә? Куенында яшь кәләш, авыз +ерык... +— Өмете синдә икән дип сөйләделәр. +— Аның өмете булгандыр да, минем өмет башкада шул! +Әдиләнең шулай олыларча, кыю итеп, ачыктан-ачык сөйләшүенә исем китте. +— Кемдә инде ул синең өметең? — дидем мин, йөрәгем дөпелдәгәнен ишеттермәскә тырышып. +Әдилә көлеп җибәрде: +— Бик тиз белер идең бугай. +Сүзсез калдырды бу кызый мине, тәмам зиһенемне бутады. Беравык дәшмичә бардык. +— Әллә оныттыңмы?— дип сорады ул кинәт. +— Нәрсәне, Әдилә? +— Оныткан, икмәктер, оныткан! +— Әйт инде! +— Минем чәчне тартып китүеңне! Яңагыңа чалтыратуым хәтереңдәме?.. Әллә син башка кызларның да чәчен тарта идеңме? +— Онытмадым, Әдилә! Башкаларныкын таркан булмады, кояштыр! +— Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим! +— Ай-һай, каты чәпәгән идең яңакка! +— Онытырлык булмасын дидем, Ибраһим... Егетләрнең, хәтер кыска була бит аларның... Яшене нинди, күкрәве шундый булсын дидем!.. Син дә чәчне каты тарткан идең бит... Яңагың шешмәгән идеме, кая карыймчы, эзе калмаганмы? +Ул ак пирчәткәсен салып минем яңакны сөйде. +— Кытыршы.— диде ул. +Аның бармаклары йомшак, кайнар һәм хуш исле иде. Мин ихтыярсыздан аның кулын эләктереп алдым, икебез дә оялып читкә тайпылдык. +Аларның йорт турындагы карт тирәкләр тонык кына гөжлиләр. +— Иртәгә иртә торасы бар, Ибраһим,— диде ул. Мин аның йомшак бармакларын учымда иркәләдем. +— Хушлашабызмыни, Әдилә? +— Иртәгә күрешәбез бит. +Аны-моны уйлап тормастан, аңа тартылдым, ул бер генә секундка минем кочагыма керде дә җитез җәнлек кебек йомылып чыгып та китте, борын төбемдә генә капка ябылды. Аяк тавышы ишетелеп торды, менә ул тукран төсле генә тукылдатып ишек шакыды, әтисенең: "Кем йөри анда, кызым, синме?" дигән карлыккан тавышы ишетелде... +Мин, Түбән оч бозавы, хат язарга куркып йөргән булдым! Үскән Әдилә, үзгәргән... Ике кыш, бер җәй дүрт баланы карап, гаилә башлыгы булып яшәгән кеше шул!.. +Күз алдым яктырып киткән кебек булды, күтәрелеп карасам, тулган ай болыт астыннан чыгып килә... +Бүгенге көн өчен вакыйгалар артык күп булса да, бер җепкә тезгәч, алар бары тик бер мәгънә алалар иде: әйе, яшәү җиңел булмаячак! Әмма яшәргә, тырышырга кирәк! Әйе, авыр, җәфалы, бөлдергеч сугыш беткәнгә кайчан гына бит әле! Күкрәкләр тыныч сулый башлаганга күпме вакыт узды... Әйе, безнең буын бәхетлерәк... без күкрәкләргә салкын мылтык түтәсе түгел, кызлар кыса алабыз... +Әдиләне озаткан кичтә мин, эссе көндә чишмә суын туйганчы эчкән кеше төсле, сафланып, тынычланып кайттым... Кайтышлый Дамирларга кагылдым... Дамирның әнисе сорамый-нитми генә ишек ачты, кече якта сукыр лампа яктысында җеп эрли икән. Дамир, җылы яратканга, мич башына менеп утырган. +— Кем бар? — дип кычкырды ул, муенын сузарга тырышып. +Сырма төймәләремне чишеп җибәрдем дә аның янына мендем. Менгәч, сырманы салып ук куйдым. Мич төбе капкайнар, һава бөркү иде. Икебез дә аякларны асылындырып утырдык. +— Кайтып кына егылган идем,— диде Дамир акланып. +— Чанагызны сорап торырга кердем. Беркөн Чаллыдан бик җилле алып кайткан иде. +— Кәслегә барасыңмы? — диде Дамир, бераз көттереп.— Мин дә барам. +— Сине дә җибәрәләрме? +— Үзем барам. Мужыт атларга бераз өлеш чыгарырлар. Чәчү алдыннан аларны азрак сыйламыйча ярамас. Барам! Мин алып кайтканын, мужыт, кардыга төшерерләр... Улаклар күгәрә башлады бит... Ята алмыйм тик кенә карды өендә, йокыга китә алмыйм!.. Алар бит төне буе ыңгырашалар!.. +Өйгә кабаланып кайтып, иң әүвәл лапаска кагылдым, караңгы почмакларда кармалана торгач чананы эзләп таптым. Тавык тизәгеннән арындырдым, чистарттым. Таза гына күренә болай, бер як табаны гына чалышайган. Бау белән мөгезенә тарттырып бәйләсәң, ул ягы да турыланыр. Өйгә чана күтәреп керүемнән әнкәй барын аңлады. +— Барасыңмы? +— Исәп шулай, әнкәй. +— Хәкимҗан абыеңны күрә алдыңмы соң? +— Күрмичә... +— Ни диде? +— Ни дисен?! Әйтмәде. +Балалар йоклый. Без әнкәй белән икебез ике якта көрсенешеп ятабыз... Ул ни уйлыйдыр, утыз биштә тол калган хатынның төннәрен ниләр уйлаганын әле мин белмим, ə минем уйларым гел Кәсле юлына барып тоташа. Чак таңны аттырдык... +Җитмеш биш чана дигәч, бер дә исем китмәгән иде, бик күп була икән ул! Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява. Кешеләр җиңелдән киенсәләр дә, җылы киенгәннәр, билләрдә каеш, аллы-кызыллы сөлгеләр, төрле төстәге билбаулар. Муеннарда җылы шарф. Яз ае булса да, март тотрыксыз ул, кәефе кырылып буранлаган чагы да еш була. Арада өлкән апалар, җиңгиләр дә, егет-җилән дә бар. Егетләр хатын-кыз арасына катнашырга читенсенеп идарә болдыры тирәсенә бөялеп тәмәке көйрәтәләр. Хатын-кызларның байтагысы соңгы вакытларда эшкә чыкмаган. Югары очлар Түбән очларны, Түбән очлар Югары очларны танып алып, ерактан ук берберсен сәламлиләр, кочаклашалар, бер-берсен күрми торган арада гәүдәләренә сарган хәсрәтне коярга теләгәндәй җилтерәтешеп тә алалар, бер-ике минут сүз әйтә алмыйча елмаешып торалар да китә сүз чишмәсе челтерәп!.. Кем өйләнгән дә кем аерылган, кемнең сыеры бозаулаган да кемнең сарыгы кысыр калган! Тавыклар күкәй саламы, казлар утырамы, курмы-утын запаслары бетмәгәнме, басуларда кар ятамы, кышкы чир-чорлар кимегәнме?.. Бетәмени дөнья сүзе хатын-кыз бер-берсен зарыгып очратканда?! +Арыш арасындагы бодай кебек бер-ике ир-ат та бар. Болары — кичәге фронтовиклар. Алар җитди, кырыс, шушы гайре табигый җанланышның бар хикмәтен алар гына белгән кебек, фронтовиклар председательгә тартылганнар. Куллар шинель кесәсендә, һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк... Хәкимҗан абзый үзе дә юлга чыгарга җыенган төсле, кыска тунының билен зәңгәрсу пута белән кысып буган. Речь сөйләргә җыена ахры, йөткеренә, тамагын кыра... +Ниһаять, Әдилә дә килеп кушылды... +Шуны көтәм икән, шуны эзлим! Башкалар күземә күренмәс булды, ярминкә гөжләгәндәй тавышлар тынды, берәү дә сизмәслек итеп кенә сәлам алыштык, рәхәт булып китте. +Карасам, дәү, биек мөгезле чанасын сөйрәп Дамир Әдилә янына барып та җиткән, җим тырнаган тавык кебек, аягы белән кар тырмаган була, нидер сөйли. Тик кыз егетнең үзенә түгел, чанасына карады. +— Чана дисәң дә чана бу! — диде ул— Үзең ясадыңмы? +— Ясамыйча? Арсаң-нитсәң, чанаң-ниең белән утыртам да кайтам,— диде Дамир, авызын ат дагасы кадәр ерып. +— Әйем,— диде Әдилә иркәләнеп.— Куркам +— Нигә? +— Кем чанасына утырсаң... ни диләр эле? +— Үзеңә Әдилә чанасына кунакларга туры килмәгәе, - дидем мин, Дамирның Чаллыга килеп кергәндә алҗыган кыяфәтен хәтерләп — Конюхларның аяк йомшак аларның, төшке ашка да айгыр җигеп кенә кайталар. +Бусы үчекләшү иде. Әдилә көлде, Дамир усалланып: +— Ə син шөшлесез чабатачы! - диде. +Ул арада Хәкимҗан абый өскәрәк, такталары кылдыйбылдый торган болдырга менеп басты. +— Туганнар,— диде ул.— Исән-аман йөрергә тырышыгыз. Бер-берегезне юлда ташламагыз. Инде быелгы читен яз соңгысы булсын. Тезләнсәк тә, егылыр өчен түгел, сикереп торып, йөгереп китәр өчен тезләнербез. Быелгысы елда без тәмам ныгып, көчәеп, йөгереп китәргә тиешлебез ки, и анысы шулай күренеп тә тора! Ягез, туганнар, ипләп кенә кузгалыгыз... +— Атлылар очраганда таптап китмәге!— дип кычкырды кемдер. Кемнәрдер күңелле генә көлеп куйдылар. Хәкимҗан абзый бу ялгыз тавышны ошатып бетермәде бугай, шул якка карап әйтә куйды: +— Быел яз бирешмәскә кирәк, туганнар! Быел яз!.. Алдан хатын-кыз кузгалды. +— Яшь кәҗә тәкәләрен алга чыгарыйк!— дип чәрелдәде арадан берсе. +— Карт сыерлар артка калсын өченме?— диде егет-җиләннәрдән берәү. +Сабираттәй дә монда икән, моңарчы аны күрми торганмын, борылып карап бер генә сүз әйтте: +— Яшь тәкәләр такыр юлны чамалыйлар әле, артка калалар!— диде. Туктап мине көтеп алды, кулымны кысты. Башка вакыт булса, мин аның кытыршы, бирчәйгән бармакларының нигә калтыравын аңламас идем, бүген барын төшенеп алдым. "Менә, Ибраһим нәнәм, көзен интегеп бер якка ташыган идек, хәзер икенче яктан алып кайтасы була", дигән кебек иде аның калтыравыклы кул кысуы... +Бер уйласаң шулай... Икенче уйласаң, әгәр солы безнец амбарларда калган булса, язга чыгып җитәр идеме икән? +Кар төшә. Эре-эре ак күбәләкләр иркәләнә-иркәләнә тирбәлеп юлга төшәләр дә безнең чабата астында шадраланып сытылалар. Юл тар, юл бәләкәй, без тар күпер аша чыгучы сарык көтүе кебек кысылышып барабыз. Зәй белән Сарман арасындагы олы юлга чыккач кына бераз иркенәйдек. Бу юлдан аракы заводына Сарсаз сазлыгыннан торф, безнең урманнардан утын ташыйлар, атлылар көн саен диярлек узып тора, уптылар инде безнең якның йөзәр яшьлек имәннәрен, карасаң картузың очып төшәрлек юкәләрен!.. Завод атлары икмәктә, əнə тизәкләрендә чәчрәп-чәчрәп солы бөртекләре ята, җегәрле атлар! Без шул атлар такырайткан юлдан озын бау булып сузылдык. Хәзер янәшәдә ике дә, өч кеше дә атлап була, төрле озынлыктагы бауларга бәйләнгән чаналар гына берберсенә дык та дык бәреләләр, мөгезләре белән сөзешәләр. +Авылда чактагы ыгы-зыгы күзгә күренеп кимеде, һәркем җанына якын юлдаш, күңеленә уңай сердәш сайлап алып, шуның белән гәп куертып бара. Сүз юлны кыскарта, юлдагы сүз — чыннан да җан азыгы, сүз озын-авыр чакрымнарны санатмый. Юлда иң куркынычлысы уй һәм ялгызлык... +Без өчәү атлыйбыз. Өчәү булгач адымнарыбыз эре, җиңел, күңелләр көр. Дамирның уены-чыны бергә, мине тешләргә тырыша, сүзләре белән чәнчеп-чәнчеп куя, мәгәр мин тыныч. Безнең Әдилә белән икәү генә белгән серебез бар, безнең икәү генә узган юлыбыз бар. Җитмеш биш җан арасында барсак та, без икәү! Икәү генә, икебез генә! Бу кышкы юл, бүгенге юл, иртәгәге юл ничаклы озын булмасын, ул барыбер кичә без икәү үткән юлның дәвамы гына... Йөзе белән борылып ул миңа чана бавын сузды: +— Җәле, Ибраһим, шәлемне генә рәтлимче. Миңа сузды бит, Дамирга түгел! Дамир сыртына камчы төшкән чыгымчы ат кебек алга ыргылды, без янәшәдә икәү генә калдык. Минем кулда ике чана бавы. Юк, мин ике чана тартып бармыйм хәзер, мин ике йөк бәхет тартып барам, ике куаныч минем кулымда! Юл буенда гына учма-учма саламнар кадалган — маяклар. Күземә алар парлы-парлы булып күренәләр... Мин сабан туенда чаптар атта бараммыни!.. Сары маяклар тирә-яктагы кызларның сары яулыклары, сары кәләпүшләр, сары тасмалар... Рәхәт!.. +Әдилә туктап ак шәлен рәтләде, сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды. +— Матур син, бик матур,— дидем, үз-үземне белештермичә. +Ул ялт кына як-ягыбызга карап алды. +— Миңа матур булмыйча ярамый. +— Әйе шул. +— Бик тиз ризалашасың әле син! Шундый күндәм кешеме дисәм... +— Тиз түгел, Әдилә. Мин күптән шулай уйлап йөрим. +— Ни дип уйлыйсың? +— Син җырчы кыз. Җырчы кыз матур булырга тиеш. Җырчы кыз — үреп салган такыя төсле, аны бөтен кеше күрә. +— Остарган син... Чаллыда...— диде ул, күзләре белән мине иркәләп. +Шәл читеннән дулкындай чыгып торган чәчләрен азмаз җыештыргач та, ул бияләен кияргә ашыкмады ялан кул гына чана бавына үрелде, мин аның үтә йомшак бармакларын тотып алдым, сөйдем. +— Эссе,— дидем мин туп-туры алга карап. Әдиләгә карарга да кирәкми иде хәзер, безнең куллар бер-берсенә нидер әйтәләр, сөйләшәләр. Аларның сүзенымын, сихри өнен без икәү генә аңлап барабыз. +— Синең кулларың ныгыган,— диде ул. +— Тимерне нык бордык тегендә. +— Чаллы матурдыр? +— Әллә ни күреп тә булмады. Кыш бит, кар ерып кая барасың. Җәен матур гына була. Кама буйлары, аргы якта зәп-зәңгәр урманнар, анда, Тарловкада, санаторий диләр, чирлеләр ята икән. Ап-ак пароходлар йөзә. Ə Чаллы үзе сары ком. Элеватор тавы биек-биек, текә яр, әллә кай төшләр күренеп тора. +— Тауны яратам мин... Сарсазда чакта түтинең олы кызы белән Кашка тауга әллә ничә барганым бар. +Сарсаздан Кашка тауга дүрт-биш чакрым, бала җитәкләп əнə кая барып йөргән икән Әдилә! +— Таудан мин сине күрдем! +— Ничек? +— Югары авыл урамыннан атка утырып чыгып килә идең! +Көлештек. Кар мулрак төшә башлады, җил дә исеп куя, кар бөртекләре шомырт чәчәкләре күк коелып безнең юлга түшәләләр, безнең сырма җөйләренә килеп куналар. Әдиләнең сызылып торган кара кашларын агарталар... Без барабыз. Без хәзер бер сүз дә сөйләшмибез. Куллар кулда, сизәм: уйлар да тоташкан... +Бераздан көн җепшетте, юл авырайды, алдагы рәтләр буталышып туктадылар. Без әлегә арттан барабыз, еракеракка сузылган кәрван күз алдыбызда. Без дә тукталдык. Куллар теләр-теләмәс кенә бер-берсеннән аерылдылар. +Алдагылар: +— Яшьрәкләр алга чыксын,— дип шауладылар +— Майлары эресен бераз. +— Такыр юлдан парлашып кына теркелдәрләр иде бугай... +Бусы безнең капканы кагулары булды. Мин алга ыргылдым, Дамир миңа иярде, Әдилә дә бездән калмады. Кыз-кыркын, егет-җилән чыр-чу килеп безнең эзгә төште, базар ясады. Өлкәнрәкләр юл сабып: +— Юртакларга урын бирегез! +— Сабан туе чабышкылары килә,— дип кычкырып, сызгырып, тел шартлатып, көлешеп безне озатты. +Әдилә белән икәү иң алга чыктык. Элек, без арттан барганда, бөтен кеше күз алдыбызда иде, хәзер без аларның, күзе алдында. Безнең янәшә барган җилкәләр аларга серне ачып ташламаса ярар иде! Бая тотаклашкан җылы куллар шул тиклем шаһитлар алдында бер-берсеннән ерагайсалар да, без бик якын, ым-ишарәләр аңлашылырлык дәрәҗәдә якын идек... +Уйлыйм-уйлыйм да ышанырга да, ышанмаска да белмим: каян килде миңа шушы хәтле бәхет?! Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә? Гомер онытырлык итмәдең... +Ләке урманына җитәрәк борылып карасак, авылдашларны бер җир буе артта калдырганбыз икән. Безнең арттан ук диярлек мышный-мышный Дамир килә. Кар тагын да ныграк ява башлады, җитмәсә үзе дымлы, җепшек кар, авыр кар. Бусы бик начар иде, өсне чылата, юлны авырайта торган март кары. Урман юлның бер ягында, сулда гына, уңда — япан кыр, чуп-чуар чигешле куян эзләре күзгә күренеп тирәнәеп, күмеле�� баралар. +Урман ышыгында рәтләр тыгызланды, уртак сүзләр купты. Бөтен кеше тизрәк заводка барып җитү турында хыяллана иде. Анда аз-маз хәл алып тамак ялгарга исәп. Ләке урманын узгач та түбәнгә озын, сөзәк үр башлана, юл бераз җиңеләергә тиеш. Офыкларны иңләп, күңелләрне басып, җылымса, авыр болытлар шуышты. Сабираттәй: +— Буран-кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм, сызлый,— диебрәк торды. Һәркем үз тәнендә, үз күңелендә булган үзгәрешләрне көн бозылуга юрады. Берәүләрнең колагы кычыткан, эт аунаган, каргалар түбәнтен очкан... +Барыбызның да курыкканы буран иде. Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенне томалый, авыр кар дөньяны да, күкнеҗирне, нужалы юллардагы адәм балаларын да күмеп-каплап китә... Әдилә белән башта һәр кар бөртегенә куанышып барсак та, безнең иреннәр дә кысылды, илдә хәсрәт барда тыйнак булуың әйбәтрәк! Барабыз, барабыз да иреннәргә кунган карны ялый-ялый, ымсынып күккә күтәрелеп карыйбыз. Күк шундый түбән, салынкы, үрелсәң болытларны сөзеп алып булыр төсле. Ява, туктарга һич исәбе күренми. Кәрванның ахырын, азактагы кешеләрне түгел, бездән ун-егерме сажинда баручыларны да аерып танып булмый. Бер якка янтаебрак, иелеп атлап барганга кешеләрнең ярты якларын кар сарып киткән... +Зарыгып көтелгән завод үрен төшә башладык, хәзер бераз гына уңайрак булачак. Буш чана да килә-килә кулны талдыра икән, уң кулымның беләзеге сулык-сулык сызлап куя. +Үр уртасына җитәрәк, безгә каршы менеп килүче атлар очрады. Биек-биек чаналарга юл биреп төрле якка сибелештек. Борыннарга ат исе, авыл кешесе өчен гаҗәеп якын, кадерле терлек исе килеп бәрелде. Дамирга карадым, аның соры күзләре зур булып ачылган, шаккатудан иреннәре дә ачык, үзе әкиятләрдәге шүрәлене күргәндәй хәйран калып тораташ каткан иде. +— Икмәк ашыйлар шул, таза икмәк! — Дамирның күзләренә моң чыкты, тавышы калтыранды. +Әдилә, шукланып: +— Дамир, бу атларның берәрсен сиңа бирсәләр, нишләр идең?— дип сорады. +Дамир телсез калды. Әдиләнең соравын ишеткәннәр көлешә башладылар. +— Дамирга бирсәң, күрсәтә ул. +— Киптереп өрлеккә элә. +— Казылыкчы Дамир!.. +Атлылар узып бетте, сүз җебе шуларга ялганды. Кемнәр кайсы сабан туенда нинди атта чабышканнар, кайсы авыл атлары фәлән өлларда беренче килгән кем малае егылып ничә кабыргасын сындырган... Сабираттәй: "Мин килен булып төшкән елны унике ат җигеп килгәннәр иде",— дип куйды. "Керәшен очында Май чапканда өчәр ат җигеп чыгар идек, унар-унбишәр кеше төялсә дә, атлар йөрәк кагып кына барырлар иде",— диештеләр Түбән очлар... Бер генә тантана да, бер генә бәйрәм дә ир канаты — аттан башка узмаган. Һәркемнең атка бәйләнешле бик кадерле истәлеге бар икән, колыннар, байталлар, чабышкылар, юртаклар, йөк батырлары барысы да хәтердә сакланган, заводның шома сыртлы, кыска койрыклы тук атлары шул истәлекләрне кузгатты, барыбыз да күңел сандыкларыбызны ачып, хатирәләрне уртак итәргә тырыштык. Сүзләр буранны оныттырды, хатирәләр эчпошыргыч җепшек бураннан көчлерәк булып чыкты... +Хәзер исә атлар өрлектә, кешеләр ятим... +Атларга да кешеләрсез читендер, хәрәкәтсез тору бик кыендыр. Төннәрен ыңгырашалар, ди ич Дамир! Аларның төшләренә дә чуклы-чәчәкле, аллы-гөлле сабан туйлары, колын койрыгы төсле йомшак-ефәк уҗымнар, бәйгеләр, ярминкәләр, май чабулар, яшел аланнарда керт-керт итеп тукранбаш кыркып йөргән чаклары керә торгандыр... Алар да карды ярыкларыннан сызгырып кергән тыгыз, март җилен тоялардыр, аларның да каннары кайнарланып китәдер... Бик тирәндә, зәңгәр томанлы ат хыялында айгыр кешнәгән тавышлар яңгырыйдыр... +Без, алдагылар, хәзер тубыктан диярлек кар ерып барабыз, әлерәк кенә узып киткән ат-чана эзләре чакчак шәйләнәләр. Бездән арттарак килүче Дамир кинәт кычкырып җибәрде: +— Бүреләр! +Шып туктадык. Тыгыз ак пәрдә аша алда, юлдамы, кырыйдаракмы, ниндидер кара төрткеләр кыймыл-кыймыл килгән күк булды. +— Нәрсә бар? Нигә туктадыгыз? — диделәр арттагылар, безне тыгызлап. +— Бүре күргәннәр. +— Йөри ди сиңа, көпә-көндез! +— Бүре дигәч бүре инде!— дип әтәчләнде Дамир. — Ләке урманында мыж алар, чокыр-чакырлы урман бит, бүре оясы. Шуны белмисезме әллә? +Белми идек, шулай да шиккә төштек. +— Шушы хәтле халыкны ашап бетермәсләр әле,— диде Әдилә. +— Чукмарны аласы калган,— диде үкенеп Дамир.— Бабайдан калган чукмар бар безнең. Келәттә ята. +Акрынлап атлыйбыз, кара күләгәләр дә якынлаша. Ат дисәң, атлы түгел, кеше дисәң, кешегә дә охшамаган. Нәрсә булыр бу? +— Йөктән төшеп калган нәрсәдер, селкенми,— диде кемдер. +Янына килеп җитәрәк кенә безне өркеткән кара нәрсәнең юл уртасында туктап, яртылаш карга күмелгән "ХТЗ" тракторы икәнен белдек. Атлар үткәндә Дамирны кәмит иткән идек, хәзер чыбык очы миңа чажлап килеп тиде. +— Тракторчы чана тарта, тракторы юлда ята! — дип такмаклады Дамир. +— Ибраһимны көткән бу нәмәрсә! +— Трактор ятмый,— дидем мин җәберсенеп. Күңелдә: "Ничек итеп бу тракторны авылга алып кайтырга?" дигән сорау туды. Җилдән ышыкланып трактор тирәсенә сырышкан хатыннарны аралап әле уңга, әле сул якка чыктым. Ягулыгы бетеп туктаганмы, әллә берәр урыны ватылганмы, белмәдем, трактор байтактан монда тора ахрысы, тәгәрмәчләрен кар күмә язган. +— Эх,— дидем мин. +Сабираттәй минем ни уйлавымны төшенде, ул да килеп җитеп, күзләрен тутырып тракторга карап тора иде. +— Келтерәтеп кенә авылга алып кайтыр идеңме? +— Эх, Сабираттәй! +— Әллә кайчан талап бетергәннәр инде моны! — диде Дамир.— Юньле часте калмагандыр. +Мин тәмам кызып киттем: +— Кем талаган? Магнетосы монда! Алсалар аны алырлар иде. Свечалар да урында... Радиаторы төзек күренә. Карбюратор ике шөреп белән генә беркетелгән. Алыйм дигән кешегә момент! Аны да алмаганнар. Ə утыргычы! Утыргычын каерып алып киткәннәрме? +— Утыргычынмы? Анысын аның тракторчы урламаган. Анысын инде кулы кычыткан комсыз бәндә чәлдергән. +— Сцеплениенең татарчасын беләсеңме? — дип сорады Сабираттәй. +— Белмим. +— Фирәзә булыр аның исеме, Ибраһим. Нинди матур исем кушканнар. +Тракторның исән, бөтен булуы, детальләрнең таланмавы минем дәрәҗәне күтәреп җибәрсә дә, корыч айгырның карга чумып, мескенәеп юлда утыруы күңелемә бик авыр тоелды. Кем кузгатып чыгарган аны юлга? Нигә ташлап киткән?.. +Петровка аракы заводына килеп җиттек. Иганә суы аркылы салынган күпергә кергәндә борылып карадым, трактор күренми иде инде... +Ах-ух килеп, йортлар арасына ышыккарак барып кердек. Көннең кайсы вакыты икәнен дә аермачык белмибез. "Минем корсакның торышына караганда, төш авышкан булырга тиеш",— ди берсе. "Минем корсакка төш Ләке урманында ук җиткән иде",— дип җорлана икенчесе. Ял итеп, тамак ялгап алырга берәүнең дә каршылыгы юк иде. Теге яктан озын үрне төшсәк, монда каршыбызда бик биек Тау бар, ял итмичә, ашап алмыйча без бу тауга менә алачак түгел. +Беркадәр өскәрәк менгәч, аркылы урам уза. Аркылы урамның ике ягына агач кибетләр, ашханәләр, учреждениеләр урнашкан, почта да шунда. Телефон чыбыклары яман усал үкерәләр. Җил арасыннан завод гудогы да юаш кына, тук песи мырлаган кебек кенә ишетелеп китте. Чаналарны кибет ишеге төбенә тартып китердек тә төркем-төркем булып эчкә кердек. Тик без кызыгырлык берни дә юк иде кибеттә. Балта сабы, көрәк сабы, агач көрәкләр, җилпуч... Кәнфит-прәннекләр күзне кыздырса да, алары карточкага гына бирелә икән. +Чабата кары эрегәнче тизрәк урамга чыктык. Урамда калган иптәшләр арасында ниндидер җанлылык сизелде. +— Ичмасам, без эш майтарып йөрибез,— диде кибеткә каршы бинадан чыгып килүче Сабираттәй.— Ашханә икән анда! +— Югары авыллар килә дип майлы бутка пешереп куйганнармы? +— Белен дә, майлы бутка да юк, иллә мәгәр чәйләре бар! +Бу хәбәр үтә сөенечле иде, каты-коты белән салкын җилдә тамак ялгауга караганда, җылыга кереп бер-ике стакан кайнар чәй эчеп җибәрсәң, бу инде юлга көч дигән сүз. Ə безгә көч бик кирәк иде әле... Бик кирәк! +Бәләкәй ашханә барыбызны да сыйдырмады, өлкәнрәкләр эчкә узды, яшь-җилкенчәк аптырап тормады, "Насыйп түгел икән, бигрәк әйбәт!" дип гөрелдәшеп тышта калды. Берничә чананы уртага куеп, үзебез шулар тирәсенә утырыштык. Байтак кеше калай кружкадыр, котелоктыр тыккан икән; ашханәдән уттай кайнар ике чиләк су алып чыктылар, кем кишер чәе, кем җиләк чәе йөздереп, шуңа әйбәт төс керттек. Дамир да, мин дә кружка тыкмаганбыз икән, Әдиләнең бизәкле ак чәшкәсенә чират алдык. +Өйдән чыккан ризыкларны уртак табынга куярга кирәк иде. +Иң кыен вакыт иде бу. Берәүләр кыенсынып тынып калды, күзләр җиргә тәгәрәделәр... Кысыр сыер җилене тиклем генә ризык капчыкларыннан нәрсә-кара чыга башлады. Алабута кушып пешерелгән, кайрактай кара катламалар, бәрәңге кырып шуңа сыңар уч кына әремле арыш оны кушып пешерелгән ләчтә ипиләр, тәгәрәткән бәрәңгеләр... Таза ипиләр дә солы, ясмык, борчак оны кушып пешергәнгә вакланып, уалып торалар. +Болар барысы да уртага чыгып тезелделәр. Уртадагы чана өстендә чиста ашъяулыкта урын калмады диярлек. Каян башына килгән диген, ашъяулыкны Әдилә тыккан икән! +Гыймай Фатихының яссы күкрәкле, бөкрерәк кызы Гөлбәдәр генә, "күрәләрме-күрмиләрме" дигән сыман аска карап, табынга бер кыерчык бодай ипие куйды. Аның кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да, табын уртасында ахыргача утырып калды... +Куллар табынга үрелде... +Юлда, ындырда, җилдә киселеп, яргаланып беткән, бирчәйгән бармаклы, эре, калын тырнаклы куллар... Тупырдатып бала сөясе урында җыерчыклы күз тирәләреннән күз яше сөртеп өйрәнгән куллар... +Гомер-гомергә иннек-май күрмәгән иреннәр шау кайнар чәйле кружкаларга тиде, кояш нурларында төссезләнгән сирәк керфекле күзләр рәхәтләнеп кысылды, тартылган яңак сөякләре шытырдап китте... +Табын янында гына була торган тантаналы тынлык урнашты. Алабута катнашкан булса да, алда — ризык. Аны олыларга кирәк!.. Кешеләрнең сулыгып-сулыгып ризык сораган ашказаннарына рәхәт җылылык йөгерде, йөзләргә кызыллык белән елмаю чыкты, төс кунды, беренче рәхәттән соң телләргә татлы сүз килде, туганлашу, татулашу килде. Берәүләр: "Бик күңелле башланды бу сәфәр, ахыры да шулай хәерле тәмамлансын",— диделәр. Очрашуларына, бергә сәфәр чыгуларына куанышкан хатынкыз тук казлар кебек каңгылдаштылар. Сугышка хәтле баеп, ныгып калган авылларны телгә алдылар, икмәкне кызыл олаулар белән йөге-йөге китереп аудара торган, һәр елда җитәрлек кадәрле балын, яшелчәсен, йонын бүлә торган үзебезнең "Ленин юлы" колхозының элеккеге чакларын сагыныштылар... +Әзерлексез чыккан без агач авызларга да чәй чираты җитте, теләгәнчә кинәндек. Борын өстенә борчак-борчак тир бөртекләре чыкканчы эчтек. Мондый да тәмле чәйне, ай-һай, моңарчы эчкәнем бар идеме икән?!. +Завод урамында чәй эчеп утыру бик тансык булса да, безгә ашыгырга кирәк иде. Әбәт иткәндә чак кына тыелып торган буран тагын кар өерә-өерә уйнаклый башлады. Аяклар кызганда хәрәкәт итәргә кирәк иде. Барасы җир байтак, бүген барып җитеп, Кәследә кунарбыз да иртәгә таңнан кире борылабыз... +Үрне шәп кенә, күмәк кенә төшсәк тә, тау менә башлагач сынаттык. Моңарчы язгы су кебек тоташ бара идек, хәзер исә юл чуарланды, берәүләр өстә үк, икенчеләр мыш-мыш менеп килә, шактый халык әле тау итәгендә диярлек, завод урамын яңа чыгып киләләр. +Сабираттәй дә шулар арасында икән, ул да тауга иң соңгыларның берсе булып менде. Бите тимгел-тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп тирәнгә баткан, Әдилә дә шуңа игътибар иткән икән: +— Сабираттәйнең чанасын үзеңә ал, Ибраһим,— диде ул. +Сабираттәйнекен дә алдым, тагын бер-ике алҗыган апаның чанасын үземнекенә бәйләдем, миннән күрмәкче Дамир да өч-дүрт чананы бергә төйнәде, без аның, белән лилипутларның корабларын сөйрәп баручы Гулливерга охшап киттек... +— Булмас бу,— диде Дамир өметсезләнеп.— Бүген шулай җөгәнгән хатыннар иртәгә ни кырырлар? +— Иртәгә мондый алҗыткыч тау юк инде,— диде Әдилә.— Кайту ягына юл җиңелрәк тә була. +Заводтан соң алты чакрымда Тарлау авылы. Тарлауга кергәндә кара буран чыкты. Моңарчы яннан искән җил әле каршыдан бәрде, әле артка төште, эре-эре кар кисәкләре өерелеп очып килеп яңакларга керфекләргә сыланды, болай да салынган башлар тагын да түбәнрәк иелде. +— Булмый,— диештеләр берәүләр. +— Шушында куна калыйк. +Азчылык шулай дигәч, күпчелек икеләнде. +Әдилә болай диде: +— Бүген ничек булса да барып җитәргә кирәк. +— Нигә кунып чыкмаска? — дидем мин дә азчылыкны уйлап. +— Бүген куна калсак, иртәгә барып кына җитәбез. Тагын көн ярым кайтырга... Ə нәрсә ашарбыз? — диде Әдилә. Сабираттәй буылып-буылып йөткеренсә дә аны яклады: +— Барыйк без... Кәслегә барып җитү кирәк. Әйдәгез, тагын бер нык кына талпыныйк. +Ишле халыкка кара буран да куркыныч түгел алай, йөрәксенеп, Тарлау урамын да чыгып киттек. Авыллар ешайды... Әхмәт, аннары Әлмәт... Бәләкәй Әлмәт... Бөгелмә ягындагы Әлмәтнең адашы... +Авылда чакта юлны ничек узасын, көчебезнең күпмегә җитәсен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Анда барысы да сер иде. Хәзер исә юлның без уйлаганга караганда күп авыр, алҗыткыч булуы күренде. Шушы таркаулык мизгелендә, гомуми аптырашта Әдиләнең тапкырлыгына, кыюланып сүз әйтә алуына, Сабираттәй кебек авылның авторитетлы хатыннарының аңа ияреп китүенә мин хәйран калдым. +Каян килгән аңа шундый сизгерлек? Каян килгән төпле итеп сөйли алу? +Егет-җиләнгә эш артты, без әле артка калабыз, әле юл таптарга алга чабабыз. Олы гына апалар бакча балалары күк тотаклашып атлыйлар, чөнки җил, гәүдәләрне сындырырдай җил, һаман тукталмаган җил! Телефон чыбыклары безгә хәбәр китергән кебек ачыргаланып, өзгәләнеп сызгыра... +Теләк уртак карарга әверелде: тырмашып булса да, Кәслегә барып кунарга! Иртә таңнан исән-аман солыны төяп чыга алсак, үз авылыбызга соңгарып та кайтып керә алырбыз. Иртәгә ашыкмасак та булыр, бүген бирешмәскә кирәк. Бүген, бүген, бүген!.. +Күңелгә күптән ишеткән бер кызык килде, үзалдыма көлеп куйдым. +— Сөйлә, сөйлә,— диде Әдилә,— башкалар да +белсен? +— Белмиләр ди аны... +— Белмәгәне дә бардыр... +— Әлмәтлеләрне "әметиләр" дип йөрткәнне беләсезме? — дип сорадым мин якындагы кешеләрдән. Беләбез дигәнне ишетмәдем. +— Аларны азрак кына хурлау сүзе булыр бу... Тарихы болай булган. Әлмәт авылы коры җирдә утыра, инеше-елгасы да, чишмәсе дә юк авылның. Шуңа күрә әлмәтлеләр йөзә белмиләр. Бер заман шулай, ярминкәләр әле бик шәп чакта, әлмәтле унөч кеше Нөркәйдән кайтып киләләр икән. Төнгә калганнар, җәяүлегә юл ерак шул! Азрак кына төшергәннәр ди болар, кәефләнеп җыр сузасуза кайталар, имеш. Бер заман, Әхмәт авылын үткәч, ка��абодай басуына барып чыкканнар болар. Ярминкәгә киткәндә генә ямь-яшел булып калган басу дулкын-дулкын ап-ак чәчәккә күмелгән икән. "Бәй,— дигән өлкән бер агай,— харап булдык бит, егетләр, Агыйдел монда күчкән бит! Нишлибез?!" +Утырып озак кына уйлашканнар болар, шешә төбендәге калдыкларны капкалагач, Агыйделне йөзеп чыгарга карар биргәннәр... Кочаклашып бәхилләшкәннәр, чишенеп ташлап күлмәк-ыштаннарын, күчтәнәчләрен бәйләп кул очына күтәргәннәр дә ап-ак чәчәктә утырган карабодай диңгезенә чумып йөзә башлаганнар. Байтак быкырдаганнар болар, азаплана торгач, теге як ярга йөзеп чыкканнар. Теге акыллы агай: "Ходаның рәхмәте белән йөзеп чыктык, инде санап карыйк, берәребез батып үлмәдеме икән?"— дигән. Шешәдәге калдык белән бераз җылынгач, болар саныйлар, саныйлар икән, бер кешегә ким чыга икән. Үкерешеп җылашалар икән әлмәтлеләр! Кем батып үлгән дә, кем харап тулган! Әле ярый, Әхмәт авылының бер егете кунактан кайтып килә икән, Әлмәт йөзәрләрен тезеп куеп санап биргән бу. Барысы да исән-сау икән, хикмәт шунда, әлмәтлеләрнең санаганы бере үзен исәпкә кертми калдыра килгән... Шуннан бирле Әлмәт авылы кешеләрен "әметиләр, карабодай басуында йөзүчеләр" дип шаярталар... Бу хикмәтне авылның даны китсен өчен әлмәтлеләр үзләре уйлап чыгарган дип тә сөйлиләр... +Минем мәзәк рәтләр буйлап китте. Әлмәт авылына барып кергәнче, авылны узганчы шуны тугыладык... +Әлмәтлеләр, кичерсеннәр, шушы гөнаһсыз мәзәк безгә көч кертте. +Кәслегә җитәрәк Әдилә җиңелрәк сөякле өч-дүрт кызны ияртеп алга китте, алар, без тупланып барып кергәнче, идарәдә фатирлар белешеп, кешеләрне җидешәрсигезәрләп кайсын кемгә бүлеп тә куйганнар иде. Без исә Кәслегә кеше аягы басылгач кына барып элгәштек. +Бер заман Кәсле урамнарына бөтен Югары авыл күченгән кебек булды, анда да, монда да җилдә карлыккан тамаклар кычкырып бер-берсен, иптәшләрен эзлиләр, фатирга эндәшәләр, кар сарган капкаларны көчхәл белән ачалар. Иңнәренә бишмәтләр, туннар салган хуҗалар кулларын төкерекләп капка алларын көриләр, юлчыларны чакыралар. Тавыш, шау-шу. +- Гафифәти, безнең белән керәсеңме? +- Нурия, гырламасаң безгә ияр! +- Үлҗәнәне күрмәдегезме, кадалгыры! +- Без монда-ау! +Капкалар ябылды, тавышлар тынды. Иң аргы фатирга иптәш кызлары белән Әдилә төшкән икән, Дамир белән мине шунда чакырдылар. +Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән. Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастерка. Ул без тезелешеп кергән чакта ишек яңагына таянып баскан иде, чишенеп, өс-башларыбызны таратып ташлаганчы шуннан кузгалмады. Аның яңаклары эчкә суырылган, йөзе кырыс, сирәк сакалының бөртекләре эре-эре булып төрле якка чәбәләнгәннәр. Пошынып та куйдым, идарәдән керткәннәрдер кертүен, хуҗага безнең ябырылу бер дә ошамады ахрысы! Аның каравы, хатыны Сәрвәр апаның теле телгә йокмый, орчык күк тирәбездә бөтерелеп йөри, аныс��н-монысын сораша, тула оекларны кибәргә үзе элде, киемнәрне җылыга мич буена таратты. +Алардан тыш өйдә тагын бер өлкән кеше бар иде. Сөннәтчә кырма сакаллы, ап-ак чәчле бер карт без кергәндә түр сәкедә намаз укып утыра иде, менә ул алла белән әңгәмәсен тәмамлап, тезләрен бөкләп намазлык өстендә утырып калды, берәм-берәм барып аның җылы, сөякчел кулын кыстык. +Мич арасында юан сүс муенчак белән бәйләп куелган кызыл бозау күренде, мич башында өч-дүрт бала мыштым гына әүмәкләшәләр. Йоклаган булгандыр инде алар, без гөжләгәнгә уянганнардыр. +— Комачау ясадык сезгә,— дидем мин Габбас абыйга карабрак.— Балаларны да кузгаттык. Хуҗа һаман эндәшмәде. Сәрвәр апа бәрәңге әрчегән җиреннән бүленеп: +— Куйсана,— диде,— без күнегеп беттек инде, әле өченче көн дә унике кеше кунып чыкты. Сез дистәгә дә тулмаган! +— Унике? — дип ах иттеләр кызлар. +Әдилә барып бәрәңге әрчешмәкче дә булган иде, Сәрвәр апа: "Ял ит, хәлдән тайгансыз ич",— дип, тегенең кулыннан пычакны тартып алды. +— Глубинкабыз зур шул безнең,— дип аңлатты Сәрвәр апа.— Үзебездә үскән игенне дә читкә ташымыйбыз, сортовой орлык кына чәчәбез. Казаннан килеп тикшереп кенә торалар безнең басуларны! +Сорт участогы икән бу Кәсле! Аерым хисапта яшәүче бәхетле колхоз! +— Сарсазлар да ярты басуларына сортлы орлык чәчәләр,—дип сүзгә катышты Әдилә. +— Габбас абый гына безне өнәмәде шикелле,— дидем мин, һаман ишек катында басып торган сүзсез хуҗага карап. +— Сөйләшми ул,— диде офтанып Сәрвәр апа,— сугыштан шулай кайтты. Инде кырык дүртнең кышында, немецның койрыгына каты кыл бәйләнгәндә, яннарында гына мина шартлап телсез калган... Болай ачылыр әле диләр, ничек булыр инде, ходай ни язган. Балалар бәхетеннән ачылып китсә кана да бит... +Бабай бездән: "Кайсы авыллар сез, озак килдегезме, юллар ничек?" — дип сорашып алды... +Дәү казанда түгәрәк капкачны биетеп бәрәңге быгырдый башлады. Сәрвәр апа казан астына коры йомычкаларны өстәп кенә тора. "Көзен мунча күтәргән идек, шуның йомычкасына рәхәтләндек". Без һаман да юл хатирәләре белән уртаклашабыз, трактор турында, завод турында сөйләшеп алдык. Сәрвәр апа башкаларның кемгә фатир төшүләре турында да кызыксынды. Алты-җиде кешенең моннан өч өй аркылы гына туктауларын белгәч, башын кагып иренә ымлады. Габбас агай бик җитдиләнеп, җыерчыклы киң маңгаен тагын да җыера төшеп аңа текәлде, аннан ризалыгын белдереп башын какты, беренче тапкыр йөзендә елмаюга охшаган яктылык чагылды. Намазлык өстендә утырган бабай да аларның ымнарын аңлап: +— Җайсызрак булган икән шул,— дип өстәде. +Сәрвәр апа бабайның сүзен ачыклагач кына без эшнең нәрсәдә икәнлеген аңладык. +— Ни инде, Мәҗит хатынына, Минниса җиңгиләргә кергәннәр, алайса, сезнекеләр,— диде ул.— Күңелләре тар түгел аларның, юк, бик тә әйбәт кешеләр, фатирына да кертәләр, йомышка-юлга йөрергә дә ипле күршеләр, мәгәр тамак яклары кысанрак быел... Өй эчләре тулы хатын-кыз, Мәҗит үзе Сталинградта калды, Минниса үзе саулыкка мохтаҗ... Бил белән интегә. Җитмәсә, былтыр бик казаландылар, ходай күрсәтмәсен! Сыерлары уҗым ашап күбенде, чак чалып калдылар... Бәрәңге базларына су кереп әллә нихәтле бәрәңге кисәүгә әйләнде... Сезнең андагыларны бәрәңге белән сыйланырга монда дәшәрбез. Калган ашым да бар, кысыр умач булса да, сөт белән агарткач ару гына булыр әле. Ипиемне дә угыз белән изгән идем... +— Алай икән, алай,— диешеп тыңладык. +Сәрвәр апа тагын җиде кешене ияртеп кайткач, болай да кысан өй эчендә инә төртерлек тә урын калмады. Габбас абзый һаман урынга утырмады, аяк өсте тегеләрне каршылады, чишендереште, олы табак белән бәрәңгене дә табынга үзе китереп утыртты. +Ян сәкегә яр карлыгачлары күк тезелешеп утырышсак та, һәр урындыкка икешәр кеше калды, чоланнан буш тәпәннәрне керттеләр, әйләндереп каплагач, алар да эшкә ярады. Алай да Дамир белән миңа урын җитмәде, бәрәңге тутырган калай табакны минем тез өстенә куеп, икебез җылы мич янына чүгәләдек. +Ир кешеле өй... Хуҗасы бар өй! Әтиле өй!.. Дамир да, мин дә ятимнәр... Ə монда әтиле балалар... малайлар... Кергәч тә мин аларга көнләшебрәк караган идем, хәзер әллә ничегрәк... +Өстәл янындагылар да һаман-һаман шул сүзгә әйләнеп кайтабыз. Элек матур гына сөйләшкән кешенең авыр контузиядән соң тынсыз-өнсез калуына барыбызның да күңел сызлый, бу хәл белән берничек тә килешәсе килми иде. Сәрвәр апа да ике сүзенең берендә ирен телгә ала: +— Ял итсен, диләр... Диңгез буена барсын, диләр. Нинди диңгез ди әле монда! Нинди ял! Карап торган ирләребез биш-алты бөртек булгач, ел әйләнәсендә көнетөне эшлиләр. Сезгә дигән симәнәләрне хәстәрләп куючылар да шулар! Менә тормышлар аруланыр, җайланыр, аннан дәваланырга да өлгерер, теле дә кайтыр. Менә сез дә яхшы теләктә торыгыз!.. +Ул ак яулыгының очы белән күз яшьләрен сөртте. Зиһенем ачылып, күз алларым яктырып китте. Бу мәшәкатьләр, кадерле кунакны каршылаган кебек каршылау, егермегә якын кешегә әзерләгән сыйлы табын, өченче көн генә кунып чыккан унике кеше — үз яхшылыгыннан тыш аның өчен дә — Габбас абый өчен эшләнә! Аның исән кайту куанычы шул тиклем зур, сөенече шулкадәр мул — Сәрвәр апа бу сөенечне тел белән генә гомердә дә әйтеп бетерәчәк түгел!.. Шуның өстенә якын кешесен — балаларының газиз әткәсен телле итәсе килү теләге шундый көчле ки, ул һәр кичне утызкырык кешене фатирга кертергә риза, базында бәрәңге барында, чоланында он барында ул барысын туганнарча бүлешәчәк, кергән мөсафирлар аларны онытмасын гына, Габбас абыйлары өчен теләктә генә торсыннар! +"Кешеләрне Габбас абыегыз гозерен үтәп кертәм",— диде ул соңыннан... Мөгаен, анысы да хактыр. Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр. +Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сый��аты шул түгелмени? +Алтын булып агаем ла... +Көмеш булып тамаем!.. +Шушы җырдагы кебек ич аларның тормышлары... Әдиләне бер җырлатасы иде... +Аркада җылы мич, тездә бушап бара торган кайнар табак... Өй эчендә әйтеп, сөйләп бетерә алмаслык рәхәтлек. Һәркем үз күршесенә бәрәңгенең тәмлерәген куярга тырыша, күңелне күтәрә торган татлы сүзләр әйтелә... Бәрәңгене ялт иттердек. Аннан чәй килде. Чын чәй, куе итеп ясалган такта чәй. Сәрвәр апа чоланнан бал керткәч, барыбыз да ах иттек. Бал, бердән, бик кадерле кунакка гына куела торган нәрсә, зур сый, икенчедән, март ае булса да аларның баллары шикәрләнмәгән, ягъни утырмаган, кичә генә суыртып куйган төсле сап-сары, сәмих сагыз диярсең! Чак кына куерган балны, ояла-ояла, калак очларыбызга эләктереп кенә бер-ике каптык... +Күршедә тукталган юлдашларыбызны андагы хуҗалары, Минниса апалар, безнең янга бәрәңге ашарга бик авырыксынып кына җибәргәннәр икән. "Юлга алган ризыкларыбыз бер капчыкта иде" дигәч кенә ризалашканнар. Чәйдән соң без Әдилә белән аларны озата чыктык. Чыннан да, Минниса апаларның бәләкәй тәрәзәләрендә ут җемелди, безнең иптәшләрне анда да йокламыйча хуҗалары көтә иде... +Ниһаять, Әдилә белән икәү генә калдык... Күршеләрне озатмаганда да була иде, әмма мин шушы минутны уйлап, шушы минутны көтеп чыккан идем... +— Кайтыйк, Ибраһим, син бик аргансыңдыр?— диде ул. +— Ə үзең? +— Мин бит биш-алты чана сөйрәмәдем. Кәрванның бер очыннан икенче очына чабып та йөрмәдем. +Калдырган эзләребезгә баса-баса кайтып барабыз. Төнге буран урамның ике ягына тыгыз тезелгән йортларны күздән яшереп безнең ялгызлыкны тагын да көчәйтте, ник бер җан иясе булсын! Этләр дә өрми, ичмасам, шомландырып җил генә сызгыра. +Әдилә кинәт миңа таба тартылды: +— Тукта әле,— диде ул, пышылдап. +Икебез дә тын тартмыйча тыңланып торабыз. +Йорт араларында җил йолкына, безгә үче бар сымак колак төбендә сызгыра. +— Бүреләр! — диде Әдилә.— Чукмар менә кайчан кирәк булган икән! +Мин дә ишеттем, бүреләр улый. Берәү генә түгел, икәү, өчәү, шактый зур өер ахрысы, берсе сузып-сузып җибәрә дә, икенчеләр кыска-кыска көчле тавыш белән аны күтәреп алалар. Алар әллә кайда, без әллә кайда йортлар арасында булсак та, бер өер бүре улаганда тән чымыр-чымыр итеп куя, кот бот тирәсенә төшә... +— Этләр шуңа тынган,— дидем мин.— Бүредән шүрли алар. +— Керик,— диде Әдилә калтыранып. +— Ерак ич алар, дидем мин, батыр күренергә тырышып. +Габбас абыйларның өй турына гына, җиткән идек, безне тәмам куркытып, гөрс итеп өй кыегыннан зур кар кисәге ишелеп төште... +— Әдилә!— дидем мин. кызның күзләрен күрергә тырышып. +— Куркыныч монда, Ибраһим. +— Күптән синең җырлаганыңны ишеткән юк. +— Әллә шушында җырлатыр идеңме? +— Түгел лә... +— Күптән җырлаган да юк инде... +— Нигә? +— Җыр бит ул язгы су кебек... Үз вакытын белеп кенә кузгала... Март башы — яз башы. Мин март башын бик яратам... Кешеләр уйлап чыгарган бәй��әм түгел ич бу, табигать биргән бәйрәм... Яз җитте, җырларга урыны туры килми, вакыты туры килми. +— Кояш җитми сиңа алайса, җылылык җитми. +— Алай да димәс идем. Бүген менә озын юл үтсәк тә кәефем шәп... +— Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә туктар. +— Каян беләсең? +— Былтыр көз Чаллыга барганда синең җырыңны ишеттем мин, Әдилә. +— Кайчан иде икән? — диде ул нигәдер оялып. +— Кич иде. Матур кич иде! Син, җырлый-җырлый, бер башың Олы су ягыннан юлга таба менә идең... +Әдиләнең калку күкрәкләре, нидер сөйли-сөйли, минем күкрәгемне иркәлиләр, назлыйлар, көне буе җилбуран гына кагылган иреннәремне аның иреннәренә якын китерәм, аның май җиледәй тәмле-татлы сулышын тоям, ул күзләрен йоммый, тагын да зуррак ачып миңа карый, елмая, мин аның ап-ак матур тешләрен күрәм, тагын да якынрак тартылам, Әдилә көлә, башын артка ташлый, аннары мине суырып үбә... +Иптәшләр йоклаган. Сеңгәннәр. Сәрвәр апа утны кысып бәләкәй якка күчергән, өйдә ярым караңгы. +— Гаепләштән булмасын, сезнең икегезгә урын мич арасында калды,— диде ул. Кәнфитләнеп торыр чак түгел, без, аны-моны уйлап тормастан, тиз-тиз чишенеп ыргыттык. +Әдилә минем йон аякчуларымны, чабатаны мичнең буш калган урынына җайлап урнаштырды, мин, лампаны күтәреп, аңа яктыртып тордым. Ул көлә, мин дә аңа карап көлми түзә алмыйм. +— Тс-с.— ди ул, миңа бармак янап. +Мич арасына юка гына кыршылган палас җәелгән иде. баш астыбызда әллә чалбар, әллә пинжәк, төймөләре калкып-калкып тора. Өстебездә үзебезнең дымлы киемнәр... Баш очыбызда бозау, сарык бәрәннәре. Без кыштырдагач, алар да уянды, бәрәннәр тып-тып өскә үк менеп киттеләр. Мин түзмәдем, көлеп җибәрдем. Әдилә йомшак учлары белән минем авызны эзләп табып томалады... +Аяклар арган... Аяк табаннары гүләп тора... Ничә чакрым җир узган аяклар... Ничә кешенең эзенә басып үткән аяклар... Җирнең моңын, җирнең кодрәтен татый торган крестьян аяклары... Мин үз аякларым янында Әдиләнең аякларын тоям, арганлык та, юлда, тау башында улап утырган ач бүреләр дә онытыла... Бозау әнкәсен сагынып мөгри, бәрәннәр кычкырып мәэлдәп куя, Әдилә миңа таба тартылып, кочагыма керә... Без бер-беребезгә сарылабыз, саф иреннәребез әле кадере югалмаган, бер генә тапкыр әйтелә торган сүзләрне әйтәләр: +— Яратам мин сине, Әдилә!.. +— Мин дә, Ибраһим... +Быелгы язны, быелгы җәйне күз алдыма китереп карыйм... Ни генә булмасын, безне алда ниләр генә көтмәсен, тыныч яз ич бу! Тыныч дөнья!.. Хат ташучы үткәнен куркып һәм өметләнеп көтәсе юк... Безнең елгыларны әле армиягә алмый торалар. Сугыш безнең яшьтәшләргә килде дә терәлде. "Немецның койрыгын бәйләделәр",— ди əнə Сәрвәр апа... Әдилә хәзер гел-гел авылда булачак... Әдилә... Аны олылыйлар... Иптәш кызлары да, башкалар да... Ни дисәң дә тормыш чынлыгы белән күбрәк очрашкан шул ул, ачысын-төчесен иртәрәк татыган. Апасын күмгән... Дүрт баланы карап гомер иткән... Күңеле һәм тәне гарип җизнәсен ка��аган... +Куенымда минем бар байлыгым, өметем, киләчәгем... Куенымда Әдилә... Ул миңа шул кадәр якын, үз булса да, әле мин өйләнү турында уйлый алмыйм... Анысы миңа тиңдәшсез хыял, гомергә эшкә ашмаслык хыял булып тоела әлегә... +Өйдә тагын кемдер йокламый иде. Йомшак кына шыгырдап чыпталы ишек ачыла да, берничә секундтан безнең борыннарга салкынча, рәхәт һава килеп бәрелә. Сәрвәр апа бераздан безнең янга килде. +— Йокламыйсызмы, балалар? — Аның тавышында шатлык ишетеп икебез дә калкындык.— Абзагыз тикшереп тора, буран басылган, суыта! +Чыгып йөрүче Габбас абый икән. Кочагымны тутырып Әдиләне күкрәгемә кыстым. +— Суыта, Әдилә... +— Суыта сиңа, мин янып төштем... +— Миңа да бик эссе. +Төн уздымы, әллә төштә генә күренеп киткән сихри бер мизгел идеме бу, әйтә алмыйм. Кәсле авылына, Сәрвәр апаларга рәхмәтләр әйтеп сикерешеп тордык... Хуҗалар безне: "Юл төшсә туп-туры үзебезгә керегез", дип озатып калды... +Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч. Аяклар ял иткән. Өс-баш, чабаталар коп-коры, җиңел. Билләр кысып буылган... Моңа синең якты нурларыңның шифасын өстәргә кирәк, иртәнге кояш. Авылыбыздан киткәндәге җанлылык кабатланмаса да, иптәшләр күңелле генә сөйләшәләр, шырык-шырык көләләр. Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр. +Тиз үк юлга чыктык, кәслеләрнең тәҗрибә зур икән, эшне печеп башкардылар. Җитмеш биш чана. Җитмеш биш капчык солы. Һәркем, хәлле хәленчә, кем чанасында өч пот, дүртне алучылар да бар, ике белән калучылар да булды. Бер кәгазь, бер үлчәү... +Буш чана сөйрәү җиңелрәк булса да, солылы капчыкларны тарту күңеллерәк икән! Юлыбызның бер максатына ирешелгән. Чәчүлек орлык тутырылган. Эре, сортлы солы! Чәчүлек кайта Югары авылга, тереклек кайта. +Дамир чанасында төгәл алты пот... Иртә таңнан Кәсле кардысына төшеп менәргә дә өлгергән ул, авызы ерык: +— Колын күрдем бүген, малайлар... +Колын... Дамирның иң зур хыялы. Монысын мин беләм. Икенче зур хыялы аның Әдилә! Монысын Әдилә белән икебез дә беләбез. +Нишлисең, барлык хыяллар да тормышка ашмый шул... +Алты пот солысын атларга калдыру турында уйлый Дамир... +Колын!.. Тиз генә күреп булмас әле колыннарны Югары авылда! +Әтисе дә конюх иде Дамирның. Биш яшеннән атка менеп чапкан, җиде яшеннән ызанга тырмага төшкән, ун яшьтән чытыр арба белән көлтәгә чыккан иптәшемнең хәлен Кәсле юлында аңладым. Сөйгән ярсыз да, атсыз да калган егетнең хәле яман, бик яман иде... +Әлмәткә кайтып җиттек. Кичә кич авыл урамнарын узганда, күз ачкысыз буранда Әлмәттә тереклек иясе юк сыман тоелган иде. Бүген анда да, монда да кыска бишмәтләрен җилбәгәй җибәргән, бүрек колакчыннарын күтәргән карт-коры күзгә чалынды, малае шалае шунда урала, капка төпләрен көриләр, урамны без узасы юлларны — ялт итеп арулап куйганнар. Кара кашлы, шалкан төсле ак йөзле апалар, кулларын каш өстенә куеп, безне каршыладылар: +— Исән-саулармысыз? +— Чәчелмичә барып җи��ә алдыгызмы? +— Чәй эчеп чыгыгыз! +Чәй эчеп тормадык, урамны көрәп куюлары өчен рәхмәтләр укып юлда булдык. Әлмәтлеләр авыл белән безнең кәрванны озатып калды. +Завод тавына тиклем шәп кенә бардык дияргә ярый. Берничә кеше шома юлда тәгәрәп китте дә, бер чана ватылды. Зарифа апаның капчыгы ертылып, солысы юлга ага башлады, аны берәмтекләп чүпләп тутырдык, тегәрҗеп белән шытырдатып капчыгын ямадык... Үкчә кырылганын, чабата башларына үсеп чыккан әрсез мыекларны санап тормадык... +Заводка җитеп тын алабыз дип куанышканда гына кәрван уртасында нидер буталды, алдагылар чаналарын ташлап артка борылдылар, арттагылар бер урында бөялделәр. Әдилә белән без дә шулар янына ашыктык. +Сабираттәйнең йөрәк өянәге кузгалган иде. +Торымнан торымга йорәге кузгала икән аның, дип сөйлиләр иде, бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, шул яман хәл завод тавы өстендә башланган икән... +Без барып арага кысылышканда, Сабираттәй, капчык өстендә кырын ятып, бияләеннән кар ялый иде. +— Хәлең ничек? — дип сорыйбыз аннан. Сабираттәй эндәшми, башын гына чайкый... +Нишләргә? Кеше йөрәге тишек капчык яки ватылган чана түгел, түгәрәк ясап уралган кешеләр бер-икешәр адым чигенеп, хафада калдылар. +Хатыннар Сабираттәй чанасы тирәсенә җыйналгач, мин үзебезнең өс-башыбызның нинди таланган, йолкынган иске-москы булуына игътибар иттем. Ябык идек без, ямьсез идек... Кояшлы март көнендә, тау өстендәге апак кар арасында барысы аермачык күренде, йончыган идек без, арган идек... Башкалар шулай йончылганда йөрәк авырулы хатын ничек түзә алсын? Хәкимҗан абзыйның "тузган ул!" дигән хөкеме исемә төште. +Дамирның бөтен авылга атаклы чанасына яңа эш табылды. Аның авыр капчыгын минем чанага салдык. Сабираттәйне, үрәчә арасына аякларын суздырып, Дамир чанасына утырттык. +— Түзми әмәлең юк, Сабира апа,— диде Әдилә.— Завод күренеп кенә тора. Анда инде врач бардыр, каралып чыгарсың. +Хатыннар үз чаналары тирәсенә таралышканда да сүз гел шул турыда барды: +— Кем белән кунды ул? +— Тамагына каптымы икән? +— Йоклый алдымы?.. +Чанамда саллы гына ике капчык. Әдилә чанасын Югары очның бер егеткә тактык. Сабираттәй янында Дамир белән Әдилә. Тау төшкәндә чана салулап китү куркынычы бар, Әдилә чытырдап үрәчәгә ябышкан, карап-чамалап кына төшәбез. Аяклар тая, авыр чанам дык итеп тез астыма килеп бәрелә, мин егылып та киткәлим. Сабира апа, мәрткә киткән кебек, сүз дә дәшми, күзен дә ачмый... Ə кояш җете, ак кар күз кабакларын сызлата!.. +Бригадир "барма" дигән икән аңа, бөтен авыл кузгалганда ничек түзеп ятмак кирәк дип, дәртсенеп үзе юлга чыккан. Солыны өч пот салдырган... +Тау төшү ифрат авыр булды. Моңарчы чыдап килгән баулар, арканнар өзелгәләде, бер чана хуҗасын бәреп китте дә телефон баганасына барып сыланды, капчык ярылды, солы акты... Егылган кешеләргә карата такмак чыкмый инде хәзер, кешеләр тын, борчулы һәм үтә җитди иделәр. Аяк таймасын өчен бер-берсенә тотынышып, кочаклашып төшәләр... +Бара-бара завод урамына төшеп җиттек. Сабираттәй дә тынычланып күзләрен ачты... Хәзер эшләр җайлана! +Тик заводта врач юк икән, сугышка чаклы бар иде, хәзер тиенә алганыбыз юк шул, диештеләр кешеләр. Фельдшер бар икән, медпункт якында гына, без өчәүләшеп — Әдилә, Дамир һәм мин — Сабираттәйне шунда алып киттек. Башкаларга: "Калып торыгыз, тамак ялгагыз",— дисәк тә, байтак кеше безнең белән барды. +Сабираттәйне чаршау артындагы ап-ак җәймә җәелгән агач караватка кертеп салдык. Хәзер безгә аның юеш чабаталары белән идәнгә үк салынып төшкән сырма җиңе генә күренеп тора. +Фельдшер апа бераздан безнед янга чыкты. Озын гына, эре сөякле, бераз шадрарак апа. Калын кофтасының түшендә орден ленталары. Сугыштан кайткан, күренеп тора. +— Каян кайтып киләсез? — диде ул каты "къ" белән. +— Кәследән иде дә, солы симәнәсе алып кайтып барабыз. +— Атларыгыз калмадымыни соң?.. +— Атлар ни, бары белән югы бергә... +— Кайсы авыллар? +— Югары авыллар идек. +— Ничек соң, апа?— диде Әдилә.— Ни хәлләр бар? +Фельдшер җавап бирергә ашыкмады, тәрәзә каршысына басып урамга карады. +— Ничек дип әйтим икән? Фельдшер гына мин... Ə йөрәк... +Моңарчы абайламаган идек, ишек яңагы янында стенада телефон бар икән, фельдшер апа шалтырата башлады. Сарман больницасын сорады. Аннан завод идарәсенә шалтыратты. Аның шөбһәле сүзләрен ишетеп, без бик каты шүрләдек... Сабираттәйнең хәле әйбәттән түгел икән! +Кем белән сөйләшүен аңламадык, мәгәр сүз гел безнең турыда барды. Трубкасын куйгач, ул безне ашыктыра башлады: +— Хәзер заводтан унике ат торфка китә икән. Югары авыл шундадыр бит? Сез күпер төбенә җыйналып аларны көтеп торыгыз. Өлкәнрәкләр утырып та кайтыр, ə капчыкларның бар булганын шуларга төягез. +Өчебез беравыздан: +— Ə Сабираттәй?— дидек. +— Иптәшегезне алып калам. Больница белән киңәшәм дә үзем ат белән Сарманга озатып куярмын,— диде фельдшер. +Иптәшләр янына чыктык, атлар турындагы хәбәргә сөенешсәләр дә, Сабира апа турындагы хәбәрне ишеткәч, аларныц да борын салынды... Аптырашып Игәнә күперенә төштек, монда озак юансак, завод атларының китеп баруы мөмкин, йөкчеләре дә кырысрак аларның, үткән-сүткәнне утыртырга бик үк яратмыйлар. Шулай булып чыкты да, олаучылар: +— Йөк төяп нишләп йөрик ди? Бүген әйләнеп кайтасы бар. Атлар көне-төне юлда, дип карышып маташтылар. Без боек кына таралыша башлагач, кул селкеп чаналарыннан сикерешеп төштеләр һәм безнең капчыкларны чаналарга төяргә булыштылар. Арганракларга, өлкәннәргә урын да табылды. +Атларга төялешеп тә, җәяүләп тә иптәшләр кайтып китте, без Әдилә белән монда калдык. Медпунктка борылып менгәндә фельдшер апа телефоннан сөйләшә иде. Байтак кына көтеп утырдык. Менә теге яктан Сабираттәйнең: +— Косасы килә,— дип әйткәне ишетелде. +Әдилә белән мин белештермичә аның янына атылып кердек. Чалкан яткан Сабираттәйнең ияге очлайган, күзләре төпкә чумган, чырае танымаслык булып үзгәргән иде. +Фельдшер: +— Чыгып торыгыз моннан,— дисә дә, без кузгалмадык. +Сабираттәй: +— Косасы килә,— дип пышылдады. Аннары күзләрен йомды, хырылдый башлады, юка гәүдәсе буйлап дулкын йөгереп узды. Аннары кинәт тынды. +— Үлде бичара,— диде фельдшер.— Нишли генә алам соң мин? Таланган ич аның йөрәге, ватык сәгать күк келтерәп тора! +Әдилә иреннәрен тешләп миңа тартылды, йөзен иңбашыма яшереп капланып төште... +Фельдшер безне: "Үземдә кунарсыз, ялгыз торам мин, иртәгә иртән ат белән китәрсез",— дип үгетләсә дә, кунарга заводта каласы килмәде. "Иртән килеп җитәрбез",— дип, без кайтырга чыктык. Ниндидер көч безне өйгә, юлга өндәде... +Трактор яныннан бу юлы сүзсез генә узып киттек... Безнекеләр авылга кайтып та җиткәндер инде... Юл озын булса да, без бер җирдә дә тукталып тормадык, атладык та атладык. +— Иртәгә ук Хәкимҗан абзыйны күреп сөйләшергә кирәк,— диде нык итеп Әдилә.— Моның башка берәр җае юкмы икән? Кит аннан, шушы кадәр кешене интектерергә, тузга язмаганны! +— Иртәгә түгел, бүген ук күрербез. +— Алла боерса диген... Кайтып җитәсе бар әле! Мин каралҗым-зәңгәр урман өстенә тиз-тиз тәгәрәгән суык кояшка карадым. +— Җитәрбез... +Аяклар талды — аны сизмәдек. Тамак ачты — тукталырга вакыт кызгандык. Барган шәпкә генә ипи сыныкларын кимердек. Ни хакында сөйләшсәк тә, сүзнең очына Сабираттәй килеп ялгана иде. Аның көтелмәгән үлеме безне ашыктыра, нидер эшләргә куша иде. +— Балаларын кая куярлар инде? +— Ничәү әле аның? +— Өчәү. +— Өчәү үк икән шул. +Минем Әдиләгә "Бала карарга синең тәҗрибә җитәрлек инде", дип әйтәсем килә, кыймыйм. "Өйләнешсәк берикесен үзебезгә алырбыз!" дип ычкындырырмын дип куркам... Хәзерге минутта андый сүзләргә урын юктыр сыман тоела. +Үзебезнең урманны чыкканда күз бәйләнә башлады. Урман юлы монда туп-туры, урман юлы тулы кеше! Кемнәр болар? Кая баралар? Ашыгыбрак атлый башладык, беләсебез килә, ара тиз якынайды, безнең кебек үк бәләкәй чаналар тарткан кешеләр килеп җитәрәк, юл читенә чыктык. Бездә буш чаналар, ə аларда... Каршыбызга безнең Югары авыл кәрваны чамасы ук озынга сузылган ишле чаначылар килә иде. Без туктагач, алар да туктады. Иң алдагы чаналы, сыңар куллы ирдән: +— Кайсы авыллар?—дип сорадык. +Ул теләр-теләмәс кенә: +— Ераклар,— дип куйды. +— Шулай да? +— Чокырлыдан без,— дип сүзгә катышты аның артыннан килүче йомыры хатын.— Ишеткәнегез бармы? +— Юк. +— Кәслене беләсездер, алайса? +— Беләбез, аны бик беләбез. +— Шуннан биш кенә чакрым безнең авыл. +— Ничек? Ничек? Ə симәнәне каян алып кайтасыз? Бу сорауны соң дәрәҗәдә гаҗәпләнгән Әдилә бирде. +Солы симәнәсе бу,— дип ачыклады хатын.— Сарсаз глүбинкәсеннән чыгардык менә... +Без аптырап сүзсез-рухсыз катып калдык. Безнең кыяфәтне күреп, кузгала башлаган чаначылар туктап калды. +— Бәй, диде тузынып Әдилә,— ə без солы симәнәсенә Кәслеге кадәр ��арып җиттек. Югыйсә Сарсаз аяк очында гына ләбаса. Күрше авыл! +— Безне шулай әрле-бирле йөрткән бәндәләрнең кулы корысын! Тамакларына аш үтмәсен!— дип, Чокырлы кәрванчылары зарланырга тотындылар. Без аларны үтәп киттек, алар һаман зарланып, карганып юл уртасында калдылар. +Урманнан үзебезнең авылга йөгереп дигәндәй кайттык. Туп-туры идарәгә барып кердек. Хәкимҗан абый, әвене янган кеше сыман, башын кыйгайтып шунда утыра иде. +— Кайтып җиттегезме, үскәннәрем? — диде ул юаш кына. +— Без кайттык,— диде ярсып Әдилә,— Сабираттәй генә... +— Үлеп калды. Мәгънәсез юлга кугансыз безне! +Председатель дәшми, без дә эндәшмибез. +— Чокырлылар очрадымы?— дип сорады ул кинәт. +— Очраттык шул менә! Аңыша гына алмадык! +— Сез, үскәннәрем, болай итегез инде... Чокырлы кешеләрен очратуыгызны бүтәннәргә тишмәгез... Ишеттем мин аны! Нишлисең, кушканны үтәмичә ярамый. Көне буе районда шуны даулап йөрдем! Әлерәк кенә телефонограмма алдык, симәнәне безгә Сарсаздан, якын глубинкадан бирә башлыйлар... Чаба-чаба үзем дә койрыксыз маэмай булып кайттым менә... Тик бу юләрлекне башкаларга әйтмәгез, сеңсен шунда... Эх, Сабира кызганыч! +Иреннәребезне кысып, йодрыкларыбызны йомарлап, идарәдән чыгып киттек, әйтмәдек без ул хәлне, берәүгә дә сөйләмәдек. Җәрәхәт өстенә нигә җәрәхәт өстәргә? +* * * +Икенче көнне Сабираттәйне алып кайтып җирләдек. Балаларын әлегә ерак әбиләре алып торды. Өченче көнне, таң белән, Сарсаз глубинкасына элеккедән дә ишлерәк булып, озын кәрванга тезелеп юлга чыктык. Ара якын булгач малай-шалай да безгә иярде. Дамир өйдә калды, аның атларына да солыдан әз-мәз өлеш чыгардылар. Дамир, атларының ашарына салгач, безне озатып калды. +Әдилә белән без иң актыккы кешеләр булып барабыз. Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң күз чагыла. Авылны чыккач та зират тавы аермачык күренеп тора. Зиратта яңа кабер. Кызыл балчыктан өелгән бәләкәй генә таучык ак карда уйнаган кызыл төлке кебек кенә күренә... +Май — июнь, 1972 ел, Казан — Займище. Notes \ No newline at end of file